События

Кыңгыраулы мәктәп еллары 25.05.2020

Кыңгыраулы мәктәп еллары

Шушмабаш урта  мәктәбендә эшләгән еллардагы бу фотоны күргәч, 25 май көнендә уздырыла торган соңгы кыңгырау бәйрәме күз алдына килде. Ул вакытта һәр елны 170 шәр укучы унынынчы сыйныфны тәмамлый иде. Башка укучылар чәчәк бәйләмнәре, шарлар тотып тере коридор булып тезелеп басалар , ә чыгарылыш сыйныф  кызлары һәм егетләре мәктәптән башлап мәдәният йортына кадәр горур кыяфәт белән, бездән үрнәк алыгыз дип горурланып шуннан үтәләр. Бу бәйрәмгә бөтен авыл халкы җыела , кемдер мәктәп елларын, бергә укыган классташларын, үзләрен укыткан укытучыларын искә төшерә, гомүмән мәктәп белән саубуллашу бәйрәме күңелле дә, тантаналы да, истә калырлык та һәм, билгеле инде , күз яшьләренә дә бай була иде...       

Без дә Шушмабаш мәктәбен 1970 елда, ягни 50 ел элек тәмамлаган идек, ТАССР ның төзелүенә 50 ел булган көннәрдә безнең өчен дә Шушмабаш мәктәбендә соңгы кыңгырау яңгырады. Укытучыларыбыз биргән тирән белем һәм ныклы тәрбия тормышта югалып калмаска ярдәм итте, һәркайсыбыз олы тормышта үз юлыннан барып,  тырышып  хезмәт итеп яшәде.      

Быел мәктәпләр башкарак режим белән эшләсәләр дә, мәктәпне тәмамлачылар өчен бу бәйрәм төрле формаларда үткәрелеп истә калачак. Аларны һәр  дәрескә дәшеп, аннан тәнәфескә чакырып бик тапкырлар яңгыраган  кыңгырау тавышларыннан үзгә булган соңгы кыңгырау тавышы укыган мәктәпләрен, укытучыларын искә төшереп торачак. Иң бәхетле булган мәктәп елларыннан соң аларның һәрберсе тормышта үз урыннарын табып, бәхетле  булып яшәсеннәр.                                                                                  

 “Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары    

Шәфигулла Гарипов

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kygyrauly-mktp-ellary



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение