События

Әтиебез, синең алда баш иябез! 20.05.2020

Әтиебез, синең алда баш иябез!

Әтиебез Садриев Гәрәфинең батырлыклары турында искә алмый мөмкин түгел. Ул Түбән Аты авылында 1918 елның 14 январендә туган. Аның тормыш юлы бик катлаулы. 1938 елны армия сафларына алына. Байкал арты хәрби округында, Жуков командасында хезмәт итә. Хезмәтенең авыр вакытлары узып, кайтыр көннәр якынлашкында гына сугыш башлана. 1941 елда аларны Украинага 26нчы чик сакчылары отрядына күчерәләр.

Сугышның иң кайнар нокталарында, Днепр елгасы буенда барган каты сугышларда катнаша. Немецлар безнекеләрне Днепр елгасы буена кысырыклап куып китерәләр. Кул күтәреп әсирлеккә бирелүдән башка чара юк. Курку белмәс, батыр йөрәкле әтиебез, дошман кулына әсирлеккә  төшкәнче, үлүең хәерлерәк дип, берничә сугышчы белән Днепр суына сикерә. Каты аккан салкын Днепр суы аларны үз агымына ала, йөзәргә авыр, баш очында пуля ява, исән калуда өмет юк. Шулай бер бата, бер калка йөзә торгач, үлем белән якага-яка килеп, бик авыр хәлдә яр кырына йөзеп чыга.

Салкын караңгы төн. Караңгылык эчендә шәүләләр күренгәч, ыңгырышкан тавышлар ишетелгәч, әтинең эченә җылы керә. Днепр елгасын йөзеп чыга алган, курку белмәс батыр йөрәкле сугышчылар шактый була. Меңләгән сугышчылар кул күтәреп әсирлеккә төшә, меңләгәне Днепр елгасында юкка чыга. Днепр суы кып-кызыл кан булып акты, дип сөйли иде әтиебез.

Аннан соң тагын сугышның алгы сызыгында, күпме батырлыклар эшләгән, күпме тән яралары алган. Сталинград сугышында башына снаряд кыйпылчыгы эләгеп, аңын югалткан хәлдә госпитальгә озаталар. Катлаулы операция ясап, пулясын алалар. Өч ай госпитальдә дәваланып чыкканнан соң, тагын сугышка! Үзенең күргәннәрен безгә елый-елый сөйли иде. Немецлар белән кара-каршы, күзгә-күз карап сугышканда да мин җиңелмәдем, бирелмәдем, ди торган иде.

Туган авылына 1946 елның сентябрь аенда гына кайтырга насыйп була.  Җиңү бәйрәмен Кырымда каршы ала. 1947 елның март аенда әниебез белән матур гаилә корып җибәрәләр. 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Батыр солдат тыныч тормышта да сынатмый. Без үскәндә сугыштан соң авыр еллар булуга карамастан, әтинең тырышлыгы белән авырлык күрмәдек. Бөтен көчен куеп, көнне төнгә ялгап, авыр эшләрдә эшләп безне аякка бастырды. Әтиебез олы җанлы, гадел кешеләргә ярдәмчел, хөрмәткә лаек кеше иде. Безне дә акыллы киңәшләре белән, дөрес юл күрсәтеп, бер-беребезне хөрмәт итәргә, тормышны яратырга, булганның кадерен белергә өйрәтте. Мең-мең рәхмәтләр сиңа, газиз әтиебез. Без тормышта һәр адымда сине искә алып, синең белән горурланып яшибез, батырлыкларың алдында баш иябез.

Фания Фәйзрахманова,

Арча—Казан.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tiebez-sine-alda-bash-iyabez


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение