События

Рәхмәт сезгә, Мансур абый! 05.06.2020

Рәхмәт сезгә, Мансур абый!

Мансур абый авыл халкының бәхетенә туган кеше. Рәхмәт сезгә, авылдашыбыз Мансур абый!

Без, Түбән Пошалым авылында яшәүчеләр, үзебезнең авылдан чыккан Хафизов Мансур Нәкыйп улының һәрдаим ярдәмен тоеп яшибез. Аның безнең авылга кылган изгелекләрен әйтеп тә, санап та бетерә торган түгел. Мансур абый авыл халкының бәхетенә туган кеше. Безне чишмәле, юллы итте, мәхабәт мәчетебезне салдырды, зыяратны коймалап алдырды. Һәрвакыт ярдәм итәм, диеп кенә тора.

Ел саен изге Рамазан аенда авыл халкын җыеп, ифтар мәҗлесе үткәрә. Быел, коронавирус белән бәйле рәвештә күпләп җыелырга ярамагач, ифтар күчтәнәчләрен һәр хуҗалык саен өләшеп йөрде.

Без, бөтен авылыбыз белән, Мансур абыйга рәхмәт укыйбыз, аңа озын гомер, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, ике дөнья бәхетен телибез.

Безне сөендереп, озын—озак, таза—сау булып яшә, Мансур абый!

Роза Шәйнурова,

Сара Насретдинова,

Гөлфирә Шәйдуллина.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/rkhmt-sezg-mansur-abyy



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение