События

Бер кайтырмын, әйләнеп... 09.03.2020

Бер кайтырмын, әйләнеп...

Габдрахман абыйның истәлекләрен тыныч кына уку мөмкин түгел, утлар-сулар кичәргә, бик күп михнәтләр күрергә туры килә аңа. Ветеранга 31 мартта 98 яшь тула.

Иртән чыккан кояшны

Каплаган куе томан.

Баштан узган, күргәннәрем

Төннәремдә күргән төш сыман.

Бу юлларны Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман абый Сафин “Баштан узганнар” дигән көндәлегенә шигырьләр язган язган. Ә аның башыннан узган хәлләр турында укыгач: “Ничек түзә адәм баласы!” дип уйлап куясың.

Әлеге көндәлектән өзекләрне бергәләп укып карыйк әле. “1940 елда мине военкоматка чакыра башладылар. 1941 елның июнь башларында бөтен авыллардан Казан–Бөгелмә туры тимер юл төзелешенә атлы–җәяүле кешеләр җибәрделәр. Анда мин ат белән эшләргә бардым. Биектаудан таш ташыдык. Килгән халык авылы-авылы белән шалашлар ясап төзеләсе юлның ике ягына урнашты. Без анда Яңа Кишет, Симетбаш яшьләре бергәләп юлның бер ягыннан барып, икенче ягыннан кайтып гармун белән урам әйләнә идек. Гармунны Яңа Кишетнең оста гармунчысы, минем кордаш, сабакташ Тәлгать Йосыпов уйный иде.

1941 елның 22 июнен, сугыш башланган көнне без шунда каршыладык. Сугыш башлангач андагы халык тарала башлады, чакыртып телеграммалар килә. Кайсы әти китә, кайсы абый китә, дип кайтып китте. Һәм миңа да телеграмма килде. Мине ике авыл яшьләре гармун белән озатып калдылар. Кайтканда бер авылга туктап коедан су эчтем. Шул кое суы мине авылга кайтып җиткәнче аяктан екты. Кайткач атны әти туарып урнаштырды. Миндә көчле ангина булып чыкты, ашый алмас булдым.

Мине телеграмма белән чакыртып алу армиягә түгел, хатын-кызлардан бригада төзеп таш чыгарырга җибәрү, мине шуларның  бригадиры итү өчен булган. Ләкин ул эш барып чыкмады. Шул арада юл төзелешендәгеләр дә кайтып беттеләр.

1941 елның июль аенда военкоматка чакырдылар. Комиссия торгызып, авылдан чыкмаска кушып кайтардылар. Шул көннән хәбәр көтеп йөрим, урак вакыты җитте. Мин ургыч белән уракка чыгып киттем. Түр елга ягында урып йөргәндә көлтә бәйләүче әни янына килеп җиткәндә: “Әнә атаң килә”, – диде. Мин атларны читкәрәк чыгардым да,  әти каршына киттем. Әти кулында иртәгә военкоматка әзерләнеп килергә, диелгән чакыру кәгазе иде.

Мин шул кичне әти күзләрендә беренче мәртәбә яшь күрдем. Ул кичне шул кадәр көчле яңгыр яуды. Икенче көнне Лотфулла арбага пар ат җигеп Әтнәгә илтте. Шулай итеп мин 1941 елның 10 августында әти-әнине елатып: “Кояш чыга әйләнеп, тал чыбыкка бәйләнеп, исән булсак бер кайтырмын туган илгә әйләнеп”, – дип җырлап авылдан чыгып киттем”.

Габдрахман абыйның истәлекләрен тыныч кына уку мөмкин түгел, утлар-сулар кичәргә, бик күп михнәтләр күрергә туры килә аңа. Ветеранга 31 мартта 98 яшь тула. Без аның истәлекләре белән таныштыруны дәвам итәрбез.

Район башлыгы Илшат Нуриев Габдрахман агага “1941–1945 елларда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә” медале тапшырды. Бу көнне аның улы, республиканың танылган җырчысы Габделфәт Сафин да кайткан иде.

Ильяс Фәттахов

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kleenka-astyna-yep-bara

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение