События

Кыз 17 яшеннән сугышка киткән 05.03.2020

Кыз 17 яшеннән сугышка киткән

Югары Пошалымнан Оркыя Сәләхова 17 яшеннән сугышта катнашкан кыз. Шәфкать туташы. Авылга ялга кайткач, хәрби комиссариатка чакырып алалар.

Шәфкать туташы 17 яшеннән сугышка китә. Әнисе, дус кызы Наҗия белән хатлар язышып тора. Сеңлесе Зәйнәп хатларын саклый. Исән-сау сугыштан кайтам дигәндә генә, 1945 елның 6 маенда алган яралардан Чехословакиядә һәлак була.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан без батыр йөрәкле кыз Оркыя эзләреннән Пошалым якларында булдык. Кызганыч, Югары Пошалымда инде Оркыяның өе дә, туганнары да юк. Ул яшәгән урамга аның фамилиясе язып куелган. Ник ул урам исемен "Оркыя Саләхова ис. урам" дип язмаганнардыр. "Саляхова ур." дип язып элгәннәр.

Урта Пошалым китапханәсе мөдире Гөлназ ханым Оркыя Саләхова турында мәгьлуматлар туплаган.

Күлтәс авылыннан ветеран укытучы Наилә апа Нуриева янында да булдык.

- 90 нчы елларда без герой кыз Оркыя турындагы мәгьлуматларны күп тупладык, - дип сөйләде Наилә апа. - Казанга сеңлесе Зәйнәп апа янына бардык. Сөйләттек. Карточкаларга төштек. Стенд эшләдек. Югары Пошалым мәктәбе Урта Пошалымда хәзер. Ул мәгьлуматлар кайда хәзер, белмим.

Фотода Оркыя яшәгән урам. Китапханәче Гөлназ ханым Оркыя яшәгән нигез янында.


http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kyz17-yashennn-sugyshka-kitkn



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение