События

Авылны шулар тота 21.05.2020

Авылны шулар тота

21 майда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин хезмәт династияләре 100 ел һәм аннан күбрәк булган гаиләләргә район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырды. Наласа авылында яшәүче Илгиз Ситтыйков механизатор булып 43 ел эшләгән. Хатыны Гөлсия 37 ел сыер сауган. Уллары Илнар инде 23 ел тракторда эшли.

Штерә авылында яшәүче Данис Гыйззәтов 42 ел тракторчы була. Хатыны Сания 40 ел терлекчелектә эшли. Уллары Айнур 26 ел ферма мөдире,Данил 18 ел терлекче, Дамир 23 ел эретеп ябыштыручы булып эшли. Хезмәт династиясе – 149 ел. Сикертән авылында яшәүче Габдрахман Котдусов 48 ел тракторда эшли. Улы Ринатның механизатор стажы 43 ел. Оныгы Айрат 9 ел тракторда. Курса Почмак авылында яшәүче Гөлнур Шәрәфетдинова 47 ел сыер сава. Улы Ринат 14 ел тракторда, кызлары Гөлфия 22 ел сыер сава, Миләүшә 15 ел төрле эштә,Римма 13 ел хисапчы, кияве Фердинанд тракторчы,оныгы Гүзәл хисапчы. Югары Курса авылында яшәүче Галиябану Габидуллина 44 ел сыер сава, улы Фәнис 23 ел терлекче, килене Лилия сыер сава,улы Фәнил терлекче, килене Айзилә сыер сава.
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/avylny-shular-tota

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение