События

Шиһабетдин Мәрҗани якты карашлы дин галиме була 24.05.2020

Шиһабетдин Мәрҗани якты карашлы дин галиме була

Бүген мөселманнарның олуг бәйрәме көнне татарның бөек улы, якташыбыз Шиһабетдин Мәрҗанине искә алып үтәбез.

Шиһабетдин Мәрҗани – барыннан да бигрәк бөек реформатор, дип саный галимнәр. Бөтен ислам дөньясының фикере авыр таш белән бастырылып, кешенең мөстәкыйль фикер эшчәнлегенә богаулар салынган бер заманда ул шәхескә фикер иреге, иҗат хокукы таләп итеп чыга, мөселман дөньясы өчен иҗтиһад капкасын ача. Ул татарны торгынлык йокысыннан уятучы, уйлау-фикерләү офыгын арттан алга таба, үткәннән киләчәккә таба борып куючы була. Аның бөек реформаторлыгының асылы әнә шуннан гыйбарәт.

Мәгърифәтче галим рәсем сәнгате турындагы тыюларга каршы күтәрелә, тере әйберләрнең сурәтен ясауны дөрес дип саный, берничә тапкыр үзенең дә фоторәсемен алдыра.

XX йөзнең 1 нче яртысында музыка төрки телле халыклар, аеруча татарлар арасында нык тыелган була. Мәсәлән, 1905 елда чыккан “Өлфәт” газетасы “музыка эштән калдыра, юлдан туктата, балаларны әвәрә итә” дип, аны зарарлы итеп күрсәтергә тели. “Музыканы ишетү – хәрам, музыка уйналган җирдә утыру – аннан да яманрак”, - дигән заманда Мәрҗанинең: “Музыка ул хәләл!”, - дип кистереп әйтүе, моны дәлилләү өчен ислам диненең үзәкләре саналган борынгы Багдад һәм Әнделес(хәзерге Испания җирендәге гарәп дәүләте) дәүләтләрнең практикасына мөрәҗәгать итүе бик прогрессив адым була.

Гомумән алганда, Мәрҗанинең сәламәт акылы музыканы тыюны дөрес тапмый, ул музыка турында күп яза, аның кагыйдәләрен тикшерә. Мәгьрифәтче хезмәтләре турында күп сөйләп була. Аның эшлэре һаман да өйрәнелә.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/shiabetdin-mrani-yakty-karashly-din-khele-galim-bula

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение