События

“Казан арты”  тарих-этнография музеенда Радик Фәизовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган экспозиция урнаштырылган 15.05.2020

“Казан арты” тарих-этнография музеенда Радик Фәизовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган экспозиция урнаштырылган

Яз көне алмагачлар, чияләр чәчәк аткан көннәрдә Радик абый Фәизов искә төшә, чөнки җырларда макталган 15 май – аның туган көне иде.   

 “Казан арты”  тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,  Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Фатих Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты Радик Фәизовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган экспозиция урнаштырылган. Дамира апа ярдәме белән аның басылып чыккан барлык китапларын туплау бәхетенә ирештек.  Без  аның музей фондындагы материалларын кабат-кабат барлыйбыз, өйрәнгән саен  үзебез өчен яңалыклар  табабыз. Радик абыйның үз тормышыннан алып язылган әсәрләре, газета-журналларда басылган мәкаләләре бүген дә дәрәҗәсен югалтмый. Аларның һәрберсе зур тәрбияви әһәмияткә ия , аның әдәби әсәрләре киләчәктә дә яшь буынны тәрбияләүдә ярдәм итәр әле.

Бүгенге көндә Дамира апа  кызы Светлана белән яши.  Телефон аша хәлен белгәндә: “Кызым янымда булгач бик рәхәт, башкалары да хәлемне белеп торалар.

Радикның тырышлыгына, кешеләрне яратуына, ярдәмчел һәм кече күңелле булуына тора-тора ышанып яшибез, гел яхшы якларын уйлап, сагынып искә алабыз. Документлары сезнең музейда саклануына шатланам, яшьләр танышырлар, үрнәк алырлар. Ул бит бу китапларның барысын да төп хезмәтеннән бушаган вакытта гына, төннәрен йокламыйча, кирәгенчә ял итмичә  язды”, – дип истәлекләрен яңартты Дамира апа.

Радик  Фәизов 2001 елның сентябрь аенда язган  “Әйбәт кеше”  хикәясен:  “Җәмәгать, искә төшерергә рөхсәт итегез, без кешеләр бит әле!  Һәм безгә теләсә нинди заманда, теләсә нинди шартларда кеше булып калырга кирәк. Киң күңелле, ярдәмчел, олы йөрәкле, чын кеше! Әйдәгез, тирә-ягыбызга күз салыйк. Анда менә шушы мәлдә безнең мәрхәмәткә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр юк микән? Безнең сузылган кул аларны упкынга тәгәрәүдән, хаталанудан тотып калмас микән? Бик ихтимал бит, һәр олы нәрсә, зур гамәл бик кечкенәдән башлана бит. Һәркемгә, һәркайда көчтән килгән ярдәм күрсәтүне һәркайсыбыз үзенә тормыш кагыйдәсе итеп куйсын иде. Әйбәт кешеләр булсак иде. Ә?!”, – дигән теләк  белән тәмамлый

Бу фикерне үзе әйбәт булган кеше генә яза ала, Радик абый Фәизов нәкъ тә шундый иде. Аның әдәби берләшмәсенә йөреп тәҗрибә туплаган укучылар һәм студент яшьләр дә, озак еллар бергә эшләгән район газетасы редакциясендәге хезмәттәшләре дә, дуслары, гомүмән, аның белән аралашкан һәркем, аны зур хөрмәт белән искә алалар. Радик абыйның якташы, дусты Вәзыйх Рәхимов аның иҗатының озын гомерле булачагына зур ышаныч белдереп үз фикерен әйтеп калдырган.

                                      Туган яклар илһам бирә икән –

                                      Бер-бер артлы китап чыгардың:

                                     “Телсез” егетеңнең мәхәббәте,

                                      Тетрәндерде күңел кылларын.

                                      “Ике әни”еңне бердәй күрдең, –

                                      “Ак каз”ыңны мактап җырладың –

                                     Шундый әйбәт әсәрләрең белән

                                     Халкым күңеленә юл алдың.

 “Казан арты” тарих-этнография музее

 директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов


Радик Хәбибрахман улы Фәизов 1931 елның 15 маенда Татарстанның Арча районы Дусым авылында туган. 1950 елда Әтнә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел үз авылларында башлангыч мәктәптә балалар укыта. 

1951-1953 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә; армиядән кайткач, төрле җирләрдә саклык кассасы инспекторы, җир двигательләре монтажлаучы слесарь, пилорама мастеры һәм авиация заводында токарь булып эшли. 1957-1965 елларда ул Магнитогорск шәһәрендә яши һәм эшли: паровоз кочегары, машинист ярдәмчесе була.

1965 елдан башлап Р.Фәизов яңадан туган якларында. Арча районының "Коммунизмга” газетасы редакциясендә башта әдәби хезмәткәр, 1973 елдан җаваплы сәркатип булып эшли. 1970 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

Р.Фәизов – нигездә хикәяче. Аның эшчеләр, тимер юлчылар тормышыннан алып язылган беренче хикәяләре алтмышынчы еллар башында көндәлек матбугат битләрендә, аннан "Беренче адымнар” исемле күмәк җыентыкта басыла. Хәзерге көндә ул – "Яшьлек юллары” (1967) повесте, "Тимер чәчәк”, "Бәхет”, "Дусларым”, "Юлда” исемле хикәя җыентыклары авторы. Аларның барысы да заман кешесенә, аның хезмәт процессындагы бай эчке дөньясын ачуга багышланган. Р.Фәизов балалалар маҗаралы һәм фантастик әсәрләр дә яза. 1983 елда әдипнең фантастик хикәяләре тупланган "Галәм кызы” исемле китабы басылып чыкты. Хыялый дөньясының байлыгын, киңлегем автор беренче мәртәбә тулы итеп шушы китабында күрсәтте. Укучылар шулай ук аның "Чаян” журналында, көндәлек матбугатта әледән-әле басылып торган юмористик һәм сатирик хикәяләре белән танышлар.

Р.Фәизов тормышка актив мөнәсәбәттә яши. Республика матбугатында ул хезмәт алдынгылары, мәгариф маяклары турындагы очерклары һәм публицистик мәкаләләре белән даими катнашып килә. Журналистика өлкәсендәге уңышлары һәм җәмәгать эшчәнлеге өчен 1981 елда аңа Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.

Әдипнең 60 еллык юбилее уңае белән, 1991 елда Татарстан китап нәшриятында «Адымнарым» исемле күләмле җыентыгы дөнья күрде.

Р. Фәизов —1980 елдан СССР Язучылар союзы члены.

2011 елның 17 нче февралендә вафат булды.

БИБЛИОГРАФИЯ 

Беренче адымнар: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1963.—56 б. 8000. Рец.: Иделле Г.—Сов. әдәбияты, 1964, № 10, 151—157 б. 

Яшьлек юллары: Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1967.—60 б. 13 000. 

Тимер чәчәк: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1968.—122 б. 10 000. 

Бәхет: Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1970.—118 б. 7000. 

Дусларым: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1972.—104 б. 9000. 

Юлда: Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1979.—119 б. 10 000. Рец.: Вәлиев М. 

Бер хикәя укыгач...— Соц. Татарстан, 1978, 9 июль; 

Га би ди Ә. Үзенчәлекле юлчы.— Соц. Татарстан, 1980, 19 февр.; 

Хуҗиәхмәтов Ә. —Казан утлары, 1980, № 8, 177— 178 б. 

Фәизов Р. Х. Галәм кызы : фантаст. һ. маҗаралы хикәяләр / Радик Фәизов. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1983. – 110 б. – Эчт.: Серле утрау; Киләчәктән кунак; Гасырлар аша аваз; Кеше – һәйкәл; Калейдоскоп; Ай кешеләре; Һәйкәлләр планетасы; Галәм кызы; Нәни дусларым; Кит акуласы; Кунак йортында; Эштән соң; Тыңламас; Чишмәләр сере; Су астындагы Акбай; Җир бүләге. – 12000 д.

Фәизов Р. Х. Күңелем кыры : хикәяләр / Радик Фәизов. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1985. – 144 б. – Эчт.:Һәйкәл; Күңел кыры; Егерме елдан соң; Әти-әни өйдә югында; Рөстәм ул берәү генә; Сугыш бетте; Ике ветеран; Тәкый гаҗәп; Урынбасар; Кире беткән; Ашыгыч ярдәм; Туп итә, туп!..; Бер якшәмбедә; Юллар чатында; Ялган тоткыч; Түзәбез. – 10000 д.

Аның турында Ихсанова Л. Радик Фәизов.—Казан утлары, 1980, № 12, 170—171 б.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986), беркадәр үзгәрешләр кертелде. 


http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/radik-abyy-fizov-ybt-keshe



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение