События

Арча район Совет утырышында бүләккә лаеклылар 11.03.2020

Арча район Совет утырышында бүләккә лаеклылар

Бүген, 11 мартта өченче чакырылыш Арча район Советының 42нче утырышы булды. Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды.

Утырышта Татарстан Республикасындагы кеше хокуклары буенча Вәкилнең Арча муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе Ринат Һидиятов "2019 елда Татарстан Республикасында, шулай ук Арча муниципаль районында кеше һәм гражданин хокукларын һәм ирекләрен саклау турында", "Роспотребнадзор"ның ТР буенча идарәсенең Территория бүлеге җитәкчесе Эльвира Салкова "Территория бүлегенең 2019 елдагы эшчәнлеге һәм 2020 елга бурычлары турында", район башкарма комитетының икътисад һәм финанслар бүлеге җитәкчесе Илшат Нәбиуллин "2019 елда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча эш йомгаклары һәм 2020 елшга бурычлар турында" чыгыш ясадылар.

Арча район башлыгы Илшат Нуриев бүгенге район Совет урырышында бер төркем райондашларыбызга бүләкләр тапшырды

1. Хаҗиев Равил Ришат улы ("Северный" хуҗалыгы)  - Россия Федерациясенең Авыл хуҗалыгы Министрлыгының Рәхмәт хаты.

2. Вахитова Рилия Җәүдәт кызы (ТР Үзәк сайлау комиссиясенең өлкән белгече) - РФ Үзәк Сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты. 

3. Рахмеева Фәния Әбүзар кызы (Яңа Сала башкарма комитетының хисапчысы) - ТР Үзәк Сайлау Комиссиясенең почет билгесе.

4. Нуретдинов Әмир Гәбделхак улы (Өчиле гомумбелем мәктәбе директоры), Рамазанов Гәбдерәис Әгъләм улы ("Ватан" агрофирмасы"ның баш агрономы) -  ТР Үзәк Сайлау Комиссиясенең Почет Грамотасы

5. Ганиева Диләрә Мансур кызы (Ташкичү авыл җирлеге белгече), Шәймуллина Раушания Ибраһим кызы (Лесхоз авыл китапханәсе мөдире) - ТР Дәүләт Советының алтынчы чакырылышына депутатлар сайлауны оештыру һәм уздыруда активлык өчен Рәхмәт хаты.

6. Минзин Ирек Рөстәм улы - "Единая Россия" партиясе Татарстан бүлегенең Дипломы.

7. Арча район башлыгының Рәхмәт хатлары белән Әхмәдуллин Айдар Ильяс улы, Әхмәдуллин Фаяз Ильяс улы, Әхмәтханов Фәнис Данил улы, Гаврилов Евгений Николай улы, Гәләвиев Рәис Шәһхи улы, Исмәгыйлев Ренат Исхак улы, Хөрмәтов Фәргат Фаил улы, Шәрипов Фәнис Рәис улы, Шакиров Ренат Фоат улы бүләкләнде


http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archa-rayon-sovet-utyryshynda-blkk-laeklar


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение