События

Сугыш каһарманнарына Арчаның Банк урамында стенд булачак 30.04.2020

Сугыш каһарманнарына Арчаның Банк урамында стенд булачак

Арчаның үзәк урамнарының берсе - Банк урамында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләре белән стенд булачак. Фотода Урта Пошалымнан сугыштан кайтмаган Рамазан Минһаҗев.

Арча районында "ҖИҢҮ КАҺАРМАННАРЫ" дигән проект старт алды.  Проектта катнашу өчен сугышта катнашкан туганнарыгызның фотоларын электрон почтага җибәрегез. Электрон почта - arskpomnit@mail.ru (файллар.jpeg форматында булырга тиеш. Сугышта катнашучының исеме, әтисенең исеме һәм фамилиясе, яшәгән еллары язылсын. Материаллар 3 майга кадәр кабул ителә.

Әйдәгез,  Җиңү өчен тормышларын аямаган якыннарыбызны тагын бер кат хәтерләрдә яңартыйк! Аларга лаеклы алмашчылар булыйк!

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/sugysh-kaarmannaryna-archany-bank-uramynda-stend-bulachak




Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение