События

Иңнәреннән кочты яратып... 13.04.2020

Иңнәреннән кочты яратып...

“Әти, сезне фотога төшерәләр, кочакла инде әнине”

Бәдәр апа белән Гаяз абый Әсәдуллиннар матур итеп киенеп өйнең түрендә үк утыра. Яннарында оныклары, оныкчыклары бөтерелә. Бар да Бәдәр апаның 90 яшьлек юбилеена җыелган. Әйтегез әле, бу бәхет түгелмени? Тигезлек үзе генә дә ни тора. “Әти, сезне фотога төшерәләр, кочакла инде әнине”, – диюгә, Гаяз абый сак кына хатынының җилкәсеннән кочып алды. Күпне күргән, әмма тормыш ямен югалтмаган, бар булганга риза булып яшәгән, бүгенге тормышларыннан чиксез канәгать, кечкенә генә шатлыкны да зур итеп кабул итүче бу пар соклану уятты.

Шекәдә яшәүче Бәдәр апа Әсәдуллина Түбән Көек авылыннан. Илдуска күчеп килеп төпләнгәннәр. Шунда өч сыйныфны тәмамларга өлгерә ул. Аннан укырга мөмкинлек булмый. Хезмәт юлын ул авыр сугыш елларында сарык фермасында башлап җибәрә. Шул елларның бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татый. Иртәдән кичкә кадәр эштә була. Сугыштан соң лаеклы ялга чыкканчы совхозда бозаулар карый.

Ә Гаяз абый белән алар 1956 елда өйләнешәләр. Бергә яши башлауларына 64 ел. Әйтергә генә ансат – үзе бер кеше гомере. Алты бала тәрбияләп үстерәләр. Шуларның бишесе – уллар. Фаяз белән Исмәгыйль Шекәдә, Рәсимә белән Мәүлет Үрнәктә, Рамазан белән Фәнис Казанда яши. “Ана даны” медале иясе Бәдәр апа Әсәдуллинаның бүгенге көндә 16 оныгы, 19 оныкчыгы бар.

Өлкәннәр Фаяз уллары һәм Зөлфия киленнәре белән яшиләр. “Бик тырыш, эшкә булган, тыныч кеше ул. Әле дә кулыннан килгәнчә ярдәм итә”, – диде Зөлфия.

Ул көнне Бәдәр апаны район башлыгы Илшат Нуриев котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге, шулай ук Бөек Җинүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшырды.

Гөлсинә Зәкиеа   

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/inrennn-kochty-yaratyp



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение