События

Валентина Георгиевна Мартьянова Арча тарихын яхшы белә 26.05.2020

Валентина Георгиевна Мартьянова Арча тарихын яхшы белә

"ТАССРның 100 еллыгы" уңаеннан очраштык без аның белән. Җомга көн иртән килгән идем, төшке ашка кадәр сөйләшеп утырдык. Ә ветеранның сөйләр сүзе күп.

Әтисе Георгий Михайлович Щелкин сугыштан кайтмый. Хәбәрсез югалуы турында хәбәр килгәч әнисе балаларын кочаклап: "Берүзем нишләрмен, җанкисәкләрем, сезне балалар йортына бирермен инде", - дип елый. Балалар да әниләрен кочаклап елыйлар. "Әни, безне детдомга бирмә", - дип. Юк, аларны әниләре детдомга бирми.

Валентина Георгиевна Арча кызы. Крахмал заводы ягындагы Кызыл Бистә урамында яшиләр. Гомере Арчада үтә. Кияүгә чыга, ире Анатолий Николаевич белән ике кыз үстерәләр.

- 1949 елда Арчада "Октябрьнең 30 еллыгы" дигән артель ачылды,- дип сөйли ул. - Хезмәт биографиям шунда башланды. Бездә Ленинградтан эвакуацияләнеп кайткан еврей хатыны Фаина Исаковна Когон яшәде. Ул артельдә хисапчы булып эшләде. Менә ул миңа тегүче булырга киңәш бирде. Курсларга барып укып кайттым.

Валентина Георгивна мөдирлеккә кадәр күтәрелә. Хәзерге "Тайд-Фойл" сәүдә үзәге бинасында элек ателье булганын күпләр хәтерли.

- Тегүче, кисүчеләргә дә, заказ бирүчеләргә ярарга, план да үтәргә кирәк, - дип сөйли ветеран.- Килешеп эшләдек.

Валентина Георгиевна Мәскәүгә 1нче сәнгать фестиваленә барган кеше. Ул коллективта комсомол оешмасын җитәкли.

- Җырлый, бии идегезме? - дип сорыйм.

- Юк, мин сәхнә артисткасы булмадым. Мин эш артисткасы булдым, - диде ул.

Аның җәмәгать эшләре дә санап бетергесез. Балалар үскәнен дә сизми калдык, ди.

Тулырак итеп район газетасында укый аласыз.


Румия НАДРШИНА

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/valentina-georgievna-martiyanovna-archa-tarikhyn-yakhshy-b...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение