События

Бүген  балачак  бәйрәме 01.06.2020

Бүген балачак бәйрәме

Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне 1950 елдан башлап дөнья күләмендә билгеләп үтелә, аны бик күп илләрдә зурлап үткәрәләр. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең алдагы өметебез, шулай ук илебезнең дә киләчәге. Гаиләне сөендереп һәм бәхетле итеп дөньяга килгән һәр бала әти-әнисенең сөюен, ихлас яратуын, ярдәмен тоеп, туганнарының әйбәт мөнәсәбәтен һәм игътибарын күреп үсәргә хокуклы һәм тиеш. Без барыбыз да балаларыбыз хакына яшибез, аларны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтеп үстерү изге бурычыбыз булып тора. Балалар безгә ышана, без аларга кирәк, алар бездән башка яши алмыйлар. Балаңның елмаюын һәм шатлык тулы күзләрен күрү, аның уңышка ирешүен ишетү, киләчәк хыяллары турында фикерләрен тыңлау һәм киңәшләребезне бирү... Әти-әни өчен моннан да куанычлы, шул ук вакытта җаваплы да тормыш мизгелләре бар микән.

Балаларга ныклы белем һәм тәрбия бирү өчен районыбызда уңай шартлар тудырылган, заманча төзелгән балалар бакчалары һәм мәктәпләр ныклы белем һәм тәрбия бирә, ә сәнгать мәктәбе, укучылар йорты, төрле спорт оешмалары һәр баланың сәләтен үстерергә, тормышка әзерләргә ярдәм итәләр. Билгеле, соңгы вакытта аларның да эш алымнары бераз үзгәрде, ләкин шулай да балалар белән элемтәләрен өзмәделәр, яңалыклар кертеп эшлиләр, балаларның җәйге ялын кызыклы итеп оештыру өчен бергәләп эш алып баралар. Балаларның һәркайсы яңа уку елы башланганчы сәламәтлекләрен ныгытсын , белем үрләрен яулауны дәвам итәр өчен көч тупласын, үзе теләгәнчә рәхәтләнеп ял итсен иде.

Киләчәктә балаларның ышанычын югалтмыйча , аларны тагын да бәхетлерәк итәргә тырышыйк. Һәр бала тигез гаиләдә әти-әнисе кочагында үссен, аларга олылар тарафыннан һәрвакыт игътибар , кайгырту һәм ярату булсын. Узган еллардагы кебек бу бәйрәмне бергә җыйнап оештыра алмыйлар, ләкин гаиләдә кызыклы итеп, истә калырлык итеп үткәрү мөмкинлекләре күп, әти-әниләрнең теләген Һәм иҗатын гына бәйрәмне үткәрүгә юнәлтергә кирәк. Балаларыбыз бәхетле булсын өчен аларны тыңлый һәм аңлый белергә, аралашырга вакыт табарга, кирәк вакытта ярдәм итәргә, ә иң мөһиме балаларыбызның үзебез өчен кирәк булуларын онытмасак иде.

Балаларны яклау көне һәркем өчен дә истәлекле бәйрәм. Балачак илендә һәрберебез булып алдык, онытылмаслык вакыйгаларны хәтерләребездә яңартырга гына кирәк, ә алар бик күп. Әйдәгез әле, 1 июнь көнендә балаларыбыз һәм оныкларыбызны көтелмәгән шатлыклар белән куандырыйк, озак еллар онытылмаслык мизгелләр бүләк итик.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/1-iyun-balachak-ile-byrme

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение