События

Әдәби Сабан туе: җиңәр өчен дә кыюлык кирәк, яки проза нигә авылдан китә алмый? 30.08.2021 Әдәби Сабан туе: җиңәр өчен дә кыюлык кирәк, яки проза нигә авылдан китә алмый?
Беренче Әдәби Сабан туе Арчада үтте. Әдәби көрәш марафонының онлайн этабында җиңгән 24 катнашучы шәһәрнең Үзәк стадионында көч сынашты. Әдәби бәйгедә кем җиңде? Бүгенге татар әдәбияты һәм шигърияте нинди хәлдә? Бу турыда «Интертат» репортажында ("Интертат", Казан, Гадел Әхмәтҗанов).

Сикертән үз улының истәлеген мәңгеләштерде 29.08.2021 Сикертән үз улының истәлеген мәңгеләштерде
Татар әдәбияты  классигы, атаклы халык драматургы, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камал (Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдин) 1879 елның 30 гыйнварында туа. Элегрәк аны Казан шәһәрендә туган дип исәплиләр иде. Язучы, туган якны өйрәнүче Дамир Гарифуллин (Сарманнан, ике кызы да Арча киленнәре һәм Арчада яшиләр) республика милли архивында Сикертән авылының 1879 елгы метрикәсенә юлыга. Ә анда Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинның Арча районы Сикертән авылында тууы турында язылган.

Арчаның Җиңү паркында чәчәкләр күргәзмәсе (фоторепортаж) 29.08.2021 Арчаның Җиңү паркында чәчәкләр күргәзмәсе (фоторепортаж)
Җиңү паркында чәчәкләр күргәзмәсе бара. Аны ел да мәктәп ярминкәсе көнне мәктәпләр оештыра. Башка елларда исеме җисеменә туры килеп, чыннан да чәчәкләргә күмелгән күргәзмә була иде. Соңгы вакытта аерым бер тематика буенча оештырыла башлады.

Быел күргәзмә берничә теманы үз эченә алган. Уеытучылар һәм укучылар үз иҗатларын тәкъдир дә итәләр. Бик матур чара. Җаваплы караганнар. Комиссия килеп тикшергәннән соң шундый бәя бирде. Тулырак- газетабызның киләсе санында.

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев: "Без өйдә татарча гына аралашабыз" 28.08.2021 Арча районы башлыгы Илшат Нуриев: "Без өйдә татарча гына аралашабыз"
Илшат Габделфәртович шәһәр җитәкчелегенә күпфатирлы йорт каршын тәртипкә кертергә әмер бирде. Хакимият бинасына кайтышлый Арча урамнарын урап уздык. Район үзәге төзелә, берсеннән-берсе матур өйләр торгызалар, социаль объектлар да барлыкка килә, яңартыла, димәк кешенең монда яшисе килә.

Авыл халкы рәхмәтле 27.08.2021 Авыл халкы рәхмәтле

Түбән Курса «Мөхәммәдвафа” мәчете август башында авылларыбызның 35ләп баласына тагын үз ишекләрен ачты. Алар мәчеттә дин дәресләре алып, догалар өйрәнеп, төрле уеннар уйнап, тәмле сый—нигъмәтләр белән сыйланып рәхәтләнеп ял иттеләр.

Лагерьның соңгы көне муллабыз Абдуллин Ислам хәзрәт Илһам улы пешергән тел йотарлык тәмле пылау ашап, мул табыннар янында сыйлану белән тәмамланды. Лагерьда ял иткән һәр бала Вәдүт Хаҗи Вафин әзерләгән бүләк, күчтәнәчләр белән таралышты.

Арчада әдәби сабантуе узды 27.08.2021 Арчада әдәби сабантуе узды
Арчада бүген әдәби сабайтуй узды. Республиканың барлык районнарыннан, күрше республикплардан, Россия төбәкләреннән китап укырга яратучылар килгән иде. Алар бар да Татнетны үстерү фонды оештырган әдәби марафоннарда катнашучылар, алай гына да түгел, җиңеп финалга узучылар. Гадәттәгечә, арчалар кунакларны бик җылы каршы алдылар. Аларны район башлыгы Илшат Нуриев озатып йөрде, татар, рус, керәшен, мари халыклары йортларына алып керде. ,,Безнең районда татарлар, руслар, марилар дус яши, барысы да үз гореф-гадәтләрен саклауга зур урын бирә. Һәр бәйрәмгә менә шулай әзерләнеп килеп, үзләренчә биеп, җырлыйлар, кунакларны да тик тотмыйлар", - диде ул. 

Райондашларыбызны котлыйбыз! 26.08.2021 Райондашларыбызны котлыйбыз!

Кичә Актанышта узган мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә югары дәүләт бүләкләренә ия булган укытучылар арасында безнең райондашларыбыз да бар.

Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең физик тәрбия укытучысы Бари Бакиров “Татарстан Республикасы алдында уңышлары өчен” медаленә, Наласа урта мәктәбенең физика укытучысы Мөнирә Сабирова – Россия Федерациясе Президентының Мактау Грамотасына лаек була.

Кошчылык фабрикасына юл салдылар 25.08.2021 Кошчылык фабрикасына юл салдылар

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров  Бариевларның Якты Көн авылындагы кошчылык фабрикасында булганда эшләрен ошатып, мактап киткән иде. Ул юл мәсьәләсен дә хәл итәргә тырышачакларын әйткән иде.

– Министр вәгъдәсендә торды, программага кертеп менә дигән юл салып бирделәр, – ди Радик Бариев. – Мондый көнне күрербез, дип уйламаган идек, күңел әле һаман ышанмый. Зур рәхмәт!

Һөнәрле кеше – бәхетле кеше! 25.08.2021 Һөнәрле кеше – бәхетле кеше!

Азат Фәсхетдинов Лесхоз урта мәктәбендә 8нче сыйныфта гына укый әле. Әмма ул инде Россия күләмендә танылып өлгерде – яшь һөнәр ияләре чемпионатында өченче урынны яулады! Мәктәп укучысы шундый дәрәҗәле бәйгегә ничек эләккән дисезме?

– Азат кечкенәдән үк техника янында булды, әтисе белән трактор дисеңме, машина дисеңме, гел бергә инде алар, сүтәләр дә, җыялар да. Бик актив бала ул. Җәй буе да техника янында, – ди әнисе Лилия ханым.

Сикертәндә музей ачылды! 24.08.2021 Сикертәндә музей ачылды!

21 августта Сикертән авылында тарихка кереп калырлык вакыйга булды.

Билгеле булганча, татар халкының бөек улы Галиәсгар Камал Сикертән авылында туган, 6 яшькә кадәр шунда яшәгән.

Моннан берничә ел элек Сикертән мәктәбенә Г.Камал исеме бирелгән иде. Менә туган нигезе янында музее да барлыкка килде.

Тантанада ТР Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Арча район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова катнашты. Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары да кайткан иде. Музейны төзүдә “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов башлап йөрде.

Арча телчеләре киңәшә 24.08.2021 Арча телчеләре киңәшә
Арчадагы 6 нчы урта мәктәп базасында райондагы татар теле, мари теле һәм әдәбияты укытучыларының «Тел төрлелеген саклау – Татарстан Республикасы гомуми белем бирү системасының өстенлекле бурычы» темасына традицион август киңәшмәсенең секция семинары узды.

Бүген Арчада җиңүчеләрне хөрмәтләделәр 23.08.2021 Бүген Арчада җиңүчеләрне хөрмәтләделәр
Бүген Арча шәһәрендә 2020-2021 уку елы нәтиҗәләре буенча "Сәнгать"," Журналистика"," Спорт " номинацияләрендә Халыкара, Бөтенроссия, Республика бәйгеләре, фестивальләре, ярышлары, олимпиадалары җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды.
Укучы балалар, аларның педагогларына Арча муниципаль районы башлыгы Ильшат Габделфәртович Нуриевның рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләре тапшырылды...

Арчага Барда районыннан кунаклар килде 22.08.2021 Арчага Барда районыннан кунаклар килде

Арчага Пермь өлкәсе Барда районыннан Габдулла Тукайның Зиннәтулла бабасы нәселенең варислары килде.

Тукайның туганнары — Рафикъ Акманаев, Эльмарт Уразов, Әлфия Якупова һәм Динара Мөстәкыймова Татарстанда өч көнлек сәфәрдә.
Кунакларыбыз Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте белән танышып "Әлифба" музеен караганнан соң, Өчиле, Яңа Кырлай, Кушлавыч авылларында Тукай эзләре буенча уздылар...
Кунакларны Шәфигулла Гарипов озатып йөрде.

Юбилей белән котладылар 21.08.2021 Юбилей белән котладылар
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов “Яңарыш” ширкәте механигы Роберт Гарәпшинны 50 яшьлек юбилее белән котлады, аңа ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

“Яңарыш” ширкәте җитәкчесе Илгизәр Садыйков та юбиляр турында җылы сүзләр әйтте. Роберт Гарәпшин заманында төрле җитәкче урыннарда эшләде, бүген дә бик кирәкле кеше ул.

Ана йөрәге олы шул... 20.08.2021 Ана йөрәге олы шул...

Без балаларны тәрбиягә алган гаиләләр белән кызыксынып торабыз. Уку елы алдыннан районның опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Рафия Яруллина белән сөйләштек.

Быел гаиләләрдә тәрбияләнүче күпме бала бар, аларның күпмесе мәктәпкә бара?

Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырылды 19.08.2021 Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырылды

Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырылды

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин 17 августта игеннәрне урып-җыюда, азык әзерләүдә әйбәт күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен  “Кишет” ширкәте механизаторлары Ренат Галәветдиновка, Илмар Садыйковка район башлыгының Рәхмәт хатларын акчалата премияләр тапшырды.


Якташыбыз Hаил Касыймовны туган көне белән котлыйбыз! 18.08.2021 Якташыбыз Hаил Касыймовны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 18 август көнне якташыбыз Hаил Васыйл улы Касыймовның туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!

Сезгә, хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар тели. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!

Якташыбыз Вакыйф Вәкил улы Нуриевны туган көне белән котлыйбыз! 17.08.2021 Якташыбыз Вакыйф Вәкил улы Нуриевны туган көне белән котлыйбыз!
17 август көнне якташыбыз Вакыйф Вәкил улы Нуриевның туган көне!

Вакыйф Вәкил улы Нуриев — татар язучысы, журналист, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары (2007 елдан),Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең А. Алиш ис. әдәби бүләк иясе.

1958 елның 17 августында Татарстанның Арча районы Сеҗе авылында дөньяга килә. Шушы авылда урта мәктәпне тәмамлый, 1975 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә.
5 курста укыганда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясендә хезмәткәр булып эшли башлый. 1980 елда университетны тәмамлый. Бераздан «Яшь ленинчы»ның җаваплы сәркатибе, баш мөхәррир урынбасары була. 1987-1990 елларда Татарстан китап нәшриятының сәясәт редакциясе мөдире.

Кече Төрнәле юллы булды 16.08.2021 Кече Төрнәле юллы булды

Кече Төрнәле юллы булды

Безнең Кече Төрнәле авылы халкы гомер буе юлсызлыктан тилмереп яши. Җәен ул дөньяның иң гүзәл почмагына әверелә. Табигатьнең калган өч фасылын куркып көтеп алабыз - авырту-сырхаулар булмасмы, янгыннар чыкмасмы?

Физкультурачылар бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр 15.08.2021 Физкультурачылар бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

Физик тәрбия белгечләрен котлыйбыз! Физкультурачылар көне белән!

Кичә Арчаның Спорт комплексы тренерлары, педагоглары, районның физик тәрбия укытучылары Арча стадионына җыелды. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан командаларга бүленеп, мини футбол, волейбол уйнадылар. Ел дәвамында уңышка ирешкән педагоглар бүләкләнде, алар хезмәтенә рәхмәт әйтелде. Физик тәрбия белгечләре бәйрәмне оештырган чшьләр бүлегенә (җитәучесе Ильяс Габделгазизов) рәхмәт әйтә.

Районда истәлекле көн 14.08.2021 Районда истәлекле көн

Бу көн район тарихына кереп кала.

Бүген район спорт комплексында күренекле тренер, педагог, баскетбол буенча остаз, музыка белгече Җәүдәт Хәсәнов истәлегенә мемориал такта куелды. Тантанага Җәүдәт Абдулловичның тормыш иптәше, балалары, якыннары, укучылары, тренерлар, бергә эшләгән хезмәттәшләре килгән иде.

Тантанада район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Арыш чәчсәң – көлгә чәч 13.08.2021 Арыш чәчсәң – көлгә чәч

30 градуска җиткән эссе көннәре белән җәй дәвам итә.

Ара-тирә яңгырлар явып киткәли. Иген басуларында – икмәк, люцерна басуларында – бал исе. Арча шәһәренең Т.Гыйззәт урамыннан шомырт чәчәк атты, дип шалтыраттылар.

Быелгы урак өсте матур көннәргә туры килде. Кырдан кайткан ашлык кетердәп тора, киптергечләр ял итә быел. Уңыш район буенча гына түгел, аерым хуҗалыкларның үзләрендә дә төрлечә. “Северный” ширкәтендә бодай басуын күреп сокландык –  гектардан 31 центнер чыга! “Кырлай”, “Заря”, “Аю”, “Кызыл Яр” ширкәтләрендә дә язгы бодай уңышы әйбәт булган басулар бар.  Ә менә арпа эссене яратмый – гектардан 6–7 центнер чыккан басуларны да күрергә туры килде.

“Ут авылның хөрмәтле кешесе – Илдар хәзрәтнең гаиләсен бернәрсәсез калдырды. Ярдәм итәргә кирәк...” 13.08.2021 “Ут авылның хөрмәтле кешесе – Илдар хәзрәтнең гаиләсен бернәрсәсез калдырды. Ярдәм итәргә кирәк...”

Шура авылында зур янгын булды

Район үзәгеннән 50 км ераклыкта урнашкан авыл эченә кергәч туктадык.

Юлыбызга очраган бер абзыйдан (үзен Рәдис дип таныштырды) янгынның кай тирәдә булуын сораштык. Сүз уңаенда: “Янгын көчле булдымы?” – дип сорадык. “У-у-у, – дип, хис-тойгыларын әйтеп бетерә алмады абзыебыз. – Төнлә бигрәк тә шомлы ул янгын. Ярый әле җиле каты булмады. Бер елны өч йорт янды...”

Безнекеләр "Автоледи-2021" бәйгесенең зона этабында 12.08.2021 Безнекеләр "Автоледи-2021" бәйгесенең зона этабында
Котлыйбыз!

Казанда "Автоледи-2021"ярышының зона этабы үтте. Анда Арчадан Гөлнара Фәйзрахманова почетлы бишенче урынны яулады.

Гөлнара район бәйгесендә беренче урынны алган иде.

Район башлыгы бүләкләде 11.08.2021 Район башлыгы бүләкләде

Район башлыгы Илшат Нуриев 9 августта игеннәрне урып-җыюда, терлек азыгы әзерләүдә яхшы күрсәткечләргә ирешеп эшләгән механизаторларга, шоферларга Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.

“Төрнәле–Пошалым” ширкәтеннән Радик  Шәйхелисламов, Илнур Әһлиев, “Ватан” ширкәтеннән Илфир Сабиров, Нияз Закиров, “Северный” ширкәтеннән Равил Габдрахманов, Дамир Гыйльмуллин, Алмаз Әсәдуллин шундый бүләкләргә лаек булдылар.

Туганнары хәбәр бирсеннәр иде 10.08.2021 Туганнары хәбәр бирсеннәр иде

Үзем һәм әтием турында интернетта материаллар күп...

Арча районы Югары Курса авылыннан фронтка киткән Хәмзин Муса Габбас улы, 1924 елгы. Аның балалары, оныклары бар микән? Булса, бу язма алар күңеленә хуш килер дип уйлыйм.

"Алдына максат куя икән, шул максатка ирешмичә туктамый" 09.08.2021 "Алдына максат куя икән, шул максатка ирешмичә туктамый"
Кайвакыт аның җитезлегенә шаккатам. Гөлсинә ханымдагы тагын бер сыйфат – үҗәтлек.

Ниһаять, “Арск-информ” мәгълүмат үзәге “Бәллүр каләм”ле булды. “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе хәбәрчесе Гөлсинә Зәкиеваны зур җиңүе белән котлыйбыз.

Бездә тәмам 09.08.2021 Бездә тәмам

Бер атна буе мин икенче бер мохит белән яшәп алдым. Ни өчен дисезме?

Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” әсәре буенча татарча кинофильм төшерелде. Бу эшне “Татаркино” башкарды. Билгеле, төшерү язучының туган авылы Гөберчәктә, ул укыган педагогия училищесында (Мөхәммәт абый укырга кергәндә училище Үрнәк бистәсенә күчерелеп торган чоры), Чөмә-Елга авылларында, ә кышкы мизгелләрнең бер өлеше Сикертән авылында төшерелде.

Агитбригада – юлда 08.08.2021 Агитбригада – юлда

Арча Мәдәният йорты каршындагы агитбригада ел дәвамында юлда.

Арча Мәдәният йорты каршындагы агитбригада ел дәвамында юлда. Кышын кечкенә авылларга барып концертлар куйдылар. Урам концертлары соңгы арада бик ешаеп китте. Ә башка вакытта агитбригада басуларга, ындыр табакларына юл тота.

Алтын каләм ияләре 07.08.2021 Алтын каләм ияләре
“Идел” яшьләр үзәгендә балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының  XXVI “Алтын каләм” республика фестивале узды. Анда Арча “Нур” балалар телерадиостудиясе катнашты. Иң  зур делегация дә Арчадан иде. 18 бала телевидение, радио, татар матбугаты, блогерлык, SMM юнәлешләрендә көч сынашты.

Депутат игенчеләр янында 06.08.2021 Депутат игенчеләр янында
4 августта район башлыгы Илшат Нуриев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов иген басуларында, ныклап төзекләндерелә торган Яңасала мәктәбендә булдылар, Айван авылында үзара салым программасы, Арча шәһәрендә “Безнең ишегалды” республика программасы буенча башкарыла торган эшләр белән таныштылар.

Яхшы эшләгән өчен акчалата бүләкләр 05.08.2021 Яхшы эшләгән өчен акчалата бүләкләр
3 августта район башлыгы Илшат Нуриев игеннәрне урып-җыюда, азык әзерләүдә югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен “Игенче” ширкәте комбайнчысы Марат Абдуллинга, “Яңарыш” ширкәтеннән Фәрит Мөхәммәтҗановка, Илһам Мостафинга Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды.

Гран-при Арча кызы Илзирә Сираҗиевага 04.08.2021 Гран-при Арча кызы Илзирә Сираҗиевага

Түбән Мәтәскәдән Илзирә Сираҗиева Казанда узган “Ак калфак” IVнче Бөтенроссия бәйгесендә Гран-прига ия булды.

“Әлеге ярышны Бөтендөнья татар конгрессы оештырды. Моңа кадәр ул өлкәнрәк яшьтәге кылар арасында үткәрелсә, быел, хәтерем ялгышмаса, беренче тапкыр укучы кызлар катнашты. Район мәгариф идарәсеннән бер кызны сайлап алып бәйгегә җибәрергә кушкач, мин ике дә уйламыйча Илзирәгә тукталдым”, – диде Арчаның бишенче гимназиясе татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Илзирә Сираҗиеваны бу бәйгегә әзерләп алып баручы Әлфия Рәфыйкова.

Без дә горурланабыз 03.08.2021 Без дә горурланабыз
23 июльдә Япония башкаласы Токиода җәйге Олимпия уеннары башланып китте. Ул 8 августка кадәр дәвам итә.

XXXII җәйге Олимпия уеннары Япония башкаласы Токиода 2020 елда үтәргә тиеш иде, әмма коронавирус пандемиясе сәбәпле, быелга күчерелгән. Шулай да алар “Олимпия уеннары – 2020” дип йөртелә.

Олимпия уеннарында Россиядән өч йөздән артык спортчы катнаша. Шуларның 21е безнең Татарстаннан. Һәм җиңүләребез дә бар.

“Без – кырык беренче ел балалары” 02.08.2021 “Без – кырык беренче ел балалары”

Быел март аенда Гөберчәк авылында Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” дигән автобиографик повесте буенча нәфис фильм төшерә башлаулары турында язган идек.

Картинаның режиссеры Әмир Галиәскәров. Сценарий авторы Мөхәммәт Мәһдиевнең абыйсы Рәшит Мәһдиевнең килене Әлфирә Мәһдиева.

Мөхәммәт Мәһдиев ролен Габдулла Кариев исемендәге Казан Дәүләт яшь тамашачылар театры актеры Булат Гатауллин башкара (картинада ул – Ильяс Сафин).

Мин сезгә хәерле очыш телим... 01.08.2021 Мин сезгә хәерле очыш телим...
Узган шимбәдә Арчада “Җиһангирлар” инициатив төркеме оешуга 10 ел тулуга багышланган очрашу шушы сүзләр белән башланып китте. Чараның башлап йөрүчесе һәм оештыручысы, “Җиһангирлар” инициатив төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов юкка гына килгән кунакларга “хәерле очыш” теләмәде. 1961 елда, 60 ел элек, Сергей Королев Юрий Гагаринны әлеге сүзләр белән галәмгә озата.

Музей белән таныштылар 31.07.2021 Музей белән таныштылар

“Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең Татарстан Республикасы буенча филиалы хезмәткәрләре музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә булдылар.

Районыбызның күренекле шәхесләренең тормыш юллары һәм иҗатлары турындагы экскурсияне игьтибар белән, кызыксынып тыңладылар. Аларны музей урнашкан бинаның тарихы, анда тикшерүче булып эшләгән Гомәр Бәшировның эшчәнлеге, язган әсәрләре, шәхси әйберләре бигрәк тә җәлеп итте. Әңгәмә вакытында алар үзләре дә актив катнаштылар, Мостафа Ногманның, Наил Касыймның, Сания Әхмәтҗанованың җырларын җырлап та күрсәттеләр. Музей белән танышкач кунаклар районыбызда күренекле язучылар, артистлар, фән эшлеклеләренең күп булуына соклануларын белдерделәр.  

Терлекчелек эшенә йомгак ясадылар 30.07.2021 Терлекчелек эшенә йомгак ясадылар

Узган шимбәдә терлекчелектә 6 айлык һәм июнь аендагы эшкә йомгак ясадылар.

Бу юлы да “Северный” ширкәтенә җитүчеләр булмады, күчмә кубок та шушы хуҗалыкта калды.

Быел алты айда 2020 елның  шул чоры белән чагыштырганда 94 процент күләмендә сөт савылды. “Северный” ширкәте 8782 центнер (29 процент) сөтне күбрәк сауды. “Ташкичү”, “Кызыл Яр”, “Тукай”, “Ашытбаш”, “Курса МТСы” ширкәтләрендә үсеш 8–5 процент.

Проектны тормышка ашыру тәмамланды 29.07.2021 Проектны тормышка ашыру тәмамланды

«Спорт велотуризмы–яшьләрне сайлау»проекты кысаларында планлаштырылган чараларны тормышка ашыруны тәмамлады.

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча шәһәре муниципаль берәмлегенең "Үзәк территориаль иҗтимагый үзидарәсе" җирле иҗтимагый оешмасы Арча Укучылар сарае белән берлектә «Спорт велотуризмы–яшьләрне сайлау»проекты кысаларында планлаштырылган чараларны тормышка ашыруны тәмамлады. 

Шушма елый: балыкчылар, елга аяныч хәлдә, дип зарлана 28.07.2021 Шушма елый: балыкчылар, елга аяныч хәлдә, дип зарлана
«Җәй җитте исә, Шушма елгасы ара-тирә яшел-ак төскә керә. Быел да берничә тапкыр шундый хәл кабатланды. Инде хәзер балыклар күпләп үлә башлады. Сасы истән елга янына килә торган да түгел. Бу хәлгә күңелебез бик әрни. Безгә ярдәм итә алмассызмы?» Балтач районы балыкчылары редакциягә әнә шулай дип мөрәҗәгать итте.

Министр Арчада 27.07.2021 Министр Арчада

27 июльдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары–авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Арча районына килде. Аны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.

Марат Җәббаров “Яңарыш” ширкәтенең Иске Чүриле авылында яңа төзелә торган сөтчелек комплексында булды. Биредә 300әр сыерга исәпләнгән биш торак төзү күздә тотыла. 300 баш сыерны быел ук кертәчәкләр.

Яңа комплекслар төзелә 26.07.2021 Яңа комплекслар төзелә

26 июльдә Арча районы башлыгы Илшат Нуриев “Яңарыш” ширкәтендә төзелә торган сөтчелек комплексында булды, шулай ук яңа төзелә башлаган азык үзәген карады.

Ширкәттә сөтчелек комплексының беренче өлешен быел тапшыруга әзерлиләр.

Район башлыгы ширкәтнең терлекчелек өлкәсендә алып барган эшләренә югары бәя бирде.

Бөтенроссия мөселман балалары сабан туе узды 25.07.2021 Бөтенроссия мөселман балалары сабан туе узды
Балтач районының Бөрбаш авылында Бөтенроссия мөселман балалары сабан туе узды. Сабантуйның күрке булып быел да татарча көрәш ярышлары торды.

Матур гадәт буенча балалар арасында ярышларның төп бүләге - скутер иясе дә ачыкланды. Быел ул Балтач районыннан Ильяс Юсуповка эләкте. Котлыйбыз!

“Эх, чәчәкләре дә чәчәкләре!” дигән исем астында чәчәкләргә күмелеп утырган иң матур йортлар барланды. 24.07.2021 “Эх, чәчәкләре дә чәчәкләре!” дигән исем астында чәчәкләргә күмелеп утырган иң матур йортлар барланды.
Мондый чара Питомник бистәсендә күп еллардан бирле үтә. Алдагы елларда ул бәйге формасында оештырыла, соңыннан урам бәйрәмендә җиңүчеләргә бүләкләр дә тапшырыла иде.

Быел заман чире тагын андый чараларга нокта куйды, әмма Питомник клубы җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина традицияне дәвам итеп, чәчәкле йортларның фотоларын инстаграм битендә күрсәтеп барырга булды.

“Кайбер басуларда 45 көн буе бер тамчы яңгыр төшмәде" 23.07.2021 “Кайбер басуларда 45 көн буе бер тамчы яңгыр төшмәде"

Бу Ходайның рәхмәте киңдер, бер күлмәккә ике җиңдер, дип әйтергә ярата иде безнең авылның Ризван абый.

Әле бер-ике көн генә элек үзебезнең бәрәңге җиренә барып килгән идем. Шау чәчәктә утыра бәрәңгеләр, карап торырга да күңелле. Бер-ике әйбәт яңгыр эләккән иде шул аларга. Эссе һавада дым тиз оча, эх, мин әйтәм, тагын бер яхшы яңгыр булсачы!

Бәрәңге темасын дәвам итеп, бер хикмәтне дә әйтеп үтим инде. Быелгы кебек эссе җәйдә колорадо коңгызлары котырыр инде, дип көткән идем. Алдан ук агуын да алып куйдым. Тик юк алар! Башка елларны бәрәңге тишелгәндә үк ябышып чыгалар иде. Кемнәрдер бездә күп, син агулап утырткансыңдыр, диләр. Юк, яз көне агуга якын да килгән юк, бүлбеләрне агулап утыртуны күңел кабул итми.

Әнәс Кәримов та ул елларны матур итеп искә ала 22.07.2021 Әнәс Кәримов та ул елларны матур итеп искә ала
Сүзем Әнәс Кәримов турында.Мин аны Шушмабаш авыл Советы рәисе булып эшләгән елларыннан беләм.

Аңа кадәр сигез ел салым инспекторы булган. Шушмабаш авыл җирлеге һәрвакыт уңышлы эшләүчеләр рәтендә бара, шулай ук алгы сафларда булган “Северный” хуҗалыгы булу үзе бер бәхет инде. Барлык мәсьәләләрне бергәләп хәл итәләр. Әнәс Кәримов та ул елларны матур итеп искә ала.

2005 елдан аны яңа оешкан “Кырлай” ширкәтенә җитәкче итеп чакыралар. Зур үзгәрешләр башланган еллар бу. Инвестор Габделхәй Кәримов үзе белән районга күп яңалыклар алып килде. Игенчелектә дә, терлекчелектә дә яңа технологияләр кертелде, хуҗалык районда гына түгел, республика буенча да алдынгылар рәтенә чыкты.

Узган җомгада хезмәттәшләре Әнәс Кәримовны 50 яшьлек юбилее белән котладылар.

Гөлчирә апа киңәшләре 21.07.2021 Гөлчирә апа киңәшләре
Авылда аның йорт номерына яттан белә халык. Күрәсең, Арчаның Наласа авылына Гөлчирә апа Нәҗметдинованы сорап килүчеләр аз түгел. Үзе ул пенсиягә чыкканчы китапханәче булып эшләгән. “Пенсиядә рәхәтләнеп шигырьләр язып, үзем теләгәнчә генә яшәрмен дигән идем. Әле алай эшләп булмый, ярдәм сорап килүчеләр күбәя генә”, – ди ул.

Арчада Корбан гаете 20.07.2021 Арчада Корбан гаете

Бүген районыбызның барлык мәчетләрендә Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазлары укылды.

Төп бәйрәм чарасы Арча шәһәре Үзәк мәчетендә үтте. Иртәдән гаетебезне Коръән аһәңе белән нурландырып, Кәлам Шәриф аятьләре укылды. Раббыбызның рәхмәтендә буларак, яңадан безгә ачык мәчетләр һәм тыныч вәзгыять биргәне өчен, күркәм бәйрәм көннәрендә күбрәк дога кылып, рәхмәт- шөкерләребезне әйтсәк иде, Раббыбыздан бер-беребезгә изгелек теләп, мәгъфирәт сорасак иде.
Корбан гаете тагын бер кат тормышта һәрберебезгә мәрхәмәтле һәм сабыр булырга кирәклек турында искәртеп, әби-бабаларыбыздан килгән рухи кыйммәтләргә якынаю, Җир йөзендә игелекле эшләр генә башкару һәм әхлакый камилләшү юлында тагын бер адым алга атлау мөмкинлеге бирде.


Өлешемә тигән көмешем 19.07.2021 Өлешемә тигән көмешем

8 июль Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә.

Быел бу уңайдан Арчада район башлыгы Илшат Нуриев һәм аның хатыны Гөлнур ханым исеменнән иң яхшы гаиләләрне тантаналы төстә кабул итү блды. Мондый мөһим чара районда беренче тапкыр үткәрелде. Кунаклар арасында озак еллар бергә гомер итүче парлар да, күп балалы әти-әниләр дә, хезмәт династияләре вәкилләре дә, авыл җирлекләрендә яшәүче хөрмәткә лаек гаиләләр дә бар иде.

Арчада "Автоледи-2021" үтте 18.07.2021 Арчада "Автоледи-2021" үтте
Арчада "Автоледи2021" үтте. Анда транспорт белән идарә итүче 9 хатын-кыз катнашты. Беренче урынны Гөлнара Фәйзрахманова яулады. Икенче Айгөл Исламова, өченче урында Аделя Мөхәммәтҗанова.

Күзгә күренми, әмма бик тә кирәкле 17.07.2021 Күзгә күренми, әмма бик тә кирәкле

Җәй җитүгә Арча чәчәкләргә күмелә. Тик алар карап тормасаң, үзләре үсми. Бигрәк тә быелгы кебек эссе, коры җәйдә.

“Жилкомбытсервис” ширкәтенең төп эше – шәһәрне төзекләндерү. Көн дә иртән кешеләр йокыдан торганчы махсус техника чәчәкләргә, юлларга су сиптерә, эшчеләр эссе кояш астында чүпләрен утый. Кышын урамнарны кардан чистарталар. Язын агачлар кисәләр. Көндәлек күзгә күренми торган әмма бик тә кирәкле хезмәтләр.

Элек каты коммуналь калдыкларны түгүне дә бу оешма башкара иде. Тик ике ел элек аны икенче оешмага йөкләделәр. Әмма аның белән “Жилкомбытсервис” ширкәте күрсәткән хезмәтләр кимемәде, киресенчә, яңалары гына өстәлде.

"Истәлекләрен безгә җиткерде" 16.07.2021 "Истәлекләрен безгә җиткерде"
Без  бүген, 15 июльдә Урта Курса авылында туып-үскән якташыбыз,  хезмәт ветераны,  төрле темаларга бик күп мәкаләләр һәм кызыклы хикәяләр иҗат иткән Рөстәм Хәбибулла улы  Бакировны юксынып искә алабыз. Ул быел март аенда безнең арабыздан китте, аңа бүген  86 яшь  тулган булыр  иде. Без, музей хезмәткәрләре, Рөстәм абый белән даими аралашып , хәл белешеп яшәдек. Очрашканда ул үзе белем алган Югары Курса җидееллык һәм Сеҗе урта мәктәбенең һәр укытучысын яратып, хәтерендә яңартып сөйли иде. Шул ук вакытта,  югары белемле физика укытучысы буларак эшли башлагач,    Казанбаш һәм Югары Курса мәктәпләрендә  алар  кебек тырышып  эшләве  турында Рөстәм абый  бераз  мактанып та, горурланып та ала иде.  

Элеваторга беренче ашлык килде 15.07.2021 Элеваторга беренче ашлык килде

Урак өсте, гадәттә, август аенда башлана иде. Эссе һава барын да иртәрәк өлгертә. “Игенче”, “Яңарыш”, “Кырлай”, “Заря” ширкәтләрендә урып-җыюга бер атналап булды инде.

14 июльдә “Казанка” ширкәтенең өч комбайны арыш суга башлады. “Дымлылык 20 процент чамасы”, – ди ширкәт җитәкчесе Айдар Сабиров.

Шушы ук көнне яңа ашлыкны элеваторга китерә башладылар. Беренче булып яңа “КамАЗ”да Рамил Мусин килде. Элеватор директоры Ләйсән Әһлиуллина аңа махсус бүләк тапшырды.

«Бер таякка - 50 грамм он» 14.07.2021 «Бер таякка - 50 грамм он»
Сугыш чорындагы авырлыклар һәр авылның, һәр гаиләнең үзәгенә үткән. Сугыш аларның иң матур вакытларын – балачагын, яшьлеген урлаган. Рәхәтләнеп әти-әни янәшәсендә матур тормышка сокланып, уйнап-көлеп кенә яшисе дә бит... Юк шул...

Сугыш барлык өмет-хыялларны җимерә, һәркемне авыр тормышка дучар итә. Сугыш еллары ерагайган саен ул кыенлыклар: ачлык, ятимлек, ялангачлык ачысы барыбер онытылмый, ә йөрәкнең иң түрендә саклана. Шул авырлыклар белән күзгә-күз очрашкан якташларыбыз сафы көннән көн сирәгәя. ”Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре “Сугыш урлаган балачак” исемле проект кысаларында өлкәннәребезнең истәлекләрен барлау буенча максатчан эш алып бара. Чираттагы очрашуыбыз Иске Иябаш авылында яшәүче Гыйлемшина Рауза Гыйлемша кызы белән үтте.

Ашытбаш уңышлары 13.07.2021 Ашытбаш уңышлары
Ашытбаш мәктәбендә шашка, шахмат почмагын тулыландырдылар һәм яңарттылар, – дип сөйләде ул. – Мондый почмак, күргәнегез бар инде, Ашытбаш мәктәбендә моңарчы да эшләп килде. Районда һәм Татарстан мәктәпләрендә беренчеләрдән булып ачылган почмак ул. Татарстан республикасы авыл мәктәпләре арасында Ашытбаш мәктәбе республикакүләм шахмат, шашка турнирлары оештыру буенча беренче мәктәп. Әле дә шул бердәнбер инде ул. Җиде тапкыр республикакүләм турнирларны отканбыз. Шашка, шахмат буенча быел Россия турнирында яуланган икенче урын бар. Май аенда Баулыда оттык. Июньдә Минзәлә турнирында җиңдек.

Рәссамнар Арчага музейга килде 12.07.2021 Рәссамнар Арчага музейга килде
Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Рәшид Гаимов һәм аның укучысы, яшь рәссам Азат Ильясов булдылар

Алар Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе , рәссам Эрот Зарипов ясаган Габдулла Тукай портретын бик яратып карадылар, без аларга Эрот Зарипов ның истәлеге буларак сакланучы башка хезмәтләрен дә күрсәттек. Кунаклар Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов ясаган туган авылы Кечкенә Өчиле күренешен һәм башка картиналарын кызыксынып өйрәнделәр. Ул бала чакта рәссам булырга теләгән дигәч, Гариф абый күренекле рәссам булыр иде, диделәр.

Корайванда мәчет ачылды 11.07.2021 Корайванда мәчет ачылды
10 июльдә Корайван авылында мәчет ачу тантанасы булды. Тантанада район башлыгы Илшат Нуриев, район мөхтәсибе Әмир хәзрәт, авыл халкы, күп санлы кунаклар катнашты.

Корайван мәчете 88нче булып теркәлде, барысы 94 мәхәллә бар,- диде Әмир хәзрәт. – Мәчетнең ишекләре һәрвакыт ачык булсын, авылда азан тавышы тынмасын.

Роза һәм Фидаил Сәгъдетдиновларның бергә гомер итә башлауларына 60 ел 10.07.2021 Роза һәм Фидаил Сәгъдетдиновларның бергә гомер итә башлауларына 60 ел
Бу уңайдан аларны районның хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина һәм ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина котлады һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

Медицина институтында икесе бер төркемдә укый алар. Тагын язмышка сылтарга гына кала инде, Фидаил бер елга академик ял алган булган, килгәч нәкъ менә Роза укыган төркемгә эләгә.

Яңа Кенәр мәктәбенә яңа исем бирелде 10.07.2021 Яңа Кенәр мәктәбенә яңа исем бирелде

Яңа Кенәр урта мәктәбендә тантаналы чара узды. Мәктәпкә Стелла Зәкиевна Габдрахманова исеме бирелде. Әлеге белем йорты хәзер "Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова С.З. исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе" дип атала. 

Исем тактасы ачу танатанасында район башлыгы Илшат Нуриев, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров, авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов катнашты. Район башлыгы әлеге чараның авыл өчен генә түгел, районыбыз өчен дә зур тантана булуын ассызыклады. "Районыбыз тарихын язуга зур өлеш кертүче, якты кеше сез. Алдыгызда башымны иеп, хезмәтегез өчен зур рәхмәт әйтәм. Сез тәрбияләгән, укыткан укучылар бүген зур кешеләр. Сез бик бәхетле. Сәламәт булып яшәгез!"- диде ул чараның иң кадерле һәм иң зур кунагы Стелла Зәкиевнага.

Гаилә – иҗат чыганагы 09.07.2021 Гаилә – иҗат чыганагы
8 июль көнне Татарстанда, бөтен Россиядәге кебек үк, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә һәм ул 2008 елдан бәйрәм ителә. Аның төп максаты – традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, гаилә һәм никах институтын ныгыту.

Әлеге бәйрәмнең дәрәҗәсе һәм аңа ихтыяҗ елдан-ел арта гына бара, бу көн күпчелек кешеләрнең төп тормыш кыйммәтләре гаилә һәм мәхәббәт булуын дәлилләп тора. Нәкъ менә гаилә төрле буыннарны бәйләүче, Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның туган телләрен, рухи, милли һәм мәдәни традицияләрен саклаучы булып хезмәт итә

Велотуризм спорты – яшьләр сайлавы 08.07.2021 Велотуризм спорты – яшьләр сайлавы

Арча стадионында урнашкан велотуризм спорты мәйданчыгында ачык ярышлар узды. Төрле яшьләрдәге 53 егет һәм кыз үзара көч сынашты.

Газетабызның алдагы саннарының берсендә язып үткәнчә, “Үзәк” территориаль иҗтимагый үзидарә”се Арча Укучылар сарае белән берлектә “Велотуризм спорты – яшьләр сайлавы”  проектын тормышка ашыру өчен Президент фонды грантын отты. Грант акчасына 11 велосипед алынды һәм район спортчылары велотуризм өчен махсус мәйданчыклы булды.

Арчада мода кичәсе 07.07.2021 Арчада мода кичәсе

Арча мәдәният йортында “@zemfira­_brend”тан “Иртә” дигән матурлык һәм мода кичәсе үтте.

Аны Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештырды. Кичәдә Земфира Галиеваның этник юнәлештәге дизайнер эшләнмәләре коллекциясе күрсәтелде.

Земфира безнең күз алдында үсте. Насыйровларның дүрт балалары да шундый булган, уңган, үзенчәлекле. Земфира үзенә аерым. Сәнгать мәктәбендә беренче адымнарын ясады, аннан дизайнерлыкка өйрәнгән,  – диде әлеге чарада катнашкан Рәмзия Хәмидуллина. – Минем кызыма туй күлмәге тегеп бирде ул. Өч көн эчендә. Әнисен матур күлмәкләр белән баетты. Хәзер менә үзенең коллекциясен дә булдырган, үз эшен ачарга җыена, талантын тормышка ашырырга уйлый. Уңышлар яшь талант иясенә.

Арчалар Мөслимнән яңа машинада кайта 06.07.2021 Арчалар Мөслимнән яңа машинада кайта
Мөслимдәге XI Бөтенроссия авыл Сабан туендагы ат чабышында Татарстан Президенты кубогын һәм махсус бүләк - машинаны Арча районының "Ак Барс" агрофирмасы җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов улы Айзат Сәләхов фермер хуҗалыгындагы атта җайдак Марий Эл Республикасыннан Александр Александров алды. Бу аның икенче машинасы инде. Беренчесен Кайбыч районы сабантуенда алды. Нәселле атлар арасындагы ярышта шулай ук “Брейзен-Зип” кушаматлы атта финишка  беренче килде.

Арча җирендә кунаклар 05.07.2021 Арча җирендә кунаклар

Өч төркемгә бүленеп эшләделәр. Алар төрле өлкәләрдән иде. Самара, Свердловск, Оренбург... Татар телен укыту буенча белгечләр. Арчага тәҗрибә уртаклашырга килгәннәр. Август киҗәшмәсенә кадәр вакыт булса да, шушы кысаларда утырышлар оештырылачак. Алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнәләр, проблемаларны уртага салып сөйләшәләр, ана телен ничек саклап, үстереп була -- шул хакта сөйләшәләр.

Кунаклар Арчаның 6нчы мәктәбендә, Яңа Кырлайда Г.Тукай музеенда, Арча педагогика көллиятендә, "Әлифба" музеенда булдылар. Тәҗрибә туплап, Арча җиреннән бик канәгать булып киттеләр.

Урал тауларында җиңү 04.07.2021 Урал тауларында җиңү
23-27 июнь көннәрендә Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрендә Халыкара “Таганай музасы” кинофестивале узды.

Фестивальгә Россиянең иң көчле студияләре җыелган иде. Арча “Нур” балалар телестудиясе дә алар арасында.

Фестивальдә катнашу көч сынашу гына түгел, белем туплау, тәҗрибә уртаклашу өчен дә зур мөмкинлек. 5 көн дәвамында кино һәм телевидение буенча мастер-класслар узды. Аларны Россиянең танылган кино-телевидение белгечләре алып барды. Танылган актер Егор Сальников, режиссер Евгений Соколов, документалист, актер Андрей Порыгин, режиссер Алексей Ясулович,  диктор Татьяна Судец киңәшләре яшь журналистларны тагын да илһамландырды.

Туган ягы кирәк кешегә 03.07.2021 Туган ягы кирәк кешегә

27 нче июньдә туган авылым Кылачыда бик күркәм очрашу кичәсе булып узды. Кадерле авылдашларыбыз Миләүшә апа, Илдус абый, Илсур абый, Мансур абый Хәмидуллиннар оештырган әлеге кичә авылыбыз тормышын ямьләп җибәрде, озак елларга җитәрлек күңел җылысы калдырды.

Бәйрәмне авылдашыбыз Хәлим абый дога укып башлап җибәрде; авылдашларыбызга,кунакларга матур теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Арча Укучылар Сарае ачык һавада осталык классларына чакыра 03.07.2021 Арча Укучылар Сарае ачык һавада осталык классларына чакыра
Һәр атнаның җомга һәм пәнҗешәмбесендә Арчаның Җиңү һәм Казансу паркларында кызыклы осталык класслары узачак.

#летотайм проекты кысаларында Арча укучылар Сарае осталык класслары уздыра. Бу турыда алар үзләренең Инстаграм битендә хәбәр итә. Осталык класслары һәр атнаның чәршәмбесендә Җиңү паркында, һәр атнаның җомгасында – Казансу паркында 18 сәгатьтә уза.

“Елатты, – диделәр. – Ана теленең көче менә шушында!” 02.07.2021 “Елатты, – диделәр. – Ана теленең көче менә шушында!”
Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенә кадәр вакыт бар әле. Республикада август киңәшмәсе кысаларында, 28 июньнән башлап, 10 секция утырышын үткәрү планлаштырылган.

Әлеге утырышларда белем бирү сыйфатын күтәрү, туган телне саклау, шул исәптән “Мәгариф” илкүләм проектын тормышка ашыру мәсьәләләрен карау максат итеп куелган. Төрле өлкәләрдән җыелган педагоглар Арча районында 30 июньдә булдылар.

Диас Вәлиевне искә алып 01.07.2021 Диас Вәлиевне искә алып

Бүген, 1 июль көнне, якташыбыз, прозаик һәм драматург Диас Вәлиевне искә алабыз.

Аның хатыны Дина Кәрим кызы безнең белән бик теләп аралаша,  менә  Диас абыйның туган көне алдыннан да сөйләшеп алдык . “Арча ягы безнең икебез өчен дә бик якын, Диас Казанбаш авылында туган, ә мин Яңасала мәктәбендә рус теле укытучысы буларак хезмәт юлымны башлаган идем. Шул елларда гаилә кордык һәм бик бәхетле яшәдек. Диасны туган ягында онытмыйлар, ул Арчада, Казанбаш мәктәбендә булырга ярата иде. Музей хезмәткәрләре Казанда оештырылган искә алу кичәсендә аның иҗатына багышлап уздырылган чаралар турында сөйләделәр, бик эчтәлекле презинтация ясаганнар. Мәктәпләрдә  укучылар өчен оештырылган күргәзмәләрдә  иң якын кешемнең хезмәтләрен куллану минем өчен дә, кызларым Майя һәм Дина өчен дә зур куаныч. Безнең квартирада бөтен әйбер Диасны искә төшереп тора. Туган көнендә  Диасның  барлык иҗатын барлап чыгам. Музейга тапшырылганнары өчен дә сөенеп куям, алар белән музейга килүчеләр таныша ала “, – диде истәлекләрен яңартып.    

Районда Яшьләр көне зурлап билгеләп үтелде 30.06.2021 Районда Яшьләр көне зурлап билгеләп үтелде
Арчада Яшьләр көне шәп үтте!

Электрон челтәрләргә алдан кызыктыргыч белдерүләр эленде: “Концерт + дискотека”. Башлана кичке сәгать 6да. Кичкә таба халык Арча стадионына агыла башлады.

Кунаклар, арчалар кай арада җыелды: бөтен стадион тулды, хәтта буш утыргычлар калмады. Кибетләр гөрләп эшләп торды, чәйләр кайнады, шашлыклар пеште, балалар уен мәйданчыгында...

Корайван авылында мәчет ачылу тантанасы була 29.06.2021 Корайван авылында мәчет ачылу тантанасы була

10 июльдә Корайван авылында мәчет ачылу  тантанасы була. 11 сәгатьтә башлана.

19 сәгатьтә “Авыл киче” дигән бәйрәм оештырыла. Авылдашлар, теләгән һәркем рәхим итегез!

Арчада дини футбол командалары очрашты 28.06.2021 Арчада дини футбол командалары очрашты
27 нче июнь көнне Арча педагокика көллияте һәм Арчаның 1нче мәктәбе спорт мәйданчыкларында дини футбол командалары ярышты.

Иртәнге сәгать 9да тантаналы рәвештә башланып китте ул. Арча мөхтәсибе Әмир хәзрәт, күрше район мөхтәсибәтләре, район яшьләр бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов һ.б. очрашуга килүче командаларны сәламләп, уңышлар теләделәр. Иң мөһиме - күрешү, очрашу, диде алар. Арчаның шәрык өлешендә үзидарә рәисе Ринат Сафин, Арчаның Шәрык мәчете имам-хатыйбы Ильяс Дөлкәрнәев очрашуны оештыруда тырышып йөрделәр.

Сагынып сөйләрлек булсын 27.06.2021 Сагынып сөйләрлек булсын
Сабантуйда әтәч куучылар турында быел башка язмам, дигән идем. Тик сәхифәне укып баручылар битараф калмады, шалтыратучылар, редакциягә үзләре кереп чыгучылар да булды.

– Бер елны Сабантуйда өерләре белән куып, әтәч өстенә егылып, аны сытып үтерделәр, – диде бер танышым. – Соңгы елларда әллә нәрсәгә китте бу, мин моны балаларны кечкенәдән рәхимсезлеккә өйрәтү дип саныйм.

Быел Сәрдәбаш сабантуенда әтәч үзләрен кызык иткән: куучыларны шаккатырып елгадан йөзеп чыгып (бәлки суы сай булгандыр инде) авылга элдерткән. Афәрин, Сәрдәбаш әтәче!

Сыер савучылар һәм технологлар ярышты 26.06.2021 Сыер савучылар һәм технологлар ярышты

24 июньдә “Северный” ширкәтендә район хуҗалыкларында эшләүче сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру  технологлары конкурсы узды.

Сыер савучылар арасында беренче урынны “Северный” хуҗалыгыннан Нәзирә Нигмәтҗанова алды.

Ясалма орлыкландыру технологлары арасында “Курса МТСы” ширкәтеннән Ленар Шакиров җиңүче булды.

Бүгенге көндә Айван мәдәният йортында эчке төзекләндерү эшләре бара 25.06.2021 Бүгенге көндә Айван мәдәният йортында эчке төзекләндерү эшләре бара
Район хатын-кызлар советы әгъзалары төзекләндерү эшләре барган кайбер социаль объектларда булдылар.

Маршрут – Айван мәдәният йорты һәм Яңасала башлангыч мәктәбе. Хәзерге вакытта аларда кызу эш өсте. Яңасалада федераль программа нигезендә мәктәп бинасы ныклап төзекләндерелсә, Айванда район бюджеты хисабына авыл кешеләре үтенече тормышка ашырыла.

Кул астындагы даруханә 24.06.2021 Кул астындагы даруханә
Үзәк китапханәнең уку залында “Даруханә кул астында” исемле очрашу узды. Чараның кунагы Минһаҗева Гөлназ Фарук кызы, дару үләннәре белгече буларак чакырылган. Ул үләннәрне җыю, саклау, әзерләү һәм дөрес куллану турында сөйләде. Гөлназ ханымның медицина белеме бар, фитотерапиядән тыш хиджама ясый.
Шифалы үсемлекләр темасы тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар үз рецептлары белән уртаклаштылар һәм, һичшиксез, күп файдалы мәгълүмат алдылар.

Курса Почмакта авыл көне узды! 23.06.2021 Курса Почмакта авыл көне узды!
20 июнь көнне Курса Почмак авылы гөрләтеп авыл көнен уздырды. 2021 ел-Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы. Бөек Тукаебызга -135 ел. Без төбебез -тамырыбыз белән туган телебезне саклап яшәүче халык. Туган телебезне мирас итеп балаларыбызга,оныкларыбызга тапшырабыз. Бүгенге авыл җыены да нәкь менә шул максатны күз алдында тотып үткәрелде. Ул киләчәктә милли авыл йоласы рәвешендә балаларыбызга мирас булып күчеп,бәйрәм көненә әверелер дип ышанып калабыз. "Курсавыйның гыйлем учагыннан,мәгьрифәт алган безнең яклар", авылыбыздан чыккан шәһесебезнең,шагыйрәбезнең шигьри юлларының асылына Сания апа Әхмәтҗанова бик хак сүзләр салган.

Мәдрәсәгә нигез ташы салынды 22.06.2021 Мәдрәсәгә нигез ташы салынды

21 июнь көнне тантаналы шартларда Арча үзәк мәчете янында шәһәр рухи-мәгърифәт үзәге бинасына нигез ташы салынды.

Ул Корьән аяте белән башланып китте. “Рухи-мәгърифәт үзәге комплексын төзү белем алучылар өчен лаеклы шартлар тудырырга һәм мөхтәсибәтнең социаль эшчәнлеген киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк”, – диде имам-мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миңнемуллин.

Чарада район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

2021 елның иң яхшы укучысы исеме кемгә бирелде? 21.06.2021 2021 елның иң яхшы укучысы исеме кемгә бирелде?
Арча мәдәният йортында халыкара, бөтенроссия, төбәкара,  республика мәктәп олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләделәр. 
Аларга район башлыгы Илшат Нуриевның рәхмәт хатлары, һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Барлыгы 124 укучы һәм 71 укытучы бүләккә ия булды. 
"2021 елның иң яхшы укучысы" дигән мактаулы исем Иске Чүриле мәктәбе укучысы Адель Вильдановка бирелде.

60 ел бергә 20.06.2021 60 ел бергә
Арчада яшәүче Роза һәм Фидаил Сәгъдетдиновларның бергә яши башлауларына алтмыш ел. Алар гомер буе Арча үзәк хастаханәсендә эшләделәр. Берсе табиб- акушер, икенчесе рентгенолог. Уртак эш стажлары 80 елдан артык.

Тагын ике йолдыз кабынды. 19.06.2021 Тагын ике йолдыз кабынды.

Ел саен "Арча йолдызлары" Дан аллеясында яңа йолдызлар кабына. Ул үзе бер зур чара буларак үтә. Быелгы йолдызлар кемнәр дип уйлыйсыз? 
Исемле йолдызларга икенче мәктәпне тәмамлаган Рүзәл Шәрипов һәм алтынчы мәктәптән Камилә Мостафина ия булды. Район башлыгы Илшат Нуриев аларга сертификатлар, акчалата бүләкләр һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

Рүзәл һәм Камиләгә уңышлар телибез

Аларга сокланмый мөмкин түгел 18.06.2021 Аларга сокланмый мөмкин түгел
20 июнь көнне медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Шул уңайдан Арча мәдәният йортында зур бәйрәм чарасы оештырылды. Анда районның барлык медицина хезмәткәрләре җыелды. Хәер, барлык дию дөрес булмас. Чөнки кайберләре ул минутларда да ашыгыч ярдәм машинасында авырулар янына чапты, икенчеләре хастаханәдә кеше гомерен саклап калу өчен көрәште, палатадагылар янында булды, күренергә килгәннәргә медицина хезмәте күрсәтте.

Арчада рухи-мәгърифәт үзәге төзелә 17.06.2021 Арчада рухи-мәгърифәт үзәге төзелә
Арча шәһәре мәдрәсәсенең иске бинасын сүтү эшләре башланып китте. Биредә рухи-мәгърифәт үзәге бинасы төзү планлаштырыла. Әлеге үзәкне төзү белем алучылар өчен лаеклы шартлар тудырырга һәм мөхтәсибәтнең социаль эшчәнлеген киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.Бу изге эштә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар: Саклык банкы: 4276 6200 3471 0990( мәдрәсә өчен дип күрсәтергә), Ак Барс банкы 4244 3897 1401 3716 (мәдрәсә өчен дип күрсәтергә)

Һәр мөселман мәчет, мәдрәсәне төзүдә катнашу изге эш икәнлеген белә. Бу җәһәттән мондый изге эшкә теләсә нинди өлеш — савап. Инде хәзер үк күп кенә мөселманнар төзелешкә үз теләкләре белән ярдәм итәләр, үзләреннән соң киләчәк буынга истәлек булачак дип хисап бирәләр.

Якташыбыз Марат Готыф улы Әхмәтовны туган көне белән котлыйбыз! 16.06.2021 Якташыбыз Марат Готыф улы Әхмәтовны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 16 июнь көнне якташыбыз Әхмәтов Марат Готыф улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Сезгә алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә, яңадан-яңа үрләр яуларга язсын!

Арча интернат-йортында яшәүчеләрнең көннәре ничек уза 15.06.2021 Арча интернат-йортында яшәүчеләрнең көннәре ничек уза

«Экояз-2021» Бөтенроссия акциясе кысаларында узган шимбәдә Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чәчәк утырту көне оештырылды. Чараны «Киләчәккә ышаныч белән» Хәйрия фонды волонтерлары белән берлектә уздырдылар.

Интернат-йорт яны территориясендә бархатцы, георгин, петуния, сальвияләр утыртылды. Учреждение директоры Гөлназ Ибәтуллина сүзләренә караганда, чәчәкләр кешенең рухи халәтенә яхшы тәэсир итә.

Су хәрәкәт итү чараларында дистанциядә спорт туризмы буенча ярышларда арчалар уңышка иреште. 14.06.2021 Су хәрәкәт итү чараларында дистанциядә спорт туризмы буенча ярышларда арчалар уңышка иреште.
Яшел Үзәндә су хәрәкәт итү чараларында дистанциядә спорт туризмы буенча ярышлар узды. Анда Арча Укучылар Сараенда шөгыльләнүчеләр дә катнашты.

Ярышларда Татарстанның 11 муниципаль берәмлегеннән 100 кеше катнашты, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Ярышларда безнең районнан Укучылар Сараенда шөгыльләнүчеләр актив катнашты һәм призлы урыннар яулады.

Кайбычта ат ярышларының төп призы – машина Арча районына кайтты 14.06.2021 Кайбычта ат ярышларының төп призы – машина Арча районына кайтты

“Ак Барс” агрокомплексыннан Александр Александров Кайбыч Сабантуеннан яңа машинада кайтып китте.

Нәселле атлар арасында ярышта беренче урынны “Брейзен-Зип” кушаматлы атта “Ак Барс Арск” җәмгыятеннән килгән Александр Александров яулады. Бу турыда kaibickie_zori Инстаграм-аккаунты хәбәр итә.

Төп җиңүчегә машина ачкычын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды.

Якташыбызны котлыйбыз!

Арчада абсолют батыр булып кем калды? 13.06.2021 Арчада абсолют батыр булып кем калды?
Сабантуй балалар, студентлар, мәдәният хезмәткәрләре катнашында бик матур күренеш белән башланып китте. Кыр батырларын, алдынгы терлекчеләрне бүләкләделәр. Мәйданга бизәлгән җигүле атлар керде. Район халкын бәйрәм белән район башлыгы Илшат Нуриев тәбрикләде. Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова килгән иде. Ул да изге теләкләрен җиткерде.

Көрәш киеренке барды. Абсолют батыр исемен алу өчен көрәшкә өч батыр чыкты. Әмма Фаяз Зариповка тиңнәр булмады. Тәкә аның җилкәсенә менеп кунаклады. Котлыйбыз.

Айван сабантуенда 12.06.2021 Айван сабантуенда

Туган авыл сабантуена ни җитә!

Иртән көне куркытты: яңгыр явар дип. Әмма яумады! Көне бик рәхәт кенә булды. Айван сабантуен авылдашлар Альмира Гатауллина һәм Гөлзилә Миңнуллина алып барды. Сабантуеның нинди булуы ул алып баручылардан тора. Ә безнең сабантуе күңелле үтә. Рәхмәт сабантуйны алып баручыларга.

Рәхмәт сабантуен яшәтүче авылдашларга, оештыручыларга. Дөрес әйтә Альмира ханым: "Авылда сабантуе бетсә, тел бетә, авыл бетә" , - дип.

Сабантуе ул авыл халкын күрештерүче бәйрәм. Сыйныфташлар, чордашлар очраша... Күрешәләр, кочаклашалар... Кемнәр исән, кемнәр юк икән...

Бүген Мәрзия Фәйзуллинаның туган көне 11.06.2021 Бүген Мәрзия Фәйзуллинаның туган көне
Районыбызның Шушмабаш авылында туган, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче балалар язучысы Мәрзия апа Фәйзуллинаның әсәрләре тупланган егермедән артык китабының һәркайсы балалар өчен дә, зурлар өчен дә кызыклы, аларны һәркем яратып укый һәм куллана

Ул Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләге иясе. Якташыбыз Мәрзия Фәйзуллинаның бүген, 11 июньдә туган көне, аңа 91 яшь. Без Мәрзия апаны чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз, аңа сәламәтлек, кызы Фәридәнең һәм оныкларының кайгыртучанлыгын тоеп яшәвен телибез

Сукачылар ярышты 10.06.2021 Сукачылар ярышты

Районның иң яхшы тракторчылары үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Аларга яңгыр да комачаулый алмады, көтеп алган яңгырларга һәркем шат иде.

Беренче урынны “Ташкичү” ширкәтеннән Наил Садриев яулады. “Тукай” ширкәтеннән Рүзәл Әюпов – икенче, “Северный” ширкәтеннән Алим Абдуллин өченче урында. “Ватан” ширкәтеннән Таһир Сабиров – Иң тәҗрибәле катнашучы”, “Аю” ширкәтеннән Фирдүс Хәкимҗанов – “Иң яшь катнашучы”, “Игенче” ширкәтеннән Ирек Хәсәнов – “Югары осталык иясе”, “Кызыл Яр” ширкәтеннән Фәнил Мөхәммәтшин – “Агрегатны иң яхшы әзерләүче”, “Яңарыш” ширкәтеннән Фирдүс Мортазин – “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы” исемнәренә лаек булдылар.

Якташыбыз белән горурланабыз (Люция Хәсәновага – 70 яшь) 09.06.2021 Якташыбыз белән горурланабыз (Люция Хәсәновага – 70 яшь)
“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә җырчы, педагог, доцент, Татарстан Республикасының атказанган артисты Люция Хәсәнованың тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле экспонатлар тупланып барыла. Республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның Рәхмәт хаты, Мәдәният министрлыгының “Мәдәният өлкәсендәге уңышлары өчен” күкрәк билгесе, төрле елларда бирелгән мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары, юбилейлары уңаеннан котлаулар, җырлары язылган дисклар, төрле еллардагы фотолар, рәссам Эрот Зарипов ясаган портреты, газета-журналлапрда басылган мәкаләләр, аның турында язмалар урын алган китаплар саклана.

Арча мәдәният йортында зур бәйрәм 08.06.2021 Арча мәдәният йортында зур бәйрәм

​​​​​​​8 июнь социаль хезмәткәрләр көне буларак билгеләп үтелә.

 Елдагыча бу көнне халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Арча мәдәният йорты үзенә җыйды.

Социаль хезмәткәрләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алина Мөхәммәтшина тәбрикләде.

"Ракета" командасы Сочидан җиңү белән кайтты 07.06.2021 "Ракета" командасы Сочидан җиңү белән кайтты
Сочида Европа чемпионнары кубогына хоккей ярышлары булды. 2010 елгы хоккейчы малайлар хоккей уйнады. Төрле өлкәләрдән 8 көчле комада Кубок өчен көрәште. Арчадан "Ракета" командасы уйнады. Тренеры -- Евгений Тимощук. Уеннар 31 майдан 6 июньгә кадәр барды.

Дуслык күпере салынды 06.06.2021 Дуслык күпере салынды

Балалар бакчаларында күңелле бәйрәм кичәләре еш үткәрелә. Без, Арчаның 10 нчы номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре дә, нәниләрнең көннәре мавыктыргыч узсын өчен төрле чаралар оештырабыз.

Быелгы уку елы коллективыбыз өчен шактый уңышлы  булды. Тырыш хезмәтебез өчен бакча район мәгариф идарәсе җитәкчесенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ә май аенда  эш нәтиҗәбезне йомгаклап, “ Татмедиа” АҖ  тарафыннан нәшер ителүче “ Салават күпере” һәм “ Сабантуй” журналы хезмәткәрләрен кунакка чакырдык. Балалар да Казан кунакларын түземсезлек белән көтте. Ниһаять, ул көн килеп җитте.

“Тукай юлы” дигән ял аланы янында очраштык 05.06.2021 “Тукай юлы” дигән ял аланы янында очраштык

Район авыл җирлекләре башлыклары Наласа авыл җирлегендә (Наласа, Урта Бирәзә авыллары) булдылар.

Район Советының икътисади үсеш, авыл хуҗалыгы, тирә-юньне саклау мәсьәләләре буенча даими комиссиясенең күчмә утырышы иде ул. Башлыклар урыннарда булып, уңай күренешләрне өйрәнеп, тәҗрибә тупладылар. Күчмә утырышта район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова катнашты.

Мөселман эшмәкәрләре җыелды 04.06.2021 Мөселман эшмәкәрләре җыелды

Арчага Россия Федерациясе мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов һәм ассоциациянең бизнес клубы вәкилләре кайтты.

Район Мәдәният йортында район эшмәкәрләре белән очрашты алар. Арчага ике көнгә кайттылар. Кунакларга – мөселман эшкуарларга Арчада карарлык нәрсәләр күп. Алар Арча мәчете, музейларда булдылар, эшмәкәрләр эше белән таныштылар, Яңа Кырлайга бардылар һ.б. Очрашуда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Алар ассоциация президенты белән хезмәттәшлек итү буенча ике яклы килешүгә кул кйдылар.

Наласа авыл җирлегендә 03.06.2021 Наласа авыл җирлегендә
Район авыл җирлекләре башлыклары Наласа авыл җирлегендә (рәисе Илфира Шакирова) булдылар. Фоторепортаж шул турыда сөйли. Мәктәп, бакча, мәдәният йорты, мини ферма, "Игенче" агрофирмасы төзегән яңа йортларны карадылар. Тәҗрибә уртаклаштылар.

Якташыбыз белән горурланабыз 02.06.2021 Якташыбыз белән горурланабыз
“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә җырчы, педагог, доцент, Татарстан Республикасының атказанган артисты Люция Хәсәнованың тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле экспонатлар тупланып барыла.

Республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның Рәхмәт хаты, Мәдәният министрлыгының “Мәдәният өлкәсендәге уңышлары өчен” күкрәк билгесе, төрле елларда бирелгән мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары, юбилейлары уңаеннан котлаулар, җырлары язылган дисклар, төрле еллардагы фотолар, рәссам Эрот Зарипов ясаган портреты, газета-журналлапрда басылган мәкаләләр, аның турында язмалар урын алган китаплар саклана.

Руслан Әһлиев балаларны сыйлады 01.06.2021 Руслан Әһлиев балаларны сыйлады

Балаларны яклау көнендә балалар кунак булды

Күп кенә изге эшләре белән танылган райондашыбыз Руслан Әһлиев бүген дә саваплы эш башкарды. Опека һәм попечительлек бүлегендә исәптә торучы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны кунакка чакырды ул. Арча шәһәрендә урнашкан өч кафе белән берлектә әлеге балалар кайнар ризык белән сыйланды. Шулай ук кафеларга аниматорлар килеп сабыйларның күңелләрен күтәрде.


Новости 1101 - 1200 из 3537
Страницы: