События

Фронтовик язучы якташыбыз Рафаил Төхфәтуллин 16.03.2020

Фронтовик язучы якташыбыз Рафаил Төхфәтуллин

Рафаил Төхфәтуллинның Әлмәт шәһәренә күчеп киткәнгә кадәрге тормышы  районыбыз авыллары: Яңа Иябаш, Күлле Киме, Кышкар, Олы Әтнә, Олы Мәңгәр, Яңа Кенәр белән бәйле.

                                                                                                 Бөек Җиңүнең 75 еллыгына

Фронтовик язучы Рафаил Төхфәтуллин (01.01.1924 – 18.07.1994) 

                                                  Яшь каләмне тупка алыштырдык,

                                              Солдат булдык сугыш кырында.

                                            Яралардан сыкрап аусак та без,

         Уйладык гел җиңү турында.

                                                             Безнең көчтән дөмекте хур булып

                                                  Ябырылып өскә килгән яу!

                                                            Арчуга җир йөзен җәлладлардан,

                                                         Без хезмәткә кайттык исән-сау.

                                                                                                                     

Бу шигырь юллары Рафаил Төхфәтуллинның мәктәп елларында ук хатлар алышып торган якын дусты, фронтовик- шагыйрь Мәхмүт Хөсәеннең аңа багышлап язган “Без солдатың, Ватан!” шигыреннән алынды.Фронтовик язучы, якташыбыз Рафаил Газиз улы Төхфәтуллин 1924 елның 1 гыйнварында  районыбызның Яңа Иябаш авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Яңа Кенәр мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Рафаил Төхфәтуллин Донбасска китеп Горловка дигән шәһәрнең һөнәр мәктәбендә укый. 1941 елның октябрендә эвакуацияләнеп туган якларына кайта һәм унынчы сыйныфта укуын дәвам иттерә. Бер үк вакытта кыска сроклы курсларга йөреп тракторчы һөнәрен үзләштерә. 1942 елда армиягә алына һәм фронтка җибәрелә. Рафаил Төхфәтуллин Брянск, Орша, Рига шәһәрләрен  азат итү өчен барган сугышларда катнаша. Башта ул пехота составында, ә аннан соң артиллерия полкында  пулеметчылар, элемтәчеләр отделениесе командиры була. Сугыш кырында ике тапкыр каты яралана, контузия ала. Күрсәткән батырлыклары өчен “Кызыл йолдыз”, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. 1945 елның гыйнварында армия хезмәтеннән азат ителә. 1945-1957 елларда Кызыл Юл районы газетасында җаваплы секретарь була, 1957-1959 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршында югары әдәби курсларда укый. Курсларны тәмамлагач Әлмәт шәһәренә кайтып төпләнә һәм профессиональ язучы булып шунда яши һәм иҗат итә.

1954 елда хикәяләре тупланган “Таныш гөрелте” исемле беренче җыентыгы дөнья күрә. 1957елда “Авылдашым Нәби”, 1962 елда “Йолдызым”, 1964 елда“Тамчылар ни сөйли?”, 1969 елда “Җиләкле аланнар”, 1976 елда “Китә казлар”, 1979 елда “Акбүз ат” повестьлары, 1966 елда “Тегермән буасы”, 1968 елда “Давыл чәчәге”, 1970 елда “Бәр барабанны!”, 1972 елда “Бөтнек үләне исе”,1973 елда “Үз гөлем”, 1976 елда “Кар күзе”          һәм башка  әсәрләре   басылып чыкты.   Рафаил Төхфәтуллин – 1955 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Якташыбызның күпчелек әсәрләре сугыш еллары һәм сугыштан соңгы авыл тормышына багышланган. Аларда шул еллардагы тарихи чынбарлык һәм төрле характердагы кеше язмышлары тасвирлана. 1974 елда Татар әдәбиятын үстерү өлкәсендәге хезмәтләре өчен Рафаил Төхфәтуллин “Почёт Билгесе” ордены, ә 1984 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек була.

Рафаил Төхфәтуллин 1994 елның 18 июлендә сугыштан алган яралары тәэсире нәтиҗәсендә вафат булды һәм Әлмәт шәһәрендә җирләнде. Аның исемен мәңгеләштерү максатында Әлмәт шәһәренең зур бер урамына Рафаил Төхфәтуллин исеме бирелде, ул яшәгән йортка элмә такта куелды, Әлмәт шәһәр советының әдәбият, сәнгать өлкәсендә зур уңышларга ирешүчеләргә ел саен бирелә торган Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премиясе булдырылды. Шулай ук безнең Арча шәһәрендә, Яңа Иябаш, Яңа Кенәр авылларында да Рафаил Төхфәтуллин исемендәге урамнар бар.

Якташыбыз Рафаил абыйның улы Рөстәм Төхфәтуллин гаиләсе белән Әлмәт шәһәрендә яши. Ул “Казан арты” тарих-этнография музее белән даими элемтәдә тора, безгә әтисенең иҗаты белән бәйле яңа экспонатлар табуда ярдәм итә.

Музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә фронтовик язучы, әдәбият сөючеләр яратып укый торган бик күп хикәяләр һәм повестьлар авторы, оста каләм иясе, якташыбыз Рафаил Төхфәтуллинга багышланган экспозициядә ул иҗат иткән барлык әсәрләр дә тупланган. Музеебызда шулай ук аның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле фотосүрәтләр, әсәрләренең кулъязмалары, газета-журналларда басылып чыккан мәкаләләр һәм очерклар бар, ул кулланган телефон аппараты, авторучка һәм блокнотлары урын алган. Рафаил Төхфәтуллинның Әлмәт шәһәренә күчеп киткәнгә кадәрге тормышы  районыбыз авыллары: Яңа Иябаш, Күлле Киме, Кышкар, Олы Әтнә, Олы Мәңгәр, Яңа Кенәр белән бәйле. Аның балачагы, үсмер еллары, сугыш алды һәм фронтта үткәргән вакытлары турында истәлекле материаллар табылып тора һәм без әле дә өйрәнү эшләрен дәвам итәбез.

Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов: “Күптәннән уйлап йөргән бер уем бар: туган ягын онытмаган, туган җиренең ямен, күркәмлеген тоеп яши алган язучы беркайчан да уңышсызлыкка тармый, туган як аны баета, канатлар куеп, илһамландырып тора”,- дип дусты Рафаил Төхфәтуллинга югары бәя биргән. Гариф Ахунов белән Рафаил Төхфәтуллин Әлмәт шәһәрендә яшәгәндә язучылар берлегендә кулга-кул тотынып эшләгәннәр, гаиләләре белән аралашканнар. Бүгенге көндә дә аларның балалары әтиләренең иҗатларын барлап һәм тулыландырып бер-берсенә ярдәм итеп яшиләр.

Татар әдәбиятында үз эзен калдырган, Бөек Ватан сугышында корал тотып илебезне саклаган, истә калырлык үз геройлары белән танылган каләм иясе Рафаил Төхфәтуллинның иҗаты онытылмасын иде.

 “Казан арты” тарих-этнография  музее

 директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/frontovik-yazuchy-yaktashybyz-rafail-tkhftullin



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение