События

Наласалар авыл җырына клип ясау өчен аккошлар чакырткан 02.06.2020

Наласалар авыл җырына клип ясау өчен аккошлар чакырткан

Наласалар "Наласа" җырына үз авылларын һавадан төшертеп клип ясаган.

Клип төшерү өчен күлгә аккошларны махсус чакыртып кайтарганнар.

Клипка төшәсе булгач, алары да озак көттермәгән, яз башында ук кайтып җиткәннәр. Халкыбызның легендар җырчысы Таһир Якупов башкаруындагы мәшһүр халык җырына видеоклипны авыл яшьләре заказы буенча Илүс Әскәров эшләгән.

Авылдан чыгып китеп читтә яшәүчеләрнең үзәген өзәрлек гаҗәеп матур килеп чыккан ул. Афәрин наласалар,афәрин Илүс!



http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/nalasalar-avyl-yryna-klip-yasau-chen-akkoshlar-chakyrtkan-video


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение