События

Зур йөрәкле ана! 14.04.2020

Зур йөрәкле ана!

Гөберчәк авылында тыл ветераннарыннан бары Рауза апа Шайнурова гына исән-сау.

Ул сугыш чорының һәм аннан соңгы торгынлык елларын үз күзе белән күреп, үз җилкәсендә ачысын да, төчесен дә татыган кеше. Бүгенге көндә Рауза апа кызы Рәмзилә белән кияве Илфат гаиләсендә Арча станциясендә яши. Мин Рәмзиләдән әнисенең үткән тормышының кайбер мизгелләрен, ул күргән авыр елларның хатирәләре белән бүлешүен сорадым.

– Элегрәк әни ул елларны гел сөйли торган иде. Үзәгенә үткән, ачы, михнәтле еллар. Ул 1931 нче елның 7 февралендә Арча районы Түбән Пошалым авылында икенче бала булып дөньяга килә. Үз авылларында башлангыч мәктәптә белем ала. Аннары Урта Пошалым мәктәбенә йөри башлый. Ләкин мәктәпкә озак йөрергә туры килми, балалыкларын авыр сугыш еллары ала. Иң беренче әтиләре Шайнурны Суслангерга озаталар. Ул киткәндә 4 бала, әби-бабай (алар үзләренеке түгел, чөнки әтисе Шайнурның да, әнисе Фатыйманың да әти-әниләре, барлык туганнары 1921 нче елгы ачлыкта үлеп бетәләр. Өйләнешкәннән соң, үзләренең балалары булмаган Әсхәдулла белән Гарифәбану исемле игелекле кешеләр яшьләрне йортка керткәннәр) кечкенә генә иске өйдә калалар.

Бабай Суслангерда урман кисү эшендә була. Ул чорда Фатыйма әби ике атнага бер сохарилар илтеп тора. Берникадәр вакыттан соң аны Түбән Тагил трактор заводына күчерәләр Сугыш бетәргә берничә ай калганда ачтан кибеккән Шайнур бабай өенә әйләнеп кайта.

...Шайнур бабай сугышка алынгач, барлык авырлык абыйсы белән кечкенә Рауза өстенә төшә. Ул вакытта Түбән Пошалым “Татарстан №2” колхозы дип атала. Абыйсы да, үзе дә мәктәпкә йөрүне оныталар, бригадир ни кушса, шуны эшләргә колхозга чыгалар. Сугыш башланганда бер кайгысыз “сызыкташ” уйнап йөргән кыз тормыш арбасына төптән җигелә: әнисе белән кырда урак ура, көлтә бавы ишә, көлтә бәйли, амбарда сушилкага көлтә бирә, кышларын сугыштагы ватандашларга оекбаш-бияләй бәйли. Кышкы салкыннан сакланыр өчен аларга өй салырга дип әзерләгән бер өйлек агачны да турап ягарга туры килә. Бабай балаларны сакларга, туңдырмаска киңәш итә. “Исән кайта алсам, өйнең яңасы булыр,” – ди.

Балалар никадәр файда китерә алганнардыр, анысын белмим, ләкин алар колхозыннан 3 кенә кешене “За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945гг” дигән Сталин медале белән бүләклиләр. Берсе аның безнең әниебез, икенчесе бертуган абыйсы – Шайнуров Мәсәгут, өченчесе Рәхимҗанова Әминә апалар була. Идарә йортына Арчадан вәкил килеп, медальне бик зурлап тапшыралар. Бүгенгесе көндә медале дә һәм аның таныклыгы да сакланмаган. Арча архивыннан алган белешмә генә бар.

Әни сугыш беткән дигән хәбәрне тау башында яшел чирәмдә кызлар белән уйнап йөргәндә ишетә. Алар бик тә сөенәләр, күпме сикергәннәрен, күпме “Ура” кычкырганнарын, кочаклашып берсен-берсе котлауларын әйтеп-аңлатып бетерә алмый. Ул вакытларны искә алганда күзләреннән мөлдерәп яшь ага. Әнигә 1998 нче елда “Хезмәт ветераны”, 2002 нче елда “Тыл ветераны” дигән исемнәр бирелде.

Ул Гөберчәк авылына дүрт балага әни булып килгән кеше. Иң өлкән абыебыз Нигамәтулла безне машинасына утыртып урманга чикләвеккә алып менә иде. Безнең белән качышлы уйнарга яратты. Равил абый белән әни гел урманга печәнгә йөрделәр. Шунда кура җиләге җыеп төшәрләр иде. Равил абый кура җиләге бик ярата. Махсус җиләккә дип менмиләр, ә печән җыярга. Шул мәлдә җиләк тә җыялар. Ә Рәшит абый эштән кайтканда гел конфет, печенье, прянник алып кайта иде. Әни: “Улым, гел алып кайтма, әле өйдә бар бит”, – дисә, абый: “Әни, мин кайтканда кайтсыннар әле”, – дия иде. Кызганыч, Нигамәтулла, Рәшит абыйлар вакытсыз вафат булдылар. Икесе дә егерме тугыз яшьләрендә үлделәр. Нигамәтулла абый үлгәнлекне бер авылдашыбыз әнигә хуҗалыктан сөт җыйганда килеп әйтә. Һәм әни: “Улымның үлгәнлеген әйткәч, кемдер бер як колагыма китереп суккан шикелле булды”, – ди. Шул көннән әнинең колагы ныгып калды. Әти белән әни ике бала кайгысын кичергән кешеләр. Бүгенге көндә Равил абый, Ризидә апай, сеңлем Әлфия гел килеп әнинең хәлен белеп торалар. Рәхмәт аларга.

Рауза апаның яраткан кызы Ризидә дә истәлекләре белән бүлеште:

– Үз әниебез үлгәч, әтигә бик авыр була. Безне балалар йортына тапшырырга да тәкъдим итәләр. Ләкин әти моңа риза булмый. Иң кеченәсе мин булганмын. Миңа ул вакытта җиде яшь. Өч абыем бар иде. Әти Рауза әнине өйгә алып кайтуга без барыбыз да аңа әни дип әйттек һәм ул үзе дә безне балаларым диде. Без аны, ул безне яратты. Әни бигрәк тә мине бик үз итте. Чөнки мин иң кечкенәсе, аннары кыз бала. Кечкенәдән һәрберебезне тәртипле булырга, эш сөяргә өйрәтте. Үзе бик тә пөхтә кеше ул, куйган һәр әйбер үз урынында тора. Нинди генә эшкә тотынсак та без бергә эшләдек. Чөнки әти Лесхоз урманчылыгында атналар буе өйгә кайта алмыйча эшли иде. Шуңа без гел әни янында булдык. Мәктәпкә әти-әниләр җыелышына да ул үзе йөрде. Әти бераз орышса да әни безне яклау ягында булды. Бервакытта да безгә тел-теш, җил-яңгыр тидертмәде. Кайбер аналар үз балаларын да җәберләргә, кимсетергә мөмкин. Ә безнең әниебез андый булмады. Кеше сүзенә колак салмады, үз күңеле кушканча безгә тиешле тәрбиясен бирә белде. Ике сеңлебез тугач та, ул безне тигез күрде. Алты бала да аның өчен кадерле, үзенеке булды. Бәлки әнинең авыр вакытлары да булгандыр, ләкин ул безгә бервакытта да аны сиздермәде, күрсәтмәде. Аннары әнинең әнисе Фатыйма әби мине гел үзләренә Түбән Пошалымга кунакка алып китә иде. Аның белән Күлтәс, Күәм авылларындагы балаларында, туганнарында кунак була идек. Фатыйма әби дә безне шулкадәр яратты. Бервакыт Фатыйма әби мине үзләренә Түбән Пошалымга кунака алып китте дә, Күлтәс авылына бардык. Мин елаганмын. “Ник елыйсың”, – дип сораганнар. Мин: “Әби, әйдә өйгә кайтыйк, боларның өстәлләрендә шикәрләре дә юк”, – дигәнмен. Әби шунда да мине көйләп, үзләренә алып кайткан.

Әнинең холкы йөзенә язылган: сабыр, акыллы, тәртипле һәм дә әдәпле. Ул бервакытта да кеше гайбәте сөйләмәде, биләмгә йөрмәде, пөхтәлек, тәртип булганны яратты һәм дә бездә, балаларында, бу сыйфатларны тәрбияли белде.

Әни белән җәен урманга печән чабарга йөрдек, бәйләргә өйрәтте. Кияүгә чыкканчы өйрәнергә кирәк дип хәтта чуенда пешкән бәрәңгене төерсез төяргә өйрәтте. Тәрәзә төбе саен яран гөле булыр иде. Гөлләр үстерергә яратты.

Бервакыт күрше кызы Халисә белән безнең өйдә утырабыз. Әни йон җегерли. “Әйдә, өйрәнегез, икегезнең дә кияүгә чыгасыгыз бар”, – дип безне йон җегерләргә өйрәтмәкче булды. Без икәүләшеп көлештек тә: “Кибеттә бар ич ул, сатып кына алырбыз”. – дидек. Бәйләргә өйрәнсәм дә, йон җегерләргә һич кенә дә өйрәнә алмадым.

Әти үлгәч, әни авырды. Шуңа күрә аны йортта ялгызын гына калдырмадык. Без ул вакытта барыбыз да тормышлы. Арчада яшәүче сеңлебез Рәмзилә белән киявебез Илфат әнине үзләре янына алып китте. Мин үзем гаиләм белән Сикертән авылында яшим. Әни безгә дә кунакка кайтты. Бер кайтканында әнине улым Айрат алып китәргә тиеш иде. Машина белән бергәләп минем эш урынына бардык һәм шунда мәңгелеккә аерылышабызмыни, икебез дә кочаклашып елаштык. Югыйсә, әни әллә кая да китми, Арчага гына. Үзебез гел янына барып торабыз, юк, аның анда китүе икебез өчен дә шулкадәр авыр булды, аңлатып та бетереп булмый ул мизгелне.

Хәл белешергә баргач: “Уем белән көн саен Арча белән Гөберчәк арасында инде мин, балам. Нигез ничек икән, язгы су кермәгәнме, кар суы каян ага, чүп үләне үсмәгәнме, хуҗалык күңелсез булып утырмыймы? Менә шуларны уйлыйм”. – диеп әйтә иде. Йортны, аның тирәлеген карап, чистартып торабыз. Нигезебез буш. Шундый булса да ул ялгыз түгел, без анда гел булабыз.

Әни күрше-күлән белән дә бик дус яшәде. Һәркем белән уртак тел таба белде. Пенсия яшенә җиткәнче әни ат җигеп, хуҗалыктан сөт җыйды. Елның нинди вакыты булмый, ул бервакытта да зарлана белмәде. Аннары авылым халкына мин бик тә рәхмәтле булып яшим. Чөнки авылдашлар бервакытта да безне кимсетмәде, аермады, бердәмлек көчле булды. Тагы шуны өстәп әйтәсем килә: сеңлебез Рәмзилә белән киявебез Илфатка зур-зур рәхмәтләр. Алар әнине бик кадерләп тәрбиялиләр: чиста урын-җир, тәмледән-тәмле ризык. Чөнки әниебез инде дүрт ел урын өстендә авырып ята. Алар аны шулкадәр яратып, хөрмәтлиләр, чиксез рәхмәтләремне җиткерәм. Үзләре дә шундый кадерле әти-әни булып гомер кичерсеннәр иде дип телим.

Рауза апа кадерле әни дә, әби дә, дәү әби дә. Әле генә оныгының улы туды. Үз вакытында тормышның авыр вакытларын күргән тыл ветеранына алда да шатлыклы вакыйгалар белән куанып яшәргә язсын иде дип телим.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/zur-yrkle-ana



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение