События

Президент Арча районына килде 07.05.2020

Президент Арча районына килде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 6 майда Арча районында булды.

Президентны Арча районы башлыгы Илшат Нуриев каршы алды. Ул районда язгы кыр эшләренең барышы белән таныштырды. Бүгенге көнгә 8000 гектарда (11%) язгы чәчү чәчелде.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров төньяк районнарның язгы кыр эшләренә, һава шартларына бәйле рәвештә, соңрак тотынуларын әйтеп үтте. Арча районында язгы чәчү әле башланып кына килә.

Президент Рөстәм Миңнеханов район хезмәтчәннәрен һәр көнне дөрес файдаланырга чакырды. Бүгенге гади булмаган санитар-эпидемиологик хәлдә һәм коронавирус инфекциясе белән көрәштә үзегезне һәм якыннарыгызны саклау, “Роспотребсоюз” киңәшләрен үтәү кирәклеген искәртте.

Наласа авылында Рөстәм Миңнеханов яңа балалар бакчасы төзелешен карады, Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салды.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/prezident-archa-rayonyna-kilde

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение