События

“Әти-әни күрә алмады” 24.03.2020

“Әти-әни күрә алмады”

Корайван авылыннан Фәнис Әхмәтханов шәхси хуҗалыкны үстерүгә керткән өлеше өчен район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

“Минем төп ярдәмчеләрем шушылар инде, – диде мәктәптән кайтып кергән уллары Сәйдәш белән Кәримгә, хатыны Гүзәлгә күрсәтеп. – Хәзер өсләрен алыштыралар да терлекләр янына чыгып китәләр”.

Аларга нәни уллары Инсаф та иярде. Беренче булып ул сәнәккә килеп тотынды.

– Мин гаиләдә төпчек бала. Әти авылда, безнең янда каласың, дип үстерде. Шуңа читкә каеру турында уйламадым да. 5нче сыйныфта укыганда әти белән колхозда сарык көтүе көттем, 7-8 сыйныфта комбайнда эшләдем. Армиядән кайтканнан соң шофер, аннан механик, инженер булдым. Әтнәдәге техникумны, авыл-хуҗалыгы институтын тәмамладым. 2011 елларда фермерлар барлыкка килә башлады. Мин дә үземне сынап карарга булдым. Башта 27 гектар пай җирләрен алдым. Печән чәчтем. Тик артык табыш булмады. Гаилә фермасы төзеп карарга булдым. Суыткыч, транспортер һәм башка җиһазлар алдым. 900 мең сум субсидия бирделәр. Грантка баллар җитмәде. Ул вакытта фермер булырга теләгәннәр күп иде, – диде Фәнис.

Хәзер Фәнис Әхмәтхановның 25 савым сыеры, таналары, бозаулары (барысы 50 баш мөгезле эре терлек), 200 гектар җире (җирләрне арендага алган, аның өчен гектарына мең сумнан түли), 10 төрдән артык авыл хуҗалыгы техникасы бар. “Махсус программа нигезендә сатып алган техника акчасының 40 процентын хөкүмәт кире кайтарды”, – диде фермер.

Узган ел уңыш яхшы булган. Үзләренә генә түгел, сатарга да җиткән. Бүгенге көндә 400 литр сөт савып алалар. Бер сыерга 17-18 литр. Урнаштыру мәсьәләсе дә җайга салынган – литры 25-26 сумнан сөт комбинатына тапшыра. 

– Гаиләбез белән эшлибез. Гүзәл – савымчы. Балалар ярдәмче. Бер эшче бар. Хезмәт хакы түлим. Калганын үзем башкарам. Әле сез килгәндә техника төзекләндерә идем. Язгы чәчүгә әзерләнәбез. Язгы-көзге эшләр вакытында вакытлыча эшчеләр яллап эшләтәм, – диде Фәнис. – Күңелне әрнеткән бер ягы гына бар – әти-әни бу хезмәтләрне күрә алмады. Бер култык салам алып кайтырга куркып торган кешеләр иде инде. Эшләгән, иренмәгән кешегә авылда да яшәргә була. Дөрес, азапланасың инде. Терлекләрне калдырып беркая да чыгып китеп булмый. Шул ук вакытта колхозда 15 меңгә эшләү дә түгел. Барлык керем үзеңә. Зарлана торган урыным юк.

Килешәм. Ике катлы йорт төзеп чыкканнар. Нәкъ шәһәрчә, бөтен уңайлыклары белән. “Авыл җирендә йорт төзүчегә ярдәм йөзеннән 800 мең сум акча бирделәр, анысы. Ул да бик зур ярдәм булды”, – диде Фәнис.

– Тырышырга туры килә. Үзебез өчен бит, – дип өстәде Гүзәл.

Иртән дүрттә алар аяк өстендә инде. Һәм кичке җидегә кадәр. Авыл җирендә көнне төнгә ялгап эшләгәндә генә шундый муллыкта яшәргә була.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ti-ni-kr-almady


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение