События

Аның егетләре уңыш яулый 22.03.2020

Аның егетләре уңыш яулый

Мөрәледән көрәш тренеры Марат Әхмәдиев үзенә бер кызыклы шәхес. Без ул тәрбияләгән көрәшче егетләрнең уңышларын күреп торабыз.

Авылда вакытта анда тәрбияләнгән Урта Курсадан Рәниф Нурисламов яңа гына булып үткән Алабугадагы көрәштә чемпион калды. Сарай-Чокырча авылыннан Айдар

Мөхәрләмов авыр үлчәүдә өченче урынны алды. 

Без Марат Әхмәдиевны редакциягә кунакка чакырдык.

– Күләгәдә калырга яратам, мине мактап язмагыз, – диде ул. – Хәзер аларның тренерлары башка. Рәниф педагогика көллиятендә укый, тренеры – Фәнис Зарипов. Айдар Үрнәктә, тренеры Илүс Әскәров. Егетләр ышанычлы кулларда.

Чемпион Рәниф Нурисламов белән дә сөйләштек. 2018 елда Россия чемпионы булды. Ул вакытта аның тренеры Марат Әхмәдиев иде. Ә беренче тренеры – Мөдәрис Лотфуллин. Хәзер – Фәнис Зарипов. Рәниснең тренерлардан бәхете бар.

Маратның ярышларда ничек итеп көрәшчеләре өчен ут йотканын күрсәгез иде сез! Менә хәзер сикереп чыга да үзе көрәшә башлый дип көтәсең. Кызыклы әңгәмәдәш тә ул. Аның зур кулларына игътибар итми калмыйсың. Сөйләшә торгач, әнисенең әтисе Югары Курсадан Салихҗан Абдуллинның данлыклы көрәшче булганын да белдек.

– Мәскәүдә көрәшеп, кара айгыр алып кайткан кеше ул безнең бабай! – дип тә шаккатырды. – Сугышта үлгән. Элек Югары Курсаны Батыр Курса, көрәшчеләр Курсасы дип йөрткәннәр. Тамырлар ничектер шунда барып тоташа кебек...

Марат үзе 10 яшьтән көрәшә. Республикада җиңгән вакытлары булды. Беренче тренеры – Шәйдулла Сәлахов. 

– Ник алга таба да шөгыльләнмәдегез? Әллә нинди зур җиңүләргә ирешкән булыр идегез. 

– Минем үкенеч бу. Авыл сабантуйларына карап ятканбыз.

– Сез көрәшчеләр тәрбиялисез. Иң мөһиме нәрсә?

– Беләктәге көч берни түгел. Рухи яктан нык шәхесләр тәрбияләргә тиеш без.

– Көрәшкә малайларны ничек туплыйсыз?

– Әти-әниләрнең кайберләре каршы, имгәнер дип куркалар. Улларының шөгыльләнеп, чыныгып, көрәшеп үсүләрен, рухи яктан нык, чын ир-егет булып өлгерүләрен күрү һәр әти-әни өчен бәхет дип уйлыйм. Көрәшкә малайлар үзләре килә, үзебез дә сайлыйбыз, чакырабыз. Сикертән, Курса-Почмак, Урта Курса мәктәпләрендә көрәш алып барам. Һәр мәктәптә 10–15ләп малай. Шартлар бар. Мин үзем 40 яшькә кадәр көрәштем. 1987 елда 14 яшьтә республикада 1нче урынны алдым. Ул елларда Арча районы бик көчле иде. Көрәшкәнне яраталар иде... Бүләк өчен көрәшмәдек. Тәрбия икенче иде...

– Хәзер авылларда балалар күп түгел.

– Күп бала белән эшләве кыен. Аз булсалар уңайрак. Безгә түләү нигездә нәтиҗә буенча. Көрәштә бала курка-курка өйрәнә. Ярышлар аларга бик кирәк. Бала көндәшләре белән очрашырга ияләнә. Курыкмый башлый. Район башлыгына рәхмәт, көрәшкә игътибар бирә. Ярышлар үткәрелеп тора. Өлгер генә. Үсеш китте... 7–8 мең сумга эшләп йөргән вакытлар булды. Хәзер түләү дә башка.

– Көрәш кагыйдәләрен үзгәрттеләр.

– Ул яңа кагыйдәләргә ачу килә иде. Татар көрәшенең ямен бетереп... Хәзер яңадан үзебезнең көрәш кагыйдәләренә кайтабыз...

– Уңышлар!

Румия Надршина



видеода: тренер, көрәшче Марат Әхмәдиевның бабасы Салихҗан Абдуллин турында әнисенең апасы сөйли.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/any-egetlre-uysh-yaulyy



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение