События

Арча агросәнәгать көллиятендә пешекчеләр көч сынашты 03.12.2015

Арча агросәнәгать көллиятендә пешекчеләр көч сынашты

23 — 25 ноябрь көннәрендә Үрнәк бистәсендә урнашкан Арча агро-сәнәгать  һөнәр көллиятендә World Skills Russia чемпионатының сайлап алу конкурслары уздырылды. Көллият укучылары җәмәгать туклануы өлкәсенә кагылышлы өч компетенция буенча осталыкларын  күрсәттеләр.

23 ноябрь көнне кондитерлар ярышты. Казан экспертлары җибәргән бирем буенча катнашучылар ике төрле птифур әзерләргә һәм тортлар бизәүдә кулланыла торган мастикадан ике төрле композиция ясарга тиеш иде.

24 ноябрьдә пешекчеләр көч сынашты. Катнашучылар тавык итен кулланып ризык пешерделәр һәм панакота десертын ясадылар.

25 ноябрьдә татар халык ашларын әзерләү буенча конкурс үткәрелде. Укучылар гөбәдия һәм токмачлы аш пешерүдә осталыкларын күрсәттеләр.

Нәтиҗәләр Казанга компетенцияләр үзәгенә җибәрелде. Компьютер балларны эшкәртеп, җиңүчене билгели. Җиңүче дип билгеләнгән укучылар Казанда үткәреләчәк чемпионатта катнашачаклар.

Чыганак: http://arskmedia.ru/2015/12/03/48826/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение