События

Гариф Ахуновның «Туган якка мәдхия» шигырен тәрҗемә итү буенча конкурс игълан ителә 13.05.2020

Гариф Ахуновның «Туган якка мәдхия» шигырен тәрҗемә итү буенча конкурс игълан ителә

Гариф Ахуновның «Туган якка мәдхия» шигырен рус теленә тәрҗемә итү буенча әдәби конкурс игълан ителә. Конкурс турында «Татар-информ»га халык язучысының кызы Наилә Ахунова хәбәр итте.

«Быел без Гариф Ахунов исемендәге әдәби конкурсны тәрҗемә форматында үткәрергә карар иттек. Тәрҗемә өчен язучының Арча якларына багышланган шигырен сайладык. Шигырьне рус теленә тәрҗемә итү сорала», — ди шагыйрә һәм тәрҗемәче Наилә Ахунова.

Тәрҗемә әсәрләре 10 майдан 1 июньгә кадәр кабул ителә. Тәрҗемәләрне Стихи.ру сайтына урнаштырырга яки социаль челтәрләр аша Наилә Ахунова һәм Борис Вайнерга юлларга мөмкин. Нәтиҗәләр 4 июньдә ясалачак.

Конкурс жюриына күренекле әдәбиятчылар, педагоглар һәм филологлар кергән. 

«Әтинең туган якларына багышланган шигырен тәрҗемә итү буенча конкурс үткәрүне әтинең васыяте кебек кабул итәбез.Тәрҗемә өчен аның 1999 елда — вафатына бер ел кала язган шигыре алдык», — ди Наилә Ахунова.

«И туган як, туган як

Жанга газиз булган як.

Ятим үстем Тукай күк,

Жылытты тик туган як.

Исән чакта кайтып калыйм,

Күз йомылгач кайталмам.

Мин бит синең үз балан, дип

Әйталмам мин, эйталмам.

Арчаларга кайтам әле,

Арча юллары такыр.

Безнен эшләр, еллар узгач,

Туган якларга кайтыр».

 https://tatar-inform.tatar/news/culture/12-05-2020/garif-ahunovny-tugan-yakka-m-dhiya-shigyren-t-r-em-it-buencha-konkurs-ig-lan-itel-5742203



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение