События

Якташларыбыз –  Тукай премиясе лауреатлары 22.04.2020

Якташларыбыз – Тукай премиясе лауреатлары

Арча районында туып үскән алты якташыбыз төрле елларда  Тукай премиясе лауретлары булды.         

Һәр елның апрель аенда Татарстан Республикасы Президенты  Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт  бүләкләрен бирү турында карар кабул итә.  Бүләкләнүчеләргә  лаурет исеме, акчалата бүләк, диплом, күкрәк билгесе һәм аның таныклыгы тапшырыла.

1958 елдан башлап (1961-1965, 1975 елларда бирелмәгән)   районыбызда туып үскән алты якташыбыз төрле елларда  Тукай премиясе лауретлары булдылар.      

1973 ел.  Ахунов Гарифҗан Ахунҗан улы  – язучы, “Чикләвек төше”

повесте, “Хәзинә” романы өчен.

1976 ел.  Вәлиев  Диас  Назыйх  улы  – драматург, ”Тормыш бүләк итәм” ( “Дарю тебе жизнь” ) пьесасы өчен.

1990 ел.  Мәһдиев Мөхәммәт Сөнгат улы – язучы, “Кеше китә – җыры кала”, ”Торналар төшкән җирдә”, “Бәхилләшү” повестьлары өчен.

1996 ел.  Бәширов Гомәр Бәшир улы – язучы, “ И  язмыш,  язмыш... китабы өчен.

2018 ел. Шәфигуллин Лотфулла Нурислам улы һәм Зәкуанов Рөстәм  Газизҗан улы ( Азнакай районы ) – “Таттелеком”  акционерлык  җәмгыятенең иҗат төркеме, мәдәният өлкәсендәге әһәмиятле проектларны гамәлгә ашырган һәм рухиятне торгызуга, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли хәзинәләрен һәм тарихи мирасын саклап калуга өлеш керткән өчен.

2019 ел. Фәйзрахманов Айдар Фәтхерахман улы – Татар дәүләт фольклор музыкасы ансамбле җитәкчесе , татар фольклор мирасын өйрәнү,  үстерү, популярлаштыру һәм аны  дөнья музыкасы мәйданына чыгару эшенә өлеш кертүе, үз авторлыгындагы “Олы юл” кичәләр циклы, нотага салып эшкәртелгән фодьклор әсәрләреннән төзелгән ике томлык “Онытырга мөмкин түгел” басмасы һәм үзе иҗат иткән җырлар һәм романслардан төзелгән “Яшәү барыбер кызык”, “Олы юл”, “Борчылма” җыентыклары өчен.

Районыбыз халкы  алар белән горурланып, киләчәктә дә бу олы бүләккә лаек булучылар булыр дигән ышаныч белән яши. Якташыбыз Наил Касыймның фикере белән тулысынча  килешәбез һәм өмет итәбез.

                                Казан арты горурланып яши,

                                Искә алып данлы улларын.

                                Нык ышанам: шул халыктан әле

                                Яңа Тукайларның туарын!..

                                          

“Казан арты”тарих-этнография музее

директоры урынбасары  Шәфигулла Гарипов

фотолар музей фондыннан

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/yaktashlarybyz-tukay-premiyase-laureatlary



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение