События

Яңа Ашыт юбиляры 19.04.2020

Яңа Ашыт юбиляры

Яңа Ашыт авылында гомер итүче Нигъмәтҗәнов Нәкыйп Хәйрулла улы 90 яшьлек юбилее уңаеннан Арча район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Истәлекле бүләкләрне Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов тапшырды.

Әкрен генә ишекне шакыдык та, чыгучы булмагач, өйгә үттек. Тирән уйга чумган Нәкыйп абзый канәфидә утырып тора иде. Безне күргәч, сабыйларча куанып, күрешергә дип кулларын сузды ул. Бергәләп түргә узганнан соң, үткән тормыш юлын сорарга теләдем бабайдан. «Үткәннең кайсы вакытларын сагынып искә аласыз?» дигән сорауга юбиляр аптырап калды. «Әй, кызым, кай җирен сагынасың инде аның, бик күпне күрдек бит…» диде дә, яшьле күзләрен сөртеп куйды. Хатирәләр тулы күңелен ачып салды ул безгә. 

Нәкыйп абзый Яңа Ашыт авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә алар алты бала була. Балачак, яшүсмер чаклары сугыш чорларына туры килә. 1951-53 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәте итә егет. Армиядән кайткач, тормыш юлын авыл кызы Әлминә белән бәйли. Бер-бер артлы 3 кыз һәм өч малай алып кайта алар. Колхоз-совхозлар белән бәйләгән хезмәт юлын Нәкыйп әфәнде 1990 елда тәмамлый. Балалар, оныклар бәхетенә сөенеп яшәгәндә, 2012 елның җәендә ул пар канатсыз кала. Бүгенге көндә улы Гәбдерафыйк гаиләсе белән гомер итә Нәкыйп Хәйрулла улы. Башлы-күзле алты бала, ун онык – әнә шул байлыкка сөенеп яши ул. 
Шулай ук «Бөек Ватан сугышы елларындагы хезмәте өчен»,  «Хезмәт ветераны» һәм Бөек Ватан сугышының юбилей медальләре дә аның горурлыгы булып тора. 
Күңел тынычлыгы сезгә, Нәкыйп абзый!
Гөлнур Миннебаева
http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/chm-elga-kyzyna-90-yash

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение