События

Үзизоляция вакытында Гүзәл һәм Илназ Бахларның гаиләсе “ишәйгән”: гаеп итүчеләр дә бар 24.04.2020

Үзизоляция вакытында Гүзәл һәм Илназ Бахларның гаиләсе “ишәйгән”: гаеп итүчеләр дә бар

Җырчылар гаиләсе үзизоляцияне яхшы уздыра. Социаль челтәрләрдә аларны күптән күзәтеп барабыз. Шушы вакыт эчендә Илназның эшләмәгән эше калмады инде. Бөтен йорт тирәсен, гаражын тәртипкә китерде. Кулы да алтын икән әле үзенең. Тимердән әллә ниләр ябыштырып ясап куйды. Ә Гүзәл исә көн саен тәмле ризыклар пешереп куя. Пешерми кара, өйдә 4 егет бар бит. Соңгы арада тәмле ризык өмет итүче тагын 6 җан иясе арткан әле.

– Ике йорт читтәрәк бер күршеләрнең этләре күп иде. Шуның берсе балалаган. Бу этләр безнең янга таба килә башлады. Башта өйдәге ризык әрәм булмасын дип ашата башлаган идем, бичаралар, хәзер ияләнделәр. Җылы ашауны көтеп кенә торалар, – ди Гүзәл.– Бездә ризыкка хөрмәт зур. Беркайчанда чүплеккә ташламыйбыз! Элек-электән барлык калдыкларны әти-әниемнең кош-кортларына алып кайта идем. Хәзер исә, бу көчекләр булгач, ашау җитми башлады. Инде күршеләргә дә әйтеп куйдым – калдыкларны миңа бирәләр. Үзем исә, тушенка алып көнгә бер этләргә җылы аш пешерәм. Бик кызганам мин аларны. Салкын бит әле. Туңалар да. Күп кеше ияләндермәгез, дип сүгеп тә ташлый, – ди ул.
Көчекләр барлыкка килгәч, балаларының да тормышы үзгәргән. Сабыйлар шулар белән мәш килә икән. Үзләренчә мультфильм геройлары исемнәре белән атыйлар, ди.
– Без исә Илназ белән улларыбызга шул этләр мисалында туганлык турында сөйлибез. Алар шулкадәр дус. Бер сөякне алтыга бүләләр. Бергә йоклыйлар. Бердәм булгач, туңмыйлар. Улларыбыз моны күреп тора, – ди ул.
Баксаң, Гүзәл кечкенәдән хайван ярата икән.
– Улларым да үземә ошаган. Песиләрне күп күтәреп кайттылар. Миңа гел шулай язган инде ул. Үч иткәндәй, хайваннарны нәкъ минем аяк астына ташлыйлар. Бервакыт тукталышта торам, бер машина килеп туктады да, яныма ак песи баласын калдырып китте, – ди ул.
Элек Чаллыдагы фатирларына әллә ничә тапкыр песи күтәреп кайткан. Шуның өчен әтисеннән күп тапкырлар “эләгә” аңа. “Мөселманга фатирда песи дә, эт тә тоту ярамый. Кияүгә чыксаң, туеңа 10 песи «салырмын”, – дия торган була әтисе.
Гүзәл үз инстаграмм битендә көчекләргә хуҗа да эзләп караган. Әмма кеше нәселлеме дип сорый икән. Гап-гади этләр икән алар.
– Өйдә утырганда аларны ашатып та була. Тик менә гастрольләргә китә башласак, нишләрләр. Шуңа да аларны алучылар булса, бик шатланыр идек, – ди ул.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/zizolyatsiya-vakytynda-gzl-m-ilnaz-bakhlarny-gailse-ishygn-gaep-itchelr-d-bar-video



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение