События

Ике буын шагыйрьләре очрашты 04.04.2023 Ике буын шагыйрьләре очрашты
Арча җирлегендәге тәҗрибәле язучылар һәм яшь шагыйрьләр фатирник форматындагы әдәби-музыкаль кичәдә иҗатлары белән уртаклашты. Үзенчәлекле формат: каләм тибрәтүчеләр гүя бер фатирга җыелды. Биредә “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әһелләре һәм яшь иҗатчылар фикер алышып, шигърият дөньясында илһамланды.
Мондый очрашуның төп оештыручылары – яшьләр белән бер дулкында булучы “Идел” журналы һәм шәһәребезнең үзәк китапханәсе. Агымдагы елның март аеннан старт бирелгән республикакүләм “Яңа исем” проекты төрле районнар буйлап яшь шагыйрьләрне һәм язучыларны барлый.

Күлтәс халкына нәсел шәҗәрәләре эшләп тапшырылды 03.04.2023 Күлтәс халкына нәсел шәҗәрәләре эшләп тапшырылды
Күлтәс авылы халкына яки гаиләләргә Казаннан нәсел шәҗәрәләре төзеп кайтарылды. Менә шул әзер шәҗәрәләр Күлтәс авылы клубында “Нәсел җебем – шәҗәрәм” дип аталган кичәдә авыл кешеләренә тапшырылды. Шәҗәрәләр үзебезнең авылдан чыккан шәхесләр Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Зәкәрия кызы Габдрахманова һәм Татарстан медицина техникасы һәм фармациясе дәүләт унитар предприятиесенең генераль директоры Олег Зәкәрия улы Акбәров ярдәме, тырышлыгы белән эшләнде. Бу кичә туган авылыбызның зур хөрмәткә лаек, олы йөрәкле шәхесләрен зурлау, игелекле эшләре өчен рәхмәт әйтү йөзеннән оештырылды. 

Өмәләр дәвам итә 02.04.2023 Өмәләр дәвам итә
Арча шәһәрендәге “Шәрык” территория үзидарәсе җитәкчесе Ринат Сафин катнашында шушы территориядә яшәүчеләр өмә оештырдылар. 10 яшьтән 75 яшькә кадәр 50ләп кеше катнашты өмәдә. Мәчет территориясен, балалар паркын, тыкрыкларны җыештырдылар. Бергәләп эшләүдән һәркем канәгать калды. Бигрәк тә ураза аенда игелекле эшләрне күбрәк эшлик.

Арчаның яшь педагоглары 45 команда арасында 2нче урынны алды! 01.04.2023 Арчаның яшь педагоглары 45 команда арасында 2нче урынны алды!

Котлыйбыз! Һөнәр осталыгы буенча III нче төбәкара конкурс булды ул - «Педагогия олимпиадасы»!

Яшь педагоглар конкурсы КФУның "IT-лицей" базасында үтте. Һөнәр осталыгы буенча алар заманча дәрес  күрсәттеләр һ.б. Афәрин арчадар, 45 команда арасында 2 нче урынны алдылар!

Арча Мәдәният йортында җиде номинацияне үз эченә алган “Милли хәзинә” район бәйге-фестиваленең финалы узды 31.03.2023 Арча Мәдәният йортында җиде номинацияне үз эченә алган “Милли хәзинә” район бәйге-фестиваленең финалы узды

Бәйгегә һәр авыл җирлеге кушылды. Өлкәннәр дә, яшьләр дә күп катнашты. Яңа талантлар барланды

Фольклор күренеш, инструменталь ансамбль, вокал, дуэт, хореография, сәнгатьле сөйләм, декоратив-гамәли сәнгать һәм халык һөнәрләре буенча чын ярыш оештырылды. Алдагы елларда бөтен районны гөрләткән бәйгеләрнең дәвамы буларак, монысында да талантлы Арча ягы халкы үзен төрле яктан танытты, моңа кадәр күрмәгән, ишетмәгән, белмәгән, әлеге бәйге булмаса, киләчәктә дә күләгәдә калу ихтималы янаган яңадан-яңа осталар калкып чыкты. Өч сәгатькә якын дәвам иткән финал ярышында аларның иң-иңнәре осталыкларын күрсәтте, кул эшләре күргәзмәләре бары тик чын күңелдән соклану хисләре уятты.

Якташларыбыз югары дәүләт бүләкләренә ия булды 30.03.2023 Якташларыбыз югары дәүләт бүләкләренә ия булды

Якташларыбыз Габделфәт Габдрахман улын һәм Сания Юныс кызын югары дәүләт бүләгенә ия булулары белән котлыйбыз, яңа иҗади уңышлар телибез!

Җырчы Габделфәт Сафин – “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медале, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.

Югары дәүләт бүләкләрен 30 март көнне Кремльнең Туп утары бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин тапшырды.

Якташыбыз Фәйзрахманов Илфат Хәким улын туган көне белән котлыйбыз! 29.03.2023 Якташыбыз Фәйзрахманов Илфат Хәким улын туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 29 март көнне, якташыбыз Фәйзрахманов Илфат Хәким улының туган көне.

Хөрмәтле Фәйзрахманов Илфат Хәким улы! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне туган көнегез белән котлый! 

Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!

Яңа Кенәрдәволейбол турниры 28.03.2023 Яңа Кенәрдәволейбол турниры
Яңа Кенәрдә иртәнге унда башланган волейбол турниры кичкә кадәр дәвам итте.

Андагы азарт, эмоцияләрне әйтеп -аңлатып бетерерлек түгел. Йөз кат ишеткәнче бер күрүең яхшы, дип тикмәгә генә әйтмиләр шул. Чәчләренә чал кергән абзыйларның уйнавын күрсәгез шаккатасыз. Яшь чакларында нинди булгандыр алар!?

Ришад Сәйфетдинов җиңүче! 27.03.2023 Ришад Сәйфетдинов җиңүче!
Татарстан Республикасында "Россиянең Ел укытучысы-2023" Бөтенроссия конкурсының региональ этабында "Педагогик дебют" номинациясендә Арчаның алтынчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы  Сәйфетдинов Ришад Фәннур улы икенче урын алды! Ришад Фәннур улы 100 мең акчалата приз һәм теплоходта ял итү юлламасы белән бүләкләнде.

Фирдинат Фәттиев: «Мин бер алынган эшне ахырына җиткерми тукталмыйм» 26.03.2023 Фирдинат Фәттиев: «Мин бер алынган эшне ахырына җиткерми тукталмыйм»

Фирдинат Фәйзи улы гаиләдә икенче бала булып, тормышның авыр чорында – 1945 елның 16 сентябрендә Олы Мәңгәр авылында дөньяга килә. Тәртипле, зур хезмәт кешеләре булган ата-ананың балалары да аларның исемнәренә тап төшермәскә тырышып яши. Өч егет үстерәләр, өчесе дә Казан Дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлыйлар. Иң кечеләре Фаил Ижевск шәһәрендә  техник-механик институтында эшләде, техник фәннәр докторы, профессор.

Фирдинат Фәттиев институтны тәмамлагач Арчаның 2нче номерлы урта мәктәбенә укытырга кайта. Аннан район мәгариф бүлегенә методист итеп алалар. Шунда 12 ел инспектор була. 1983 елның гыйнварында Арчаның кичке мәктәбенә директор итеп билгеләнә.

Әлифба музеенда әлифбачыларны искә алдылар 25.03.2023 Әлифба музеенда әлифбачыларны искә алдылар
Арча педагогика көллиятендә "Әлифба" музеенда Рәмзия Вәлитовага 109 яшь тулу уңаеннан очрашу һәм соңыннан Корьән ашы үткәрделәр. Әлеге зур чараны Әлифба музее җитәкчесе Дамир Таҗиев көллият җитәкчелеге ярдәмендә оештырды. Очрашуга Рәмзия Вәлитова укучылары, бергә эшләгән хезмәттәшләре килде. Очрашу бик эчтәлекле оештырылган. Әлифбачылар Рәмзия Вәлитова һәм аның тормыш иптәше Сәләй Гататовичны зурлап искә алдылар. Студентлар концерт та күрсәттеләр. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Район башлыгы яңа мәктәп төзелеше белән танышты 24.03.2023 Район башлыгы яңа мәктәп төзелеше белән танышты

Илшат Нуриев Арчабаш микрорайонында төзелеп килүче яңа мәктәп төзелеше белән танышып кайтты.

Әлеге мәктәп “Мәгариф” милли проекты кысаларында төзелә. Объект төзелешенә кагылышлы төп мәсьәләләр буенча фикер алышынды

Көтек авылында мәчет ачылды 24.03.2023 Көтек авылында мәчет ачылды
Ул авылның иң матур урынында, элеккеге мәчет нигезенә салынган. Мәчет төзү турында карар узган елның маенда гына мәхәллә җыелышында кабул ителгән иде. Июньдә беренче нигез ташлары салынган Аллаһ йорты шушы авыл фермеры Дамир Шакирҗанов тырышлыгы белән бер ел булганчы төзелеп тә бетте. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга Казаннан да,Арчадан да кунаклар күп килгән иде. Алар барысы да мәчетнең мөселманнар белән һәрчак тулу булуын теләделәр. Әледән үк анда ислам нигезләрен өйрәнү өчен дәресләр бирелә башлану турында хәбәр ителде.

Юбилей концерты: Габделфәт Сафинга – 60, әтисенә – 100 яшь (»Интертат, Рузилә Мөхәммәтова) 23.03.2023 Юбилей концерты: Габделфәт Сафинга – 60, әтисенә – 100 яшь (»Интертат, Рузилә Мөхәммәтова)
Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафинга 60 яшь, әтисенә – 100. Ә инде иҗатына 35 ел икән. Габделфәт Сафинның «Пирамида»дагы чираттагы концерты шушы 3 датага багышланган иде. Чакыру билетына да шулай язылган, җырчы үзе дә сәхнәдән шулай диде.

Якташыбыз Әскәров Вәнил Вәкил улын туган көне белән котлыйбыз! 22.03.2023 Якташыбыз Әскәров Вәнил Вәкил улын туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 22 март көнне, якташыбыз Әскәров Вәнил Вәкил улының туган көне! 

Хөрмәтле Ванил Вакилович! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!

Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!

Якташыбыз Булат Сәлаховны туган көне белән котлыйбыз! 21.03.2023 Якташыбыз Булат Сәлаховны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 21 март көнне, якташыбыз, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы (2012), язучы Булат Сәлаховның туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!

Булат Нуретдин улы Сәләхов 1952 елның 21 мартында хәзерге Арча районы Алан авылында туа. Алан башлангыч, 1963-1968 елларда Югары Курса сигезьеллык мәктәпләрендә укый. 1968-1970 елларда Кукмара һөнәр училищесында белем ала, Казан киез итек фабрикасында эшли. 1972-1974 елларда Байконурда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1974 елда комсомол юлламасы белән Яр Чаллы шәһәренә килә, 15ел Кама автомобиль заводы төзелешендә эшли.

Якташыбыз Сабиров Азат Наил улын туган көне белән котлыйбыз! 21.03.2023 Якташыбыз Сабиров Азат Наил улын туган көне белән котлыйбыз!
Хөрмәтле Азат Наилович! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне туган көнегез белән тәбрикли!

Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!

Арча язучылары журналист, публицист Рәфикъ Юнысны туган ягында искә алды 20.03.2023 Арча язучылары журналист, публицист Рәфикъ Юнысны туган ягында искә алды

«Исән булса, 1 мартта Рәфикъ абыйга 80 яшь тулган булыр иде», - диде Рөстәм Галиуллин.

Якташ язучылар – шагыйрьләр, популяр җырлар авторлары Наил Касыйм, Сания Әхмәтҗанова, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире һәм урынбасары, язучылар Рөстәм Галиуллин белән Вакыйф Нуриев журналист, публицист, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Рәфикъ Юнысның каберенә – Арча районы Кәче авылына зыярәт кылды.

Бүген якташыбыз Валиуллин Ренат Нәкиф улының туган көне! 19.03.2023 Бүген якташыбыз Валиуллин Ренат Нәкиф улының туган көне!
Бүген,19 март көнне, якташыбыз Валиуллин Ренат Нәкиф улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!

Валиуллин Ренат Нәкиф улы - 1972 елның 19 нчы мартында Арча районының Урта Сәрдә авылында туа.

Иске Масрада гомер иткән Хәниф Абдрахмановка 95 яшь 18.03.2023 Иске Масрада гомер иткән Хәниф Абдрахмановка 95 яшь
65 ел бергә гомер итәләр. Юбилярны котларга район хакимиятеннән һәм Сеҗе авыл җирлегеннән дә килделәр. Хәниф абый җаваплы эшләрдә эшләгән кеше. Бригадир, сельпо рәисе урынбасары, сельпо рәисе. Әлбәттә, кеше белән эшләве җиңел булмагандыр. Каимә апа Әзәк авылыннан. Бергә-бергә өч малай тәрбияләп үстерәләр. "Малайлар әйбәт булды", - ди Хәниф абый. Юбилейга балалары, оныклары кайткан. Матур итеп табын әзерләгәннәр. Түрдә Хәниф абый белән Каимә апа. Исән-сау булсыннар. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Сикәлтәле, әремле юлдан барып кара! Бүген инде күзләре күрми... 17.03.2023 Сикәлтәле, әремле юлдан барып кара! Бүген инде күзләре күрми...
Туган авылым Айванда 90ны узганнар бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе – Мәдинә апа Миңнуллина. 15 еллап инде күзләре күрми. Әйбәт апа булып хәтердә калган ул. Айванда өч урам: өске, урта һәм түбән урам. Мәдинә апа белән Азак абый өске урамның авыл башында яшәделәр. Азак абый мәрхүм инде, Мәдинә апа Айванның яңа урамында кызы Хаҗия белән Мөдәрис гаиләсендә яши. Әмма инде урын өстендә. Без килгәч, торып утырды үзе. Начар ишетә. Сөйләшеп, аңлашып булмады, бераз утыргач:  “Ятам”, - диде.

“Сәнгать осталары” бәйгесендә ике коллектив Гран-прига лаек булды 16.03.2023 “Сәнгать осталары” бәйгесендә ике коллектив Гран-прига лаек булды

Арча балалар сәнгать мәктәбендә Sforzando – “Сәнгать осталары” республика форумы узды.

“Sforzando” (“Тырышлык”) башкару сәнгатен үстерүче төбәк иҗтимагый хәйрия фонды Татарстанда 2014 елдан бирле эшләп килә. Фондның максатлары булып республиканың музыкаль мәдәниятен үстерү, классик музыканы популярлаштыру һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү, классик сәхнәнең яңа яшь йолдызларын эзләү, аларның талантын дөнья сәхнәсендә тормышка ашыруда ярдәм итү һәм шуның белән музыка сәнгатен пропагандалау тора.

Юбилей уңаеннан 15.03.2023 Юбилей уңаеннан
"Россельхозцентр"ның Арча районы филиалы баш агрономы Әхмәт Хәкимҗановка 65 яшь тулу уңаеннан Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, ТРның авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров юбилярны намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләде. "Россельхозцентр" җитәкчесе Виталий Новичков шулай ук юбилярга тырыш хезмәте өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Котлыйбыз! Исән-сау, тигезлек, балалар бәхете белән яшәргә язсын!

Арча районына дүрт Рәсәй чемпионы кайтты! 14.03.2023 Арча районына дүрт Рәсәй чемпионы кайтты!

10-11 нче мартта Казан шәһәрендә көрәш буенча 13-14, 15-16, 17-18 яшьлек егетләр арасында Россия беренчелеге булып узды.

Татарстан җыелма командасы составында
Арча районыннан 4 егет катнашты: Юсупов Ильсаф (Лесхоз мәктәбе), Галлямов Данил (АСОШ 6), Валиахметов Дияз (Кәче мәктәбе), Муратов Динияр (АПК) һәм 4се дә Россия  чемпионы булдылар.

Юлбарысны да татарча сөйләштерәләр 14.03.2023 Юлбарысны да татарча сөйләштерәләр
Гаиләсе белән Казан шәһәрендә яшәүче Наласа кызы Гөлназ Галиуллина кечкенәдән иҗатка гашыйк. Мәктәп елларында татар теле һәм әдәбияты фәненнән төрле бәйгеләрдә адынгы урыннарны яулап, шигырьләр иҗат итсә дә, хезмәт юлын исәп-хисап эше белән бәйли ул. Тик күңелендә булган иҗадилык тынгылык бирми Гөлназга. Бүген ул үзенең татар телендәге Ютуб каналын булдырып, балаларга әкиятләрен тәкъдим итә.

Быел Арчада беренче тапкыр “Мисс Метелица” бәйгесе узды 13.03.2023 Быел Арчада беренче тапкыр “Мисс Метелица” бәйгесе узды

Әлеге матурлык, талант һәм мода бәйгесенең 20 елга якын тарихы бар. Язның беренче аенда уздырылучы бу чара Татарстан һәм Башкортстан шәһәрләрендә традицион рәвештә ел да уздырылып килә.

Бәйрәмгә тиң әлеге бәйгенең чираттагысы Арча педагогия көллиятендә үтте. Төп оештыручы һәм иганәче “Метелица” компаниясе.

Наласа мәчетенә яңа ай куелды 12.03.2023 Наласа мәчетенә яңа ай куелды
Бүген авыл өчен истәлекле көн : мәчетнең ае яңартылды. Нәрсә дисәң дә , көн саен була торган вакыйга түгел. Зур һәм шактый чыгымлы эш. Элеккесе моннан 30 еллар элек , мәчет ачылганда куелган иде. Анысын авылдашыбыз Гали ага Мифтахов эшләткән булган. Вакытында бик күркәм ай иде,ләкин еллар үтү белән төсен җуйды.

Тирәбездә - яхшы кешеләр 12.03.2023 Тирәбездә - яхшы кешеләр

Соңгы вакытта гына да Арчадагы өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен йорт-интернатта шактый гына төзекләндерү эшләре алып барылды.

"Иганәчеләргә, безнең турында кайгырткан һәркемгә зур рәхмәт!" - диде директор Рәисә Хөснетдинова

Төп белемне шушында бирәләр 11.03.2023 Төп белемне шушында бирәләр

9 мартта Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә укучылар белән хуҗалыклар җитәкчеләре очрашты. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин катнашты.

Көллият директоры Зөлфәт Дәүләтбаев соңгы елларда көллияттә булган үзгәрешләр, тудырылган шартлар, хуҗалыклар белән хезмәттәшлек турында сөйләде

Бүген якташыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрдия Фәтхрахман кызы Сәфәргалиеваның туган көне –70 яшьлек юбилее! 10.03.2023 Бүген якташыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрдия Фәтхрахман кызы Сәфәргалиеваның туган көне –70 яшьлек юбилее!
Бүген 10 март көнне, якташыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрдия Фәтхрахман кызы Сәфәргалиеваның туган көне! Аны гомер бәйрәме – 70 яшьлек күркәм юбилее белән ихластан котлыйбыз! Саулык-сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете һәм якыннары, балалары белән бергә булып, озак еллар шулай иҗат дәрте белән илһамланып яшәвен телибез.

Сәфәргалиева Фәрдия Фәтхрахман кызы  1953 елның  10 мартында   ТАССРның Арча районы Урта Бирәзә  авылында укытучылар - Бибинур Әхмәтҗан кызы һәм Фәтхерахман Фәйзрахман улы Фәйзрахмановлар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә.

Йөзъяшәр әбигә күчтәнәчләр 09.03.2023 Йөзъяшәр әбигә күчтәнәчләр
Район башлыгы Илшат Нуриев Иске Ашыт авылында яшәүче, 103 нче яше белән баручы Мәдинә Шәрәфиеваны бәйрәм белән котлады, чәчәкләр күчтәнәчләр бирде.

Арчалар беренче һәм икенче урыннарны яулады 08.03.2023 Арчалар беренче һәм икенче урыннарны яулады
Март башында Мамадышта сыер савучылар һәм механизаторлар арасында ярышлар булды.Арча районыннан Татарстан чемпионатында  механизаторлар командасы беренче, савымчылар командасы икенче урынны яулады.

8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән! 08.03.2023 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән!
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне җиткерәм. 

Район башлыгы бәйрәм белән котлый Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/raion-baslygy-bairam-belan-kotlyi 08.03.2023 Район башлыгы бәйрәм белән котлый Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/raion-baslygy-bairam-belan-kotlyi

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев гүзәл затларны бәйрәм белән тәбрик итә. 

Кадерле хатын-кызлар! Сезне ихлас күңелдән язның иң матур бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. 

Бүген якташыбыз Шамил Сабир улы Әхмәтҗановның туган көне! 07.03.2023 Бүген якташыбыз Шамил Сабир улы Әхмәтҗановның туган көне!
Бүген, 7 март көнне якташыбыз, җырчы, ТАССРның халык артисты Шамил Әхмәтҗановның туган көне.

Шамил Сабир улы Әхмәтҗанов 1941 елның 7 нче мартында Курса-Почмак авылында мулла гаиләсендә туа.

1959 елда Казанбаш авылы урта мәктәбен тәмамлый. Казанга килгәч, һөнәр училищесында укып, слесарь булып эшли башлый.
Балачактан ук Шамил сәнгатькә гашыйк була, җырларга ярата һәм заводтан И.В.Әүхәдиев исемендәге музыка училищесына укырга килә, аның вокал бүлеген тәмамлый.

Кәче мәктәбендә кызыклы очрашу 06.03.2023 Кәче мәктәбендә кызыклы очрашу
Ватанны саклаучылар коне унаеннан Кэче мэктэбендэ "Егетлэрме, кызлармы?" дип исемлэнгэн чара уткэрелде. Егетлэрнен "Ялкын" һәм кызларнын "Ук" командалары турникта тартылу, скакалкада сикеру, дартс, идэннэн этелу, урыннан озынлыкка сикеру төрлэре буенча ярыштылар, хэрби эзерлек кунекмэлэрен курсэттелэр, викторина сорауларына жаваплар бирделэр. Кичэбезнен кунагы - хэрби хезмэтен Чечня сугышында утэп кайткан, янгын вакытында бала гомерен коткарып калган Кэче авылы герое Закиров Илгизэр Илсур улы.

Бәйрәм ашы – кара-каршы 06.03.2023 Бәйрәм ашы – кара-каршы

Казан шәһәрендә “Сәйдәш“ Мәдәният йортында республиканың авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.

Бу юлы бирегә шәһәрдәге ярминкәләрдә, Сабантуй бәйрәмен үткәрүдә актив катнашучы кешеләр чакырылган иде.

Безнең районнан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин, “Северный“ хуҗалыгыннан Илһам Нургалиев, “Яңарыш“тан Наилә Авзалова, “Кырлай“дан Юрий Казаков, “Кырлай икмәге“ ширкәтеннән Зилә Шәйхетдинова, “Заря“дан Ирек Закирҗанов, Ашытбаштан Рәис Шәкүров, Арча сыр заводыннан Динә Әхмәтханова, шәхси эшмәкәр Альберт Галәветдинов катнашты.

Аларны шахмат берләштерә 06.03.2023 Аларны шахмат берләштерә

Ватанны саклаучы көне уңаеннан район Мәдәният йортында шахмат турниры үтте. Аны район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, шахмат федерациясе оештырды.

Әлеге федерацияне үзе дә әлеге уенга чын күңелдән бирелгән Марсель Хәлилов җитәкли.

Ашытбаш егете Булат Шәйхетдинов җиңүләр яулый 06.03.2023 Ашытбаш егете Булат Шәйхетдинов җиңүләр яулый
Гыйнвар ахырында Саба чаңгы ярышында 15 км араны Ашытбаштан Булат Шәйхетдинов тң беренче булып үтте. Инде менә Яшел Үзән шәһәрендә чаңгы марафонында 15 км.ны уңышлы үтеп, финишка 1нче килде. Котлыйбыз! Булат студент. Казанда югары уку йортынды укый. Уңышлар телибез егеткә! Көн саен чаңгыда йөрим, ди. Тырышсаң, уңышлар килә шул

Әби-бабайлы булу рәхәт 05.03.2023 Әби-бабайлы булу рәхәт

Иске Иябаш авылыннан Данияр Әхмәтгалиев “Сабантуй” журналы үткәргән “Әбием киңәшләре” бәйгесендә җиңү яулады.

Узган елның 1 апрелендә игълан ителгән “Әбием киңәшләре” бәйгесе ике номинациядә үтә. Укучылар үзләренең яраткан, кадерле әбиләре яки дәү әниләре, аларның киңәшләре турында инша һәм видеолар җибәргән. Бәйгедә аеруча актив катнашкан районнар исемлегендә безнең Арча районы да бар.

Арча стадионында район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы чаңгы ярышы оештырды 04.03.2023 Арча стадионында район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы чаңгы ярышы оештырды

Арча стадионында район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) чаңгы ярышы оештырды.

Барысы 46 башлангыч профсоюз оешмасыннан 168 кеше чаңгы ярышында катнашты. Ярышлар хатын-кызлар һәм ир-егетләр арасында 40 яшькә кадәр һәм 40 яшьтән соң аерым үткәрелде. Хатын-кызлар эстафетасында командада 4әр  кеше 1 км, ә катнаш эстафетада командада 2 хатын-кыз һәм 2 ир-егет 1 км араны үтте. Ярышлар каты барды. Берәүнең дә сынатасы килмәде.

“Запорожец”лар һәм ретромашиналар белән мавыгучылар клубы автоузышлар үткәрде 03.03.2023 “Запорожец”лар һәм ретромашиналар белән мавыгучылар клубы автоузышлар үткәрде

“Запорожец”лар һәм ретромашиналар белән мавыгучылар клубы 23 февраль көнне автоузышлар үткәрде. Ярышлар Арча ипподромында узды.

Әлеге оешманы якташыбыз Яңа Кырлай егете, ветеран әфганчы Илнур Яруллин җитәкли. Клубның төп максаты – ретромашиналар белән кызыксынучыларны берләштерү, үзара ярдәмләшү, күргәзмә чыгышлар һәм автоузышлар оештыру. Менә инде 13 ел рәттән Илнур Яруллин һәм “Сугышчан туганлык” оешмасы әгъзалары тарафыннан оештырылган бу ярышлар зур бәйрәм кебек уза.

Гүзәл Идрисова сөенечле яңалыктан сүзсез калган: «Көттем, әмма шулай тиз булыр дип уйламадым» 02.03.2023 Гүзәл Идрисова сөенечле яңалыктан сүзсез калган: «Көттем, әмма шулай тиз булыр дип уйламадым»
Гүзәл Идрисовага “Татарстанның атказанган артисты” исемен биргәннәр. Җырчыны тәбрикләргә дип шалтыраткач, ул сүзсез калды. Әлбәттә, бу исемне көткән. Әмма менә шулай тиз арада бирерләр дип уйламаган.

Районыбыздагы бер яшь гаиләгә торак субсидиясе тапшырылды 01.03.2023 Районыбыздагы бер яшь гаиләгә торак субсидиясе тапшырылды

Гүзәлия һәм Нияз Гатауллиннар гаиләсенә дәүләт субсидиясен район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов тапшырды.

«Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» торак программасын гамәлгә ашыру кысаларында Арчада яшәүче Гатауллиннар гаиләсе торак бәясенең 35% күләмендә түләүсез дәүләт субсидиясе алды.

Арчада картинг буенча ярышлар узды 28.02.2023 Арчада картинг буенча ярышлар узды
Арча ДОСААФы автодромында картинг буенча ярышлар узды. Ул Ватанны саклаучылар көненә багышланган бу чараны Арча эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсенең "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы"  идарәсенең район бүлекчәсе Арча ДОСААФыбелән берлектә  оештырды. 

Арчалар көмеш медаль алып кайттылар 27.02.2023 Арчалар көмеш медаль алып кайттылар
Татарстан Республикасы ДОСААФында пневматик мылтыктан ату буенча финал ярышлары булды. Ярышлар Советлар Союзы Герое. Б.К.Кузнецов истәлегенә үткәрелде. 

Ана йөрәге күз яшьләрен тыеп кала алмады... 27.02.2023 Ана йөрәге күз яшьләрен тыеп кала алмады...
Сарай Чокырчада авылның батыр йөрәкле егете, Россия армиясе капитаны Гәләветдинов Айрат Әхәт улының якты истәлегенә багышланган кичә үтте. "Бөтен гомерен Ватанны саклауга багышлаган бу бөркет йөрәкле егет безнең күз алдыбызда үсте. Аның турында бер генә кеше дә начар сүз әйтә алмас. Һәрвакыт сабыр, үтә аз сүзле, тыныч холыклы алыптай гәүдәле егет әдәплелекнең чын үрнәге булды. Аның авызыннан сүгенү сүзе түгел, кычкырып әйткән, яки тавышын күтәреп әйткән сүз дә чыкканы булмады... Тормыш аяусыз. Күкләр Айратны үзенә алды. Яхшы күңелле кешеләр анда да кирәктер күрәсең...",  - диде кичәне алып баручылар. 

Фәнил Гарәфиев истәлегенә 26.02.2023 Фәнил Гарәфиев истәлегенә

Бүген Арча-Арена боз сараенда Фәнил Гарәфиев истәлегенә хоккей турниры узды.

Турнирны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов билгеләп үткәнчә, Фәнил Гарәфиев бик күп игелекле гамәлләре белән кешеләр күңелендә якты  эз калдырган  шәхес. Аның эшен бүген улы Фәнис лаеклы дәвам итә. Ул җитәкләгән "Арск металл" оешмасы райондагы күп кенә социаль проектларда актив катнаша, тормышта авыр хәлдә калган якташларга һәрчак ярдәм кулы суза.

Якташыбыз, 100 яшьлек ветеран Габдрахман Сафинны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар 26.02.2023 Якташыбыз, 100 яшьлек ветеран Габдрахман Сафинны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар

Татарстанның Лаеш районында Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман Сафинны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар. 100 яшьлек ветеран сканворд чишә, газета укый, хәтта шигырь һәм китап та яза.

Арча шәһәренең «Балачак» балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган ярышлар үткәрелде 25.02.2023 Арча шәһәренең «Балачак» балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган ярышлар үткәрелде
Арча шәһәренең «Балачак» балалар бакчасында 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт бәйрәме - ярышлар үткәрелде. Ярышта балалар белән бергә әтиләр, бабайлар, абыйлар катнашты. Балалар Россия сакчылары турында җырлар җырладылар һәм шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Бәйрәмгә әтиләр килгәч бигрәк күңелле шул. Алар да бит кайчандыр бакчага йөргәннәр, шаярганнар, көлгәннәр, рәхәтләнеп уйнаганнар. Без алар белән балачакның бәхетле мизгелләрен искә төшердек. Шулай ук әтиләребез, бабайларыбыз солдат булганнар, армиядә хезмәт иткәннәр. Солдат тормышының күңелле мизгелләрен сынап карадык. Әтиләребезнең зирәклекләрен, җитезлекләрен, кыюлыкларын, өлгерлекләрен тикшердек

Балалар крестьян-фермер хуҗалыкларында булдылар 24.02.2023 Балалар крестьян-фермер хуҗалыкларында булдылар
Шушмабаш мәктәбендә "Северный" хуҗалыгы белән агрокласслар оештырылды. Алар Якты Көндә Радик Бариев фермер хуҗалыгында һәм Мөндештә Хәлим Гарипов фермер хуҗалыгында булдылар. Соңыннан ресторанга кереп тамак ялгап чыктылар. Балаларга бу сәяхәт бик ошады.

Арчада Май чабу бәйрәме була 23.02.2023 Арчада Май чабу бәйрәме була

Бүген, Ватанны саклаучылар көнендә, Арча стадионында Май чабу бәйрәме гөрләячәк. Программада җыр-бию, балалар өчен уеннар, осталык класслары, коймак белән кайнар чәй, карачкы яндыру.

Башлана 11 сәгатьтә. Рәхим итегез! Күңелле булачак!

Ватанны саклаучылар көне белән! 23.02.2023 Ватанны саклаучылар көне белән!
Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелемнән котлыйм!

Һәркемгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм уңышлар телим. Гаиләгезгә тынычлык, ныклы сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның хөрмәтен һәм сөюен тоеп яшәргә язсын! Эшләрегез яңадан-яңа уңышлар китерсен!

Пошалымнар бәхетле халык 22.02.2023 Пошалымнар бәхетле халык
Пошалымнар бәхетле. Аларга концертны килеп, бушка куеп китәләр. Әле менә яңа гына авылдашлары Рамил Шәрәфиев бер төркем үзешчәннәр белән Әтнәдән килеп, Югары Пошалымда менә дигән концерт куйдылар. Зал шыгрым тулы иде. И-и, авыл халкы яратты концертны. Рамилга, әтнәләргә рәхмәт әйтеп бетерә алмыйлар. Рамилнең әтисе Ринат Шәрәфиев бик матур итеп шигырьләр яза. Менә нинди иҗади шатлә бу! Халыкны куандырганнары өчен Алланың рәхмәте яусын аларга, исән-сау булсыннар!

Шекә авылында Энгель Хәкимовлар йорты янды 21.02.2023 Шекә авылында Энгель Хәкимовлар йорты янды

Быел районда өч янгын очрагы булды. Арчада, Төбәк-Чокырчада һәм  11 февральдә  Шекә авылында Энгель Хәкимовлар йорты янды.

-Көндез сәгать 3тә яна башладык, - дип сөйли Энгельның хатыны Сиренә.

-Котельный ягыннан чыкты, - дип сүзгә кушылды Сиренәнең әнисе Сания ханым Нуриева. – Бергә яшибез без. Шарт иткән тавышка чыгып карасак, кап-кара төтен. Секундлар эчендә таралды. Кияү Энгель төнге сменадан кайтып йоклый иде. Тизрәк аны уяттык... Электрдан чыккан дигән фараз бар.

Әфганчылар сугышчан хезмәттәшләрен онытмыйлар 20.02.2023 Әфганчылар сугышчан хезмәттәшләрен онытмыйлар
Арчада Геннадий Пушкарев гаиләсендә булдылар. Аларның улы Олег Әфганстанда хезмәт итте. Мәрхүм. Геннадий Пушкарев мобилизациядәге егетләргә күчтәнәчләр җибәрәчәген әйтте.

Арча көрәшчеләре республикада алдынгы урында 19.02.2023 Арча көрәшчеләре республикада алдынгы урында

Яңа гына Казаннан көрәш тренеры Илшат Һидиятов сөенеп шалтыратты.

- 6нчы урынны алдык! - диде ул. - 44 команда арасында! Муса Җәлил истәлегенә "Ватаным Татарстан" газетасы призына оештырылган ярыш бу. Иске Кишеттән Альберт Ситдыйков 130 кг нан авыррак ир-егетләр арасында 2нче урынны алды. Котлыйбыз! Республикакүләм ярышларда җиңми яки призлы урын алмый калмый торган Фаяз Зарипов бу юлы сынатты. Аны аңлап була. Борчулы вакыты. Яңа гына әнисен җирләделәр. Арча командасында 11 көрәшче: Инсаф Корбангалиев, Динарис Таҗетдинов, Салават Әхмәтгалиев, Инсаф Кәримуллин, Рамил Хәкимҗанов, Дамир Әһлиуллин, Илшат Һидиятов, Илшат Фазылҗанов, Фаяз Зарипов, Илнар Гайнетдинов, Альберт Ситдыйков. Команданы уңышлары белән котлыйбыз! Афәрин, егетләр!

Без – беренче, эш хакы да лаеклы булсын 18.02.2023 Без – беренче, эш хакы да лаеклы булсын
Арча район Советының дүртенче чакырылыш 27нче утырышы узды. Анда  Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. Мөхтәрәм кунак башта Арча агросәнәгать паркында һәм  шәһәрдә яңа төзелгән теш поликлиникасын ачу тантанасында булды.

«Сугышчан туганлык» җәмгыяте командасы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан мәрхүмнәрнең гаиләләрендә булдылар 17.02.2023 «Сугышчан туганлык» җәмгыяте командасы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан мәрхүмнәрнең гаиләләрендә булдылар
"Сугышчан дуслык" җәмгыяте командасы Сарай Чокырча авылында Украинада хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Айрат Габделәхәт улы Галәветдиновның әти-әнисе янында булдылар, хәлләрен белеп, күчтәнәчләр бирделәр. Айрат 1983 елның 1 апрелендә Лаеш районының Нармонка авылында туган. 90нчы еллар башында аларның гаиләсе Арча районының Сарай-Чокырча авылына күченеп килә

Иң яшь гармунда уйнаучы Ильяс Нуретдинов тальян гармуны белән бүләкләнде 16.02.2023 Иң яшь гармунда уйнаучы Ильяс Нуретдинов тальян гармуны белән бүләкләнде
Арча балалар сәнгать мәктәбенен уен кораллары бүлеге укучылары Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә узган X Төбәкара «Уйнагыз, гармуннар» фестиваль-бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап лауреат дипломнарына лаек булдылар.

Татарстанда Укытучы һәм остаз елын ачтылар 15.02.2023 Татарстанда Укытучы һәм остаз елын ачтылар
Татарстанда респбликабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Укытучы һәм остаз елын ачу тантанасы узды. Анда видеоконференция режимында ветеран укытучыларыбыз, яшь педагоглар, “Ел укытучысы” һәм башка бәйгеләрдә җиңүчеләр катнашты. Тантаналы чара башланыр алдыннан аларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде.

«Гөслә- Fest» фестивале узды 14.02.2023 «Гөслә- Fest» фестивале узды
"Гөслә-Fest" милли мәдәният фестивале беренче тапкыр 2021 елда сәнгать мәктәбендә Татарстан Республикасы Министрлыгы гранты ярдәмендә узды. Аның инициаторы Альбер​т Гайнетдинов булды. Кызганычка, 2022 елда Альберт Салахович вафат булды. Әмма аның эше яшәвен дәвам итә, шуңа күрә быелдан башлап ​ фестивальгә Альберт Гайнетдинов исеме бирелде.

Арчада «Чаңгы юлы-2023» үтте 13.02.2023 Арчада «Чаңгы юлы-2023» үтте
Бү чараның башлангычы сикчәненче еллар башына туры килә. Шул вакыттан бирле даими үткәрелеп килә. Безнең район чаңгы спортын сөючеләр дә анда актив катнаша. 

“Кырык дүртнең май аенда” фильмына кастинг узачак 12.02.2023 “Кырык дүртнең май аенда” фильмына кастинг узачак
Февраль ае башында Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшереләчәк нәфис фильмга кастинг үтәчәк. Актерларны билгеләүдә язучының хатыны Руфина Фәттахова да катнашачак.

Якташыбыз Сафин Ленар Ринат улын туган көне белән котлыйбыз! 11.02.2023 Якташыбыз Сафин Ленар Ринат улын туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 11 февраль көнне, Сафин Ленар Ринат улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр һәм бәхетле озын гомер кичерүегезне тели. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын!

«Кырык дүртнең май аенда» фильмы кастингында катнашырга чакырабыз 11.02.2023 «Кырык дүртнең май аенда» фильмы кастингында катнашырга чакырабыз
Февраль ае башында Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшереләчәк нәфис фильмга кастинг үтәчәк. Актерларны билгеләүдә язучының хатыны Руфина Фәттахова да катнашачак.

Приглашаем принять участие в кастинге фильма «Кырык дүртнең май аенда» («В мае сорок четвертого») 11.02.2023 Приглашаем принять участие в кастинге фильма «Кырык дүртнең май аенда» («В мае сорок четвертого»)
В начале февраля пройдет кастинг полнометражного фильма «Кырык дүртнең май аенда» («В мае сорок четвертого») по одноименной повести народного писателя Татарстана Нурихана Фаттаха. В выборе актеров примет участие вдова писателя Руфина Фаттахова.

Арчада яңа стоматология поликлиникасы ачылды 10.02.2023 Арчада яңа стоматология поликлиникасы ачылды
Бүген Арчада өр-яңа теш поликлиникасы ачылды. Нәкь элекке  1938 елда төзелгән бина урынында. Ачылу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Казаннан ТР премьер министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигьмәтуллин, ТРның Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, Дәүләт Думасы Советы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТРның Мәдәният министры Ирада Әюпова кайтты

Илһамия Гыйләҗиева - җиңүче 09.02.2023 Илһамия Гыйләҗиева - җиңүче
"Ел хатын-кызы" республика бәйгесендә Илһамия  Гыйләҗиева "Хатын-кыз-ана" номинациясендә җиңү яулады.  Әлеге бәйгенең зона этабы  Теләчедэ узды.

Көрәш буенча Татарстан беренчелегендә кемнәр җиңү яулады? 08.02.2023 Көрәш буенча Татарстан беренчелегендә кемнәр җиңү яулады?
Кукмара белән Арчаның очколар саны бер үк. Саба исә ышанычлы рәвештә беренче урынны яулады. Командалар саны күп, ә менә килмәгән районнар шулай ук күп.

Якташыбыз Фәнис Төркиядәге җир тетрәү турында сөйләде 08.02.2023 Якташыбыз Фәнис Төркиядәге җир тетрәү турында сөйләде
Ветеран педагог Фәрхәт Зыятовның улы Фәнис Төркиядә яши. Без Фәнис белән вакыт-вакыт сөйләшеп торабыз. Төркиядә җир тетрәде. Фәниснең хәлен белдек. Ул менә ниләр сөйләде.

Хатирәләр яңарган вакыт 07.02.2023 Хатирәләр яңарган вакыт
Яңа елга чыккач Рәхимҗан Сабит улы Хөсәенов 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Дуслары, элекке хезмәттәшләре җыелган иде. Котлаулар күп булды, бик күп хатирәләрне искә төшерделәр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, район башлыгының, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

– Яшьләр, сез кая? – Китапханәгә! 06.02.2023 – Яшьләр, сез кая? – Китапханәгә!

Арча үзәк китапханәсендә район яшьләре өчен “Китапханә – синең территорияң” дигән заманча күпфункцияле зона булдырылды.

2022 елның июленнән 2023 елның гыйнварына кадәр әлеге зонада берсеннән-берсе кызыклы, яшьләрне үзенә тартып торучы чаралар – очрашулар, әңгәмәләр, күңелле аралашулар һәм башкалар – оештырылды.


Арча өченче урында. Шәп бит! 05.02.2023 Арча өченче урында. Шәп бит!
2-4 нче февральдә Биектауда көрәш буенча "Сабантуй" газетасы призына 2009-10 нчы елларда туган егетләр арасында Татарстан беренчелеге булып узды. Без аның нәтиҗәләрен яздык инде. Әмма хикмәт нәрсәдә: 3 нче урында! Ярышта республикабыз районнарыннан 41 команда составында 285 яшь көрәшче бил алышты бит! Безнең Арча районыннан 9 көрәшче ярышта катнашып, шуның 5се урын алды!

Район башлыгы рәхмәт әйтте 04.02.2023 Район башлыгы рәхмәт әйтте

Шушмабаш авыл җирлеге һәм “Северный“ агрофирмасының хисап җыелышында район башлыгы Илшат Нуриев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашты.

“Северный“ хуҗалыгы соңгы вакытта районда әйдәп баручыларның берсе. Яңа технологияләр кертелә, зур комплекс төзелә башлады.

Геройлар истәлегенә 03.02.2023 Геройлар истәлегенә

Арча агросәнәгать көллиятендә “Гражданлык – патриотик тәрбия“ айлыгын һәм биредә укыган Социалистик Хезмәт Геройлары Шәрифулла Сәгъдуллин һәм Илсур Шәйхетдинов хөрмәтенә истәлек такталары кую тантанасы булды.

Тантанада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин, Геройларның якыннары катнашты.

Түләргә! Калмасын үкенергә! 02.02.2023 Түләргә! Калмасын үкенергә!
Быел хисап җыелышларында булганда шуңа игътибар иттем: узган ел үзара салым акчалары 100 процент җыелган! “Бу авыл җирлекләре башлыкларының халык белән киңәшеп, аңлашып эшләве нәтиҗәсе“, – ди район Советы аппаратының оештыру–гомуми бүлеге җитәкчесе Гүзәл Габдрахманова.

Район Советының чираттан тыш утырышы 01.02.2023 Район Советының чираттан тыш утырышы

Аны район башлыгы,район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды.

Анда район Советы карарларына , илдә кабул ителгән кануннар белән тәңгәлләштерү максатында , үзгәрешләр кертү мәсьәләләре каралды. 

Соңыннан район башлыгы Илшат Нуриев озак еллар намуслы хезмәте өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗановка Россия авыл хуҗалыгы Министрлыгының Рәхмәтен тапшырды.

Бердәм көч тау күчерә: янгын чыгып йортсыз калган гаиләгә йорт тергезгәннәр 31.01.2023 Бердәм көч тау күчерә: янгын чыгып йортсыз калган гаиләгә йорт тергезгәннәр

Арча районының Кәче авылында гомер итүче Вәлиәхмәтовлар гаиләсендә янгын чыгуын, аларга йорт төзү өчен ярдәм оештырылганын язган идек инде (»Ватаным Татарстан», Гөлгенә Шиһапова) .

Күршеләренә ярдәм итүче Фәнисә Галәвиева турында аерым бер язма да әзерләдек. Без Фәнисә белән гел элемтәдә торабыз. Аның матур эшләре күңелне сөендерә, башка бик күпләргә үрнәк булып тора ул. Бүген Фәридә Вәлиәхмәтованың әнисенең кырыгы иде.

Гүзәлия Яруллина: «Атнага унбишәр түбәтәй чигә идек» 30.01.2023 Гүзәлия Яруллина: «Атнага унбишәр түбәтәй чигә идек»

Гүзәлия ханым ире Равил белән Арчада яши. Ике кыз тәрбияләп үстергән. Икесенә дә шушы һөнәргә мәхәббәтен мирас итеп тапшырган.  Биш оныгы бар. Алар әлегә түбәтәй үк чикмәсәләр дә, мәрҗәннәр ясау, чигү эшен яраталар 

Тумышы белән Гүзәлия ханым Колачы авылыннан. Анда даны еракларга, хәтта Франция, Италия кебек чит илләргә таралган татар милли аяк киемнәре тегү артеле бар иде. Кыз 1970 елда сигезенче сыйныфны тәмамлау белән 15 яшеннән шунда эшли башлый. Арчада милли аяк киемнәре җитештерү фабрикасы ачылгач, аны бирегә өйрәнергә җибәрәләр. 

Авылыбызның күрке син, Нурия апа! 29.01.2023 Авылыбызның күрке син, Нурия апа!

Корайван авылында яшәүче Нурия апа Вафинаның 90 яшьлек юбилеен зурлап билгеләп үттеләр

Иске Му авылында гомер иткән Сөнгатулла абый белән Фәгыйлә апаның 12 балалары туган.  Шуларның сигезе исән-сау калган. Бүген мондый гаиләне күз алдына китерүе дә кыен. Ничек ашатып, ничек киендереп бетергәннәр? Тормыш мәшәкатьләренә чумган ата-ананың яңа туган баланы яздырырга да вакытлары булмау гаҗәп түгел.

Республика бәйгесе җиңүчесе 28.01.2023 Республика бәйгесе җиңүчесе

Татарстан Республикасы  эчке эшләр министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән ел саен "Закон территориясе" дигән бәйге оештыра. Ул төрле номинацияләр буенча үткәрелә.

Әлеге бәйгедә арчалар да катнаша. Быел "Белем бирү учреждениеләре укучылары арасында хокук бозуларны профилактикалауга керткән олеш өчен" номинациясендә Арчаның алтынчы мәктәбе директоры Дилүс Мостафин лауреат булды Аңа диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.

Арчалар Питрәчтән җиңеп кайттылар! 28.01.2023 Арчалар Питрәчтән җиңеп кайттылар!
27 гыйнварда Питрәчтә ТР Көрәш федерациясенең элеккеге башкарма директоры, СССРның спорт остасы Равил Гарифулла улы Хәйруллин истәлегенә көрәш бәйгесе булып узды.
Ярышта Татарстанның куп кенә районнарыннан көчле көрәшчелэр бил алышты.

Өйләре янган 6 балалы Вәлиәхмәтовлар рәхмәт әйтә 28.01.2023 Өйләре янган 6 балалы Вәлиәхмәтовлар рәхмәт әйтә
Кәче авылында өйләре янган 6 балалы Фәридә белән Динар Вәлиәхмәтовлар  булышкан кешеләргә, яңа йортны төзүчеләргә, Фәридәнең әнисен соңгы юлга озатуда ярдәм иткәннәргә рәхмәт әйтәләр. Кәчедә яңа йортны күтәреп, бүген түбәсен ябалар. Ә Вәлиәхмәтовлар гаиләсе әлегә Арча станциясендә район хакимияте ярдәме белән вакытлыча фатирда торып торалар.

Халыкны борчыган мәсьәләләр хәл ителәчәк 28.01.2023 Халыкны борчыган мәсьәләләр хәл ителәчәк

Гыйнвар аенда районыбыз авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары уза. Узган атнада шундый җыелышларның берсе Яңа Кенәр авыл җирлегендә булды.

Анда Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, ТРның мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.

Беренче көн тәртибендә авыл җирлеге башлыгы Әгъзам Гайфуллинның узган елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау буенча чыгышы тыңланды. Яңа Кенәр авылында әфганчылар истәлегенә обелиск ачылу, авылның бер зиратының коймаларын алыштыру, Яңа Ашытта мәчет булдырылу, авыл эчендә юлларга вак таш җәю – 2022 елда авыл җирлегендә эшләнгән зур хезмәтләр.

Ялгыз түгеллекләрен аңларга мөмкинлек бирә! 27.01.2023 Ялгыз түгеллекләрен аңларга мөмкинлек бирә!
 «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балаларның әниләре өчен Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Полиционер» спектаклен карау оештырылды.

Яңа Кенәр мәктәбе спорт залында зурлар арасында район башлыгы призына көрәш булды 26.01.2023 Яңа Кенәр мәктәбе спорт залында зурлар арасында район башлыгы призына көрәш булды

50ләп көрәшче бил алышты.  Әлеге зур чарада район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Район көрәш федерациясе рәисе Илнар  Гайнетдинов үзе дә көрәште һәм 130 кг авырлыктагылар арасында 1нче урынны алды.

Казаннан якташыбыз (Айван авылыннан), көрәш буенча халыкара категорияле судья, Россия чемпионы Рәфкать Җәләев, “Татарстан яшьләре“ газетасының баш мөхәррире, көрәш буенча югары категорияле судья Атлас Гафиятов та кайткан иде. Биектаудан беренче категорияле хөкемдарлар Динар Зиннәтуллин һәм Сабадан Ленар Биктимеров шулай ук судьялык иттеләр.

Гомәр Бәширов укулары 25.01.2023 Гомәр Бәширов укулары
Гомәр Бәширов бер гасырга якын яшәде. Үз тормышында өч режимны  башыннан кичергән әдип. Патша чорында туган, күрше авылдагы кием тегүчедә ялланып эшләгән. Совет хакимияте елларында язучы булган, чак кына «халык дошманы» булмыйча калган, зур түрә, дан-дәрәҗәләргә дә ирешкән. Капитализмга кабат кире кайткч, картлык көннәрен үткәргән, язасы килгән әйберләре күп булса да, яшьлек дәрте җитенкерәмәгән. 

Алтын куллы ханымнар 24.01.2023 Алтын куллы ханымнар
Кайберләре шулай акча эшли, икенчеләре вакытын файдалы үткәрә, өченчеләре кызыксынып тотына да, аерыла алмый. Ничек кенә булмасын, кул эше һәрберсенә рәхәтлек, күңел тынычлыгы бирә. Әлбәттә, финанс ягыннан да файдасын күргән кешеләр бар.

Яңа Кенәрдә Альберт Урузбаев истәлегенә хоккей ярышлары узды 23.01.2023 Яңа Кенәрдә Альберт Урузбаев истәлегенә хоккей ярышлары узды
2021 елдан бирле Яңа Кенәрдә Альберт Урузбаевның якты истәлегенә хоккей ярышлары уздырылып килә. Традицион рәвештә биредә дүрт команда ярышып, күчмә кубок өчен көч сынашалар. Арча районыннан Яңа Кенәр, Югары Аты, Яңа Кырлай һәм Киров өлкәсеннән Урта Өшен авылы командалары - ел да гыйнвар аенда Яңа Кенәр шугалагына җыелучы командалар. 

Динияр Моратов “Ел спортчысы – 2022“ исеменә лаек булды 22.01.2023 Динияр Моратов “Ел спортчысы – 2022“ исеменә лаек булды

Казанда Идел буе спорт университетында “Ел спортчысы – 2022“ премиясен тапшыру тантанасында иң яхшы спортчыларны һәм командаларны котладылар.

Безнең Арча районыннан көрәш буенча дөнья чемпионы Динияр Моратов “Ел спортчысы – 2022“ исеменә лаек булды.

Нурия апага – 90 яшь 21.01.2023 Нурия апага – 90 яшь
21 гыйнварда Корайван авылында яшәүче Нурия Вафинага 90 яшь тулды. Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина аңа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаровның Рәхмәт хатын, бүләкләр тапшырды.

Шәһәрдән Каенсарга кайтып, зур эш башкаралар 21.01.2023 Шәһәрдән Каенсарга кайтып, зур эш башкаралар

Инвесторлардан  иң зур зыян күргән авыл Казанбаш булды, дип язгансыз, Яңасала белән Каенсар авыллары аннан да зуррак зыян күрде бит, – дип  шалтыратты бер газета укучыбыз.

Кемгә күпме зыян килгәнен үлчәүгә салып үлчәп булмый, билгеле. Әмма газета укучыбыз да хаклы. Әлеге ике авылны берләштергән колхоз таралганнан соң җирләре буш ятмаса да, фермалары терлексез калды, тора-бара ташландык хәлгә килде.

Арча педагогия көллиятендә Укытучы һәм остаз елын ачып җибәрделәр 20.01.2023 Арча педагогия көллиятендә Укытучы һәм остаз елын ачып җибәрделәр
Чараны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, фәннәр академиясе һәм Арча педагогия көллияте оештырды. Анда илебезнең төрле төбәкләреннән килгән галимнәр, методистлар, мәктәпкәчә, гомуми һәм урта белем бирү учреждениеләре укытучылары катнашты. Сессиянең максаты – мәктәпкәчә, гомуми һәм урта һөнәри белем бирү системасының заманча халәтен анализлау һәм көнүзәк проблемаларның чишелешен табу.

Арча агросәнәгать көллиятендә шашка һәм шахмат уйнаучылар ярышты 19.01.2023 Арча агросәнәгать көллиятендә шашка һәм шахмат уйнаучылар ярышты

Арча агросәнәгать көллятендә шәхси беренчелеккә шашка һәм шахмат буенча турнирлар үтте.

Арча агросәнәгать көллятендә шәхси беренчелеккә шашка һәм шахмат буенча турнирлар үтте. Анда көллият хезмәткәрләре катнашты. Барлык катнашучылар матур уен күрсәтте.

Танылган шәхес 19.01.2023 Танылган шәхес
Узган якшәмбедә Рәхимҗан Сабит улы Хөсәеновның 70 яшьлек юбилеен зурлап билгеләп үттеләр. Аны котларга элекке хезмәттәшләре, дуслары килде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин аңа республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының, район башлыгының һәм үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бердәм булуыбыз кирәк 18.01.2023 Бердәм булуыбыз кирәк

Ташкичү авылыннан бер төркем абыстайлар мобилизацияләнеп киткән егетләребез исән-сау кайтсыннар, дип Коръән чыга.

Шул хакта ишетеп, мәгълүмат алу максатыннан Ташкичүдә яшәүче Мәсхүдә Нәҗипова белән элемтәгә чыктым. Ул моның дөреслеген раслады һәм бу эшне Мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия Мәгъсумова оештыруы турында әйтте. Аннан инде турыдан-туры Гөлфия ханымның үзе белән аралаштык.

Балаларга дини китаплар ясаучы Таһир Аксаков: «Бала дини булып үссә, әти-әнисенә бәхет» («Интертат », Энҗе Габдуллина). 17.01.2023 Балаларга дини китаплар ясаучы Таһир Аксаков: «Бала дини булып үссә, әти-әнисенә бәхет» («Интертат », Энҗе Габдуллина).
«Акчага дип түгел, күңел тынычлыгы өчен эшлибез. Теге дөньяда әҗер-савабы булыр дип эшлибез», – ди балаларга дини китаплар ясаучы Таһир Аксаков. Аларның китапларын Дагыстан, Чечнядан, Франция кебек чит илләрдән дә сорап алалар. «Интертат» хәбәрчесе Яңа Кенәр авылында яшәүче Таһир Аксаков белән аралашып кайтты.

Елмаеп әни каршы ала 16.01.2023 Елмаеп әни каршы ала
ске Кырлайда яши ул. 88нче яше белән бара. Сигез балалы гаиләдә үскән. Хәзер берүзе генә калган. “Олы абыем сугыш ветераны Әнвәр Камалов олыгаеп вафат булды. Ә калганнары 60-70 яшькә дә җитә алмады”, – ди. Ачлык, хәерчелек, сугыш – барысы да башыннан үткән.

Кем сокланмас сезгә карап бүген 15.01.2023 Кем сокланмас сезгә карап бүген

Ул көнне Котдусовлар гаиләсе өчен зур бәйрәм булды. Аларны котларга балалары, оныклары җыелып килде.

Матур теләкләр яңгырады. 35 ел бергә гомер иткән ир белән хатын, әти белән әни өчен балаларының рәхмәтен, оныкларының котлау сүзләрен ишетү – менә шунысы иң зур бәхет, иң кыйммәтле бүләк.


Новости 401 - 500 из 3533
Страницы: