События

Андый инвестор кирәкме? 04.06.2020

Андый инвестор кирәкме?

Узган шимбәдә үткән киңәшмәдә район башлыгы Илшат Нуриев язгы кыр эшләрен оешкан төстә башкарып чыккан өчен хуҗалык җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. Әмма бу “Төрнәле–Пошалым” ширкәтенә кагылмый.

“Төрнәле–Пошалым” ширкәтендәге хуҗасызлыкны раслаучы фоторәсемне видеоконференциядә бөтен республикага күрсәттеләр. Күптән түгел Казаннан кайткан комиссия бу хуҗалыкны махсус тикшерде. Нәтиҗәләр күңелсез, бер генә тармакта да куанырлык нәрсә юк. Язгы кыр эшләрен тиешенчә оештыра алмадылар, терлек азыгы әзерләү техникасына кул тимәгән. Быел дүрт айда терлекләрнең баш саны 200 башка кимегән. Узган елга караганда сөт җитештерү 1095 центнерга кимегән, 40 бозау кимрәк алынган.

“Төрнәле–Пошалым” ширкәте белән бергә оешкан башка хуҗалыклар уңай үзгәрешләр кичерә. “Казанка” ширкәте язгы кыр эшләрен беренче булып төгәлләде, терлек азыгы әзерләү техникасының әзерлеге буенча районның алдынгы хуҗалыгы “Курса МТСы” ширкәте белән беренче урынны алды. “Северный”, “Яңарыш” ширкәтләре – икенче, “Ватан” хуҗалыгы өченче урында.

– Быел хуҗалыклар 75 миллион сумлык техника алдылар, шуның 30 миллион сумы “Курса МТСы” ширкәтенә туры килә, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин.

– Гел Курсаны мактыйсыз да, Курсаны мактыйсыз, – дип “борчылып” куючылар да булгалый. Башкалар да шулай эшли алсын иде әле, аларны да гел мактап торыр идек. “Северный”, “Ватан”, “Яңарыш” хуҗалыклары да мактарлык итеп эшли! Әле өченче елын гына эшләүче “Заря” хуҗалыгы басуларында инвестор гөлбакча ясады! Күпме төзелешләр алып барыла, күпме яңа техника алдылар! “Аю” ширкәтендә дә булган байлыкны саклап, иртәге көн турында кайгыртып эшлиләр, язгы чәчүне бик матур итеп башкарып чыктылар.

Район башлыгы апрель аенда терлекчелектә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән хуҗалыкларга бүләкләр тапшырды. Күчмә кубокны беренчелекне яулаган “Северный” ширкәте алды. “Кырлай” ширкәте – икенче, “Игенче” ширкәте өченче урында.

Мул уңышларга өмет-ләндереп яңгырлар явып үтте. Бу юлы да “Игенче” ширкәте беренчелекне бирми, майның соңгы көнендә бу якларда 20 мм.га кадәр яңгыр яуган. Район буенча 14 мм. Кызыл Ярда 2–3 мм гына. 1 июньдә бу якларда да яңгыр әйбәт ява, диделәр.

Шул ук вакытта терлек азыгы да әзерлисе бар. Монда инде аяз көннәрдә оешканлык белән эшләү мөһим.

Ильяс ФӘТТАХОВ


 http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/andyy-investor-kirkme



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение