События

Арчада Мөхәммәт Мәһдиевны искә алдылар 02.12.2015

Арчада Мөхәммәт Мәһдиевны искә алдылар

«Казан арты” тарих-этнография музеенда 1 декабрьдә 10 сәгатьтә Татарстан Республикасының халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевка 85 яшь тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды.

Кичәдә язучының кызы Гәүһәр Хәсәнова (Мәһдиева), барлык әдәбият сөючеләр, мәктәп укучылары, районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылар катнашты. Очрашу Мөхәммат Мәһдиев турындагы фильмны карау белән башланып китте. Биредә әдипнең әсәрләре сәхнәләштерелде, шигырьләрен яттан сөйләделәр.

Районыбызның Гөберчәк авылында урнашкан Мөхәммәт Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллина музейдагы экспонатларның һәрдаим яңартылып торуын искәртте. Якташыбыз Роза Шәйхетдинованың «Туган авылым Гөберчәк» шигыренә иҗат ителгән җырны башкарды.

Чыганак: http://trkarcha.ru/archada-yaktashyibyiz-m-h-mm-t-m-dievnyi-isk-aldyilar/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение