События

«Ятаган» ансамбле фестивальдән лауреат булып кайтты 22.08.2019 «Ятаган» ансамбле фестивальдән лауреат булып кайтты
22 августта Казанда «Иске Казан түгәрәк уены» Республика татар фольклоры фестивале узды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбеннән “Ятаган” гөсләчеләр ансамбле (җитәкчесе Гайнетдинов Альберт Салах улы) катнашты һәм лауреат исеменә лаек булды.

Кәчедә авыл көне 21.08.2019 Кәчедә авыл көне
Арчага терәлеп үк урнашкан Кәче авыл җирлегендә авыл көне булып узды. Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова җитәкчелегендә авыл җирлекләре башлыклары әлеге җирлектәге социаль объектларның торышы белән таныштылар. Кәче җирлегендә мондый максат белән күчмә утырышлар 2013 елдан бирле узмаган булган. Алты ел үткәнне исәпкә алганда, чагыштыру, шушы чор эчендә ниләр башкарылганын, үзгәрешләр, яңалыкларны барлау өчен мөмкинлек зур иде.

Арча районында кыр батырлары бүләкләнде 20.08.2019 Арча районында кыр батырлары бүләкләнде
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 18 августта игеннәрне урып-җыюда югары күрсәткечләргә ирешкән өчен “Яңарыш” ширкәте комбайнчысы Фәрит Мөхәммәтҗановка, “Курса МТСы” ширкәтеннән Фәнис Хөснетдиновка, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтеннән Марсель Шәймуллинга, “Казанка” ширкәтеннән Фаил Хәлиуллинга Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.

Район башлыгы бу көнне элеваторда, басуларда булды.

Җыр дәвалый йөрәк ярасын 19.08.2019 Җыр дәвалый йөрәк ярасын
Тормышта үзенең тыйнаклыгы, сабырлыгы, тормыш авырлыклары килгәндә югалып калмыйча яшәүдән мәгънә табып, үзенең онытылмаслык эшләре белән истә калырлык шәхесләр була.  Шундый кешеләрнең берсе якташыбыз Галиәхмәт Шаһи. Аның бүгенге көндә ике йөздән артык шигыренә көй язылып,  җыр буларак башкарыла. Композиторларыбыз  Ринат Гобәйдуллин, Илгиз Закиров, Виталий Агапов, Риназ Әхмәтов, Илгизәр Мортазин һәм башкалар көй язган җырларын Резеда Шәрәфиева, Равил Гәлиев, Гөлдания Хәйруллина, Виталий Агапов, Әнвәр Нургалиев, Илназ Бах, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Айгөл Сагынбаева һәм эстраданың башка күренекле артистлары башкара. Ул җырлар өчен якташыбыз бик күп дипломнарга һәм грамоталарга лаек булды. Галиәхмәт Шаһи һәм аның сүзләренә  көен язган, үзе үк башкарган Арча егете Илназ Бах “Туганым” җыры өчен 2018 елда үткәрелгән “Татар җыры” фестивалендә “Алтын Барс” премиясе лауреатлары булдылар.

Зур Бирәзәләр Көнбатышлар белән бергәләп бәйрәм итте 19.08.2019 Зур Бирәзәләр Көнбатышлар белән бергәләп бәйрәм итте
18 август кичендә территория үзидарәләре Зур Бирәзә авылында һәм шәһәрнең Көнбатыш өлешендә урам бәйрәмнәре оештырдылар.

Зур Бирәзә авылы  урамнарын танырлык түгел хәзер – урамнарга вак таш түшәү программасы буенча һәм үзара салым акчасына таш түшәделәр.

Айванда авылдашлар җыелды 18.08.2019 Айванда авылдашлар җыелды
Юк, сабантуй түгел бу. Авыл мәдәният йорты җитәкчесе Гөлзилә Миңнуллина Айван авылында туып—үскән, бүген авылда көн күрүче һәм төрле төбәкләрдә яшәүче авылдашларны җыйды. Ә нинди тәэсирле, күңелле очрашу булды ул! Рәхмәт Гөлзилә ханымга!Яңгыр явар дип курыккан идек. Яумады. Рәхәтләнеп мәдәният йорты бакчасында бәйрәм иттек. Очрашуга авылның мәртәбәле өлкән кешеләре дә килде. Клара апа, Рәмзия апа, әле яңа 90 яшен тутырган Сөмбелә апа, Галия, Гаҗилә, Флера, Хәлимә, Фәридә, Розалия апалар… Гаилә—гаилә авыл кызлары килде. Кыз фамилияләре белән язам. Сания, Дания, Дилбәр Вәлишевалар, ир туганнары Ирек тә биредә.

«Киттем, диде дә, башка кайтмады» 17.08.2019 «Киттем, диде дә, башка кайтмады»
Казанда узган Татарстан муниципаль хезмәткәрләренең спартакиадасында бадминтон уйнаган вакытта Арча ра­й­оны, Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Илгиз Гайнуллинның хәле начарланып китеп, вафат булуы күпләрне тетрәндерде.
Кызганыч, та­биб­лар да аның гомерен саклап кала алмады, 53 яше дә тулмыйча, Илгиз абый гүр иясе булды. Бүген хатыны Суфия апа авылда ялгызы гына яши, Илгиз абыйны якыннары гына түгел, бар авыл сагына.

Терлекчеләр хөрмәтенә 17.08.2019 Терлекчеләр хөрмәтенә
16 августта “Сервис-Агро” ширкәте җитәкчесе Габделхәй Кәримов “Кырлай” һәм “Игенче” ширкәтләре терлекчеләре өчен бәйрәм оештырды. Мул табын артында кунак итеп эшкә йомгак ясадылар, бүләкләр тапшырдылар.

Арчалылар «Спас ярминкәсе»ндә катнашып кайтты 16.08.2019 Арчалылар «Спас ярминкәсе»ндә катнашып кайтты
Районыбызның кул эше осталары Филсинә Сафина, Нәсимә Гарифуллина, район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов Спас ярминкәсендә катнашып кайтты. Филсинә апа чигүле түбәтәйләре, калфаклары һәм башка хатын-кыз милли киемнәре белән ярминкәдә ел да катнаша. Быел райондашларыбыз анда Яңа Кенәрдә яшәүче Рифат Габидуллин калайдан ясаган комганнар да алып барган. Арчаларның кул җылысын саклаучы эшләнмәләрне ярминкәгә килүчеләр ошатып сатып алган.

Арчаның Шәрык бистәсендә бәйрәм узды 16.08.2019 Арчаның Шәрык бистәсендә бәйрәм узды
14 август кичендә Арча шәһәренең Шәрык территория үзидарәсе бик матур бәйрәм оештырды. Көн дә әйбәт, халык күп иде.

– Таш йортларда телевизор, компьютер артында утырганчы сезне урамга тартып чыгарырга булдык әле, – диде үзидарә җитәкчесе Ринат Сафин.

Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев та кешенең күплегенә игътибар итте. Ул районда тормышка ашырыла торган программаларны искә төшерде.

Казанда иң яхшы якташлыклар бүләкләнде. Арча якташлыгы беренче өчлектә! 15.08.2019 Казанда иң яхшы якташлыклар бүләкләнде. Арча якташлыгы беренче өчлектә!
“Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясендә Әгъзам Гобәйдуллин рәислегендә “Татарстан Республикасының иң яхшы якташлыгы” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Чарада Татарстан Республикасы муниципаль районнары якташлыклары җитәкчеләре катнашты.

Арчада “Безнең ишегалды” проекты кысаларында очрашу узды 14.08.2019 Арчада “Безнең ишегалды” проекты кысаларында очрашу узды
“Безнең ишегалды” “Бердәм Россия” партиясе проекты кысаларында Арча станциясендәге Күпер тыкрыгында яшәүчеләр белән очрашу узды. Партиянең Арча җирле бүлеге, шәһәр Советы, торак-коммуналь хезмәте белгечләре катнашкан очрашуда 10 һәм 12нче санлы күп катлы йортларда яшәүчеләрнең ишегалдын яхшырту буенча фикерләре тыңланды.

Туган авылым урамын кабат-кабат урадым… 13.08.2019 Туган авылым урамын кабат-кабат урадым…
Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина. “Ильяс абый, 11 августта  авылда корбан ашы уздырабыз, шуннан соң мәчет урынына казык та кагабыз, кайта алырсыңмы икән?” –  диде. Мондый вакыйгадан читтә калып буламы соң?

Туган авылым урамында күптән инде моның кадәр халык күргән юк иде. Бала-чаклар күз алдына килеп басты, йорт саен көтүе белән бала-чага иде бит ул елларда. Гаиләләрнең иң аз дигәнендә – 5, иң күбендә 8 бала иде.

Арчалылар «Башваткыч»та катнашып кайтты 12.08.2019 Арчалылар «Башваткыч»та катнашып кайтты
Райондашыбыз Марсель Шәрәпов һәм Әтнә районыннан журналист Сүрия Мингатина җитәкләгән “Дуслык” иҗади төркеме “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында бара торган “Башваткыч” тапшыруында төшеп кайтты. Әлеге төркем Арча районына якын 7 районда һәм Казан каласында яшәп иҗат итүче 30 иҗат кешесен берләштерә.

Арчаның 6нчы мәктәбендә “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясе узды 11.08.2019 Арчаның 6нчы мәктәбендә “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясе узды
Барыбызга да билгеле булганча, инде менә ничә ел рәттән яңа уку елы башланыр алдыннан республикабызда  “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясе бара.

Әлеге акциянең максаты:күп балалы, аз керемле гаиләләрнең балаларына укучы портфеле әзерләп бирергә ярдәм итү. Шул максатны күздә тотып, бүген безнең мәктәптә зур бәйрәм оештырылды. Әлеге чарада Арчаның 1 нче урта мәктәбе,  3, 4 нче башлангыч мәктәпләреннән дә укучылар, ата-аналар, укытучылар катнашты. Барысы 37 портфелҗ тапшырылды.  Бәйрәм кунаклары Арча муниципаль  районы башлыгы   Нуриев Илшат Гаптелфартович, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шәфигуллин Лотфулла Нурисламович, Арча мөхтәсибе ярдәмчесе үзәк мәчетнең икенче имамы Мирас хәзрәт укучыларыбызга, ата-аналарга, мәктәп коллективына изге теләкләрен әйттеләр.

Авылның футбол командасы 10.08.2019 Авылның футбол командасы
Арчада үткән мөселманнарның футбол ярышында күпләр Саба районы авылының футбол командасы уенына сокланып карады. Шунда җанатарлар арасында берәү: «Безнең Арча районында авылларда футбол командасы бармы соң ул?» — дип сорап куйды. Аңа җавап бирүче булмады. Узган ел ярышка Сабаның үзеннән һәм Саба районының Явлаштау авылы командалары катнашты. Район үзәгеннән килгәне җиңелеп кайтып китте. Ә явлаштаулылар икенче урынны алды.

Минутлап санар чаклар 09.08.2019 Минутлап санар чаклар
Ашытбаштан күптәнге танышыбыз Рәис Шәкүров шалтырата: “Көне түгел, сәгате дә кадерле” дип язгансың. Быел сәгате генә түгел, минуты да кадерле булачак. 1978 елга охшап тора бу җәй. Минем фаразлар буенча августта — 5-6, сентябрьдә 10 көн аяз булачак. Ә менә октябрьдә 22 көн бик яхшы һава көтелә”.

Чөмә—Елгадан Кәүсәрия Динмөхәммәтовага 95 яшь 08.08.2019 Чөмә—Елгадан Кәүсәрия Динмөхәммәтовага 95 яшь
Кәүсәрия апа нигезен ташлап бетерми. Кышка кызына яшәргә китсә дә, җәен авылга кайталар. Без килгәндә өч кызы да гаиләләре белән җыелган иде. Табигать кочагында, бик матур урында яшисез икән, дип килеп кердек без аларга. Кәүсәрия апа, сөбханалла, үзе каршы алды. Елмаеп кына тора.Юбилярны район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова котлады. Ул аңа Президент В.Путинның һәм район башлыгы И.Нуриевның рәхмәт хатларын, бүләк, чәчәкләр тапшырды. Район социаль яклау бүлегеннән, авыл җирлеге идарәсеннән дә килгән иделәр.

Якташларыбыз — Әтнә театрында 07.08.2019 Якташларыбыз — Әтнә театрында
2019 ел – Театр елы дәвам итә. Әтнә театрының 100 еллык юбилее уңаеннан чыгарылган китап безнең музей өчен зур бер истәлек булды.   Аны безгә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры директоры Ленур Илфир улы Зәйнуллин коллектив исеменнән теләкләрен язып бүләк итте. Анда: “Казан арты – татарның кендек каны тамган, җанына моң, калебенә  иман  иңгән урын ул! Нәкъ шушы төбәктә халкыбызның йөз аклыгы булырдай әдәбият-сәнгать әһелләренең  дөньяга  килүе, бүгенге көндә дә бөтен татар дөньясын шифалы тыны белән сугаруы гаҗәпмени?!

Арчада Казан артистлары футбол уйный, ә кичен җырлый… 06.08.2019 Арчада Казан артистлары футбол уйный, ә кичен җырлый…
Нинди шәп көн булды ул! Арча стадионына төшсәм, Казанның эстрада артистлары белән Арча командасы футбол уйныйлар. Район башлыгы Илшат Нуриев та шунда.

Арчада яңа автобуслар йөри 30.07.2019 Арчада яңа автобуслар йөри
Арчада ике атна элек яңа автобуслар йөри башлады. Әлеге автобуслар әлегә 4 әү генә булып, шәһәр эчендә йөрүче маршрутларда гына, тик киләчәктә саннары артуы көтелә.

Зиннур Тимергалиев 45 нче җәен язучы булып каршы алды 29.07.2019 Зиннур Тимергалиев 45 нче җәен язучы булып каршы алды
Җәйнең ямьле вакытында, җәйнең кыл уртасында дөньяга килгән ул. Быел 45 нче тапкыр җәйне каршы алды Зиннур Фирдәвес улы. Ә быелгысы юбилей булуы белән генә үзенчәлекле түгел, юбилей датасын ул язучы буларак каршы алды. Мондый бәйрәмнәр көн дә килми дип, әдәбият сөючеләр бәйрәмен дә киң масштабта уздырырга ниятләгәннәр. “Казан арты” музее хезмәткәрләре тырышлыгы белән әзерләнгән бәйрәмгә якташ язучыбыз Рифат Җамал да кайтты. Ул Зиннур Тимергалиевка әдәбиятка кереп киткән вакытында төпле киңәшләре белән дә ярдәм итүче, әле дә яшь язучының иҗаты белән даими кызыксынып тора.

Ишегаллары матурланачак 27.07.2019 Ишегаллары матурланачак
Кич белән Арчада Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы 3нче күп фатирлы йорт янына шул тирәдә яшәүчеләр җыелды. Ишегалдын тагын да ничек матурлап, уңайлатып була — шул турыда сөйләштеләр.

Казан журналистлары Арчада 24.07.2019 Казан журналистлары Арчада
Республиканың җурналистлар берлегенең Казан бүлеге күчмә утырышын Арчада үткәрде.  Алар район эшмәкәрләре эше белән таныштылар. Район хакимиятендә киңәшмә үткәрделәр. Журналистларны «Арча хәбәрләре» газетасы баш мөхәррире Исрафил Насибуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык—төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов озатып йөрде. Республикада иң күп җурналистлар Арча районыннан чыга икән. Алар район журналистлары, яшь хәбәрчеләр, авыл хәбәрчеләре белән тәҗрибә уртаклаштылар. 

Күңелләрдә калырлык  сәяхәт 23.07.2019 Күңелләрдә калырлык сәяхәт
Арча ягы туристлар маршрутына гажәп бай як.Моның өстенә кунакларны ихлас күңелдән каршы алып озатулары да күңелгә сары май булып ята. Халык бигрәк тә Тукай маршруты буенча күп киләдер дип уйлыйм.Былтыр гына “Ак калфак” оешмасы белән килеп, өч көн эчендә Арчаның бик күп җирләрендә булып,кунакчыллыгын күрергә туры килде.Бу көннәрдә Арчабыз белән  горурланып йөрдем. Ничек матурланган,баеган ул хәзер! Халык күңелендәге байлыкны да матур итеп торгыза,күрсәтә беләләр.Район җитәкчесенең дә бу юнәлешетә битрараф булмавы,халыкка якын булуы күңелне сөендерә.Ә инде Мөхетдинов Рафис улы җитәкчелегендә мәдәният хезмәткәрләренең”Эх” тә димичә,якты йөз,тәмле сүз белән кунакларны  озатып,оештырып йөрүләре һәркемнең күңелендә матур хатирә булып сакланадыр,дип уйлыйм.

“Северный” хуҗалыгы — беренче! 22.07.2019 “Северный” хуҗалыгы — беренче!
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында иген уңышын җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча смотр-конкурска йомгак ясалды. Беренче урында — “Северный”, икенче — “Курса МТСы” һәм “Яңарыш”, өченче урында “Тукай” һәм “Аю” хуҗалыклары.

Нәкъ район читендә бардыр бер авыл 21.07.2019 Нәкъ район читендә бардыр бер авыл
“Чордашлар” халык фольклор ансамбленең нәкъ менә Шура авылында барлыкка килүе гаҗәп түгел. Чөнки авыл бүген дә халкыбызның гореф-гадәтләрен, җырларын, әкиятләрен саклап яши. Шәлне һәр хатын-кыз бәйли, Шура шәлләрендә кәрәз, песи табаны, тәсбих, багана, терсәк бизәкләре булыр. Кич утырулар, каз өмәләре, кичке уеннар бүген дә бар алар. Киленгә су юлы күрсәтергә дә әзерләр, әмма соңгы вакытта киленнәр генә күренми. Авылның иң кечкенә кешесенә – өч яшь. Шулай да, авылда 21 бала булуы начар түгел.

Ашлык кадерле булачак 20.07.2019 Ашлык кадерле булачак
Белгечләр быел игеннәрнең уңышы әйбәт булыр дип фаразлый. Әмма, “Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк”, ди халык мәкале. Шуны истә тотып, республикада уңышны җыеп алу һәм туфрак эшкәртүгә әзерлек буенча бәйге игълан ителгән иде. 15 июльдән 19 июльгә кадәр дәвам иткән бәйгедә комбайннарның, башка техниканың һәм җайланмаларның, туфрак эшкәртү агрегатларының әзерлеген тикшерделәр. Комиссия составында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, башка оешмаларның белгечләре бар. Комиссия безнең районда да эшләде. Һәр комбайнны тикшерделәр, җәймәгә кертеп ашлык суктырып карадылар.

Аларда быел юбилейлар елы 19.07.2019 Аларда быел юбилейлар елы
Халидә Фәйзрахманова редакциябездә еш кунак була. Кергән саен каләмдәшләренең я берәр яңалык җиткерергә дип, я берәрсенең иҗат җимешен алып керә. Арча районының һәвәскәр иҗатчыларын туплаган “Каурый каләм” әдәби берләшмәсе җитәкчесе бит ул. Һәр каләмче өчен борчылып йөрүе аңлашыла да. Арча педагогия көллиятендәге укытучысы Наҗия Саттарова әлеге хезмәтне үзенә тәкъдим иткәндә авырлык белән генә ризалашкан иде, инде җитәкли башлавына да 7 ел тулган икән. Ул эшкә керешкәндә “Каурый каләм”челәр 5 әү генә иде, бүгенге көндә инде өч дистәгә җиттеләр. Рус телендә язучылар да дистәгә якын. Шушы еллар эчендә иҗат итүче райондашларыбызның 10нан артык китабы дөнья күрде.   Берләшмәдә шигырь язучылар гына түгел, проза, драма әсәре, көй иҗат итүчеләр, җырчы, биюче, баянчылары да бар.

Наласада авыл җыены узды 18.07.2019 Наласада авыл җыены узды
Узган шимбәдә Наласада авыл җыены узды. Авылдашлар, кайткан кунаклар. элек Сабантуй уза торган мәйданда, үткәннәрне искә төшереп, рәхәтләнеп ял итте.

Җыенны авыл яшьләре башлап йөреп оештырды. Бәйрәмгә ераклардан авылдашлар кайткан, күрше авыллардан да кунаклар шактый килгән иде.

Миңзифа апа бүген дә кирәкле кеше 18.07.2019 Миңзифа апа бүген дә кирәкле кеше
1970 елның җәе. Мөндеш урамын ямьләп юлдан бер кыз атлый. Миңзифа Низамиева ул. Түбән Мәтәскә килене. Ак хыяллар тулы күңеле белән беренче көн Мөндеш фельдшер-акушерлык пунктына эшкә килә. Белә ул, үзенең нинди авыр хезмәткә алынганын, киләчәктә шул ак хыялларны болытлар күмеп китәр көннәре күп буласын да, утын ягылган иске бинада эшләве җиңел булмаячагын да, һәммәсен белә. Арчага фельдшерлык курсларына укырга килгәнче, 8не бетерүгә Мамадыш районында туган авылының медпунктында санитарка булып эшләде бит ул.

Арчада проектлар тормышка ашырыла 18.07.2019 Арчада проектлар тормышка ашырыла
Район хатын—кызлар советының чираттагы утырышы булды. Аны район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова алып барды. Илкүләм проектлар кысаларында «Демография» юнәлешендәге гаилә ныклыгы, өлкәннәр өчен поликлинакада махсус табиб эшләячәге турындагы мәсьәләләр каралды. Рәсемдә: Яңа Чүриледәге психоневрология интернатының торак төзелеше.Көннең икенче тәртибендә илкүләм проектларның ничек итеп тормышка ашырылуын урыннарга барып карадылар. Арча шәһәрендә Совет мәйданындагы төзелештә һәм Яңа Чүриледәге психоневрология интернатының торак төзелешендә булдылар.

Андый әниләр сирәк 17.07.2019 Андый әниләр сирәк
Йөгереп каршыга чыккан бер апа белән исәнләштек тә, өйгә үтеп күз белән юбилярны эзлибез. Арттан кергән теге апа: “Мин булам инде ул 90 яшьлек әби”, – дигәч әллә ничек булып китте. Нинди 90, 70не дә биреп булмый бит Әкълимә апага, күз генә тия күрмәсен. Йөз елмая, күзләрдән нурлар сирпелә, үзе җитез, йөгереп кенә йөри. Сөйләшкәндә ник бер артык сүз кыстырсын, төгәл һәм кирәклесен генә әйтә.

Арчада мөселманнарның футбол ярышы булды 16.07.2019 Арчада мөселманнарның футбол ярышы булды
Мөселманнарның футбол ярышы Арчаның 5нче гимназиясенең спорт мәйданчыгында булды. 5 команда катнашты.

Якташыбыз Рөстәм Закиров 15.07.2019 Якташыбыз Рөстәм Закиров
“Бөтенесен дә сөйләр идем, язып кына чыгасың бит”, — диде миңа Рөстәм Закиров, сорауларымны “яудыра” башлагач. Баксаң, Рөстәм абый өчен гаилә тынычлыгы мөһим икән. Бүген ул җырчы Люция Мусина белән ике бала – кыз һәм малай үстерәләр. «Татар-информ» журналистының барлык сорауларына диярлек җавап бирде Рөстәм абый.

Әнисе янына кайткач 14.07.2019 Әнисе янына кайткач
11 июль көнне музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Зөлфия Галиулина булды. Ул Арча шәһәренә әнисе янына кайткан һәм алар музейга бергә килделәр . “Беренче мәктәптә укыганда монда булганым бар иде, ә хәзер бөтенләй башка күзлектән карыйбыз бит инде. Театрда бергә эшли торган якташыбыз, Татарстанның халык артисты Булат Сәләхов биредә булып Театр елына багышланган күргәзмәне караган һәм бик тә ошаткан. Минем дә танышасым килде, ә инде күргәзмәдә үземнең иҗатым турында да мәгълүматлар күргәч, бигрәк тә шатландым. Татар театры тарихына зур өлеш керткән якташларыбыз турындагы истәлекләрне, аларның иҗатлары белән бәйле экспонатларны туплагансыз, рәхмәт сезгә ”,–диде ул куанып.

Могҗиза дими, ни дисең? 13.07.2019 Могҗиза дими, ни дисең?
Сезнең “Могҗизалар дөньясында” дигән китапны укыганыгыз бармы икән? Кешелек дөньясы яралганнан бирле билгеле булган табигать бәла-казалары турында ул. Аны укыгач: “Ярый әле без дөньяның иң тыныч урынында яшибез”, – дип шатланып куясың. Менә шундый хикмәтләрнең берсе. Америкада бер кеше өй астында нәрсәдер эшләп маташа. Өстә ниндидер гөжләгән тавыш ишетелә, чыгып караса – өе юк моның, ул якларда еш була торган өермә күтәреп алып киткән өйне…

Тормышның ямен белеп яши 12.07.2019 Тормышның ямен белеп яши

Иске Иябашта яшәүче Минҗофар апа Сабировага 95 яшь тулды. Әниләренең гомер бәйрәмнәре уңаеннан аның туганнарын, дусларын, күршеләрен чакырып, балалары аш үткәрде.Юбилярны котларга килгән район башлыгы урынбасары нәкъ шул вакытка туры килде. Гөлнара Гарипова барлык кунаклар алдында Минҗофар апага Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды. Башкалар чәй эчкән арада, Минҗофар апа белән сөйләшеп алырга да өлгердек. Бик матур сөйли белә икән ул. Аның авызыннан күзем алмый тыңлап торып, тирә-янымдагы кешеләр турында да онытып җибәргәнмен.


Әти-әниең булу – үзе зур бәхет 11.07.2019 Әти-әниең булу – үзе зур бәхет
Түбән Пошалымнан сигез бала анасы Ильвира Зиннатуллина белән без капка төпләрендә очраштык. Ул да балалар белән Арчадан кайтып төште, без дә килеп туктадык. Берсеннән-берсе кечкенә балалар әниләре каршына йөгереп чыкты. Әле бер яше дә тулмаган нәни улы әнисен муеныннан кысып кочаклаган килеш күз кырые белән генә чит кешеләрне күзәтте. Хуҗабикә ачык йөз белән безне өйгә узарга чакырды.

Якташыбыз Мостафин Данил Мәхмүт улын туган көне белән котлыйбыз! 11.07.2019 Якташыбыз Мостафин Данил Мәхмүт улын туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 11 июль көнне якташыбыз Мостафин Данил Мәхмүт улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. 

Кыңгыраулы гармун чыңы 10.07.2019 Кыңгыраулы гармун чыңы
Мөхәммәтнасыйх абый кыңгыраулы гармунын кулына алгач, йөзләренә елмаю кунды, күзләрендә шаян очкыннар пәйда булды. Өлкән яшьтә булуын да онытып, яшь егетләрчә башын кыңгыр салып, авыз кырые белән генә елмаеп гармунын сузып җибәргәч, соклануыбызны яшерә алмадык. Мактау сүзләре ишетеп, ветераныбызның да күңеле күтәрелеп китте, улы Камил алып килгән венский гармунда да үзе яраткан көйне башкарды.

Шушмабашта семинар булды 09.07.2019 Шушмабашта семинар булды
6 июльдә “Северный” хуҗалыгы базасында “Гостехнадзор”ның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең бүлек җитәкчеләре–баш дәүләт инженер–инспекторлары белән семинар-киңәшмә уздырылды. Анда Идарә җитәкчесе Радик Зиатдинов, Арча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.

Кәчедә алты балалы гаилә мунчасыз, сарайсыз һәм өйсез калган 09.07.2019 Кәчедә алты балалы гаилә мунчасыз, сарайсыз һәм өйсез калган

Арча районы Кәче авылында яшәүче Вәлиәхмәтовлар гаиләсендә янгын булып, алты балалары булган гаилә бернәрсәсез урамда утырып калган. 

Вәлиәхмәтовлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар:

Валиахметова Фарида Фаритовна — Сбербанк картасы номеры — 42 76 62 00 35 95 70 53

Фермерлар спортта да сынатмый 08.07.2019 Фермерлар спортта да сынатмый
Арча үзәк стадионында Татарстан Республикасы фермерлары һәм кооператорлары арасында икенче җәйге спартакиада булып үтте. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Россия кооперация университетының Казан кооператив институты тарафыннан оештырылган бу чарага Арча, Буа, Саба, Тәтеш, Биектау, Кукмара, Мамадыш, Кама Тамагы районнарыннан спорт белән дус фермерлар һәм кооператорлвр килгән иде. Сүз уңаеннан: җәйге спартакиаданың беренчесе дә бездә узган иде. Оештыручылар шундый мөмкинлек биргән һәм уңайлыклар тудырган өчен район җитәкчеләренә рәхмәтләрен белдерделәр.

Без бит Тукай оныклары! 07.07.2019 Без бит Тукай оныклары!
Быелгы җәйге ялымның бер атнасы «Без-Тукай оныклары»  дигән чатырлы аланда үтте. Истә калырлык менә дигән ял булды бу!

Әлеге алан  Арча районында 4нче ел рәттән оештырыла. Быелгысы Арча педагогика көллияте базасында үткәрелде. Татарстан,   Башкортстан, Удмуртия, Киров, Оренбург өлкәләреннән, Мари Иленнән 200ләп сәләтле бала җыелды. Без — Тукай оныклары татар теле мохитендә яшәп,  аның мөмкинлекләрен дә ачтык.   Без үзебезне Тукай оныклары дип горурланып әйтә алабыз!

Олыгайган көнендә тигезлеге бар 06.07.2019 Олыгайган көнендә тигезлеге бар
Иске Кишеттә яшәүче Нургали абый Хөсәеновка 90 яшь тулды. Юбилеен ул балалары, оныклары янәшәсендә билгеләп үтте. 30 ел бергә гомер иткән хатыны Нурия апа Соколова да янында иде. Бу көнне ул үзен бик бәхетле хис итте. Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова, Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов та килеп кергәч, юбилярның йөзләре тагын да яктырып китте. Гөлнара Ггарипова Нургали абыйга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын һәм истәлек бүләге тапшырды.

Кирәкле кеше – бәхетле кеше 05.07.2019 Кирәкле кеше – бәхетле кеше
Узган гасырның җитмешенче еллар башы. Курсалар, Масралар Арчага Корайван авылы аша йөри иде. Авылның нык чагы, урам тулы бала-чага, өлкәнрәкләр клуб, кибет янында. Берзаман таудан карага буялган көймәле чанага җигелгән кара айгыр менеп Күпербаш ягына үтеп китте. “Иске Масраның Мөдәрис бу, – диделәр аны белгәннәр. – Зоотехник булып эшли”.

Нәкъ район читендә бардыр бер авыл 04.07.2019 Нәкъ район читендә бардыр бер авыл

Шура авылы халкы бәйрәмнәрне үзе ясый. Әле күптән түгел генә  гармун белән урам әйләнеп Ленар Мөбарәкшинны армиягә озаттылар.

– Яман да күңелле булды, – ди күптәнге танышым Кәшшаф Рәхмәтуллин. – Яшь чаклар, үзебезнең киткән вакытлар искә төште. Ленар бик тәртипле гаиләдән, техникум тәмамлады, әтисе Нурфис тракторда, әнисе мәктәптә эшли. Авыл халкы бик бердәм, тырыш безнең.

70 тән соң да тормыш дәвам итә яки Сикертәндә кино төшерделәр 03.07.2019 70 тән соң да тормыш дәвам итә яки Сикертәндә кино төшерделәр
Ун көн дәвамында Сикертәндә кино төшерделәр. Артистлар гына түгел, бөтен авыл халкы, муеннан эшләре булуы турында онытып, шушы мәшәкатьләр белән мәш килде. Кызыксынып без дә Сикертәнгә юл тоттык. Ничек инде районда барган бу вакыйганы яктыртмый калып була? Һәр районда кино төшермиләр бит. Бәхетебезгә режиссер Нурания Җамалинең беразга гына бушаган вакытына туры килдек. “Трактор килгәнне көтә идек”, – дип аңлаттылар безгә.

Онытылмаслык очрашу 02.07.2019 Онытылмаслык очрашу
Күңелләрне җилкетеп, дәрескә чакырып  бирелгән кыңгырау чыңнары бик күп еллар үтеп артта калса да, мәктәп еллары һаман сагындырып тора. Сеҗе урта мәктәбен (хәзерге вакытта Сеҗе төп гомумбелем мәктәбе) моннан 40 ел элек тәмамлаган сыйныфташлар шушы көннәрдә очрашуга җыелдык.

Аңа 90 яшь тулды 02.07.2019 Аңа 90 яшь тулды
2 июльдә Каенсарда яшәүче Клара Борһановага 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән котлап килгән район социаль яклау бүлегенең “Мәрхәмәтлек үзәге” директоры Миләүшә Шакирова юбилярга район башлыгы Илшат Нуриевның, РФ Президенты В. Путинның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Тырыш кешеләр 01.07.2019 Тырыш кешеләр
Наласа авылы элек-электән көрәш һәм хезмәт батырлары белән данлыклы. Вакыт үтү белән буыннар алышына, матур традиция дәвам итә.

23 июньдә Казан Сабантуенда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов районыбызның быелгы сабан батыры Илнар Ситтыйковка 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Илнар – Наласа  авылыннан.

Умартачы язмышы 30.06.2019 Умартачы язмышы

– Умарталарны карау бер генә дә җиңел эш түгел дип саныйм, бигрәк тә хатын-кызга, – дип сүз башлады гомер буе умартачы булып эшләгән Гамбәр апа Шәйхиеваның кызы, Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында яшәүче Лилия ханым Галимҗанова. – Без үскәндә дә әни шул умарталыгыннан кайтып кермәде. Күбрәк Латыйфа әбием белән булдык. Әни тумышы белән Казаклар авылыннан. Алар алты бертуган булганнар. Шулар арасыннан өч абыйсы Бөек Ватан сугышына китеп, хәбәрсез югалган. 

Арчада тантаналы рәвештә “Тукай юлы” дип аталган яңа мәдәни сәяхәт маршрут ачылды 29.06.2019 Арчада тантаналы рәвештә “Тукай юлы” дип аталган яңа мәдәни сәяхәт маршрут ачылды
Бүген Арча районында тантаналы рәвештә “Тукай юлы” дип аталган яңа туристик маршрут ачылды. Проектны гамәлгә ашыручылар әлеге маршрут буенча Татарстан һәм Россия гына түгел, бөтен дөнья халыклары йөрүен теләүләрен әйтте.

WorldSkills Флагы эстафетасы Арча районында 28.06.2019 WorldSkills Флагы эстафетасы Арча районында
25 июньдә Арча шәһәренең үзәк стадионында WorldSkills Флагын хөрмәтләү тантанасы булды. Чарада район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова һәм “Ворлдскиллс Казан 2019 45нче дөнья Чемпионатын оештыру комитеты вәкилләре катнашты.

Арчада «Тукай юлы» дип аталган җәяүле туристик маршрут ачыла 27.06.2019 Арчада «Тукай юлы» дип аталган җәяүле туристик маршрут ачыла
29 июнь көнне иртәнге сәгать 10да Арча тимер юлы станциясе мәйданында яңа туристик маршрут ачу тантанасы узачак. Бу Татарстанның беренче җәяүле, велосипед юлы маршруты, ди аны оештыручылар. “Балаларыгыз белән, туганнарыгыз белән килегез. Анда бик матур, бик кызык”, — дип чакырды кунакларны Римма Ратникова.

Шурада һәр эш бәйрәм кебек 26.06.2019 Шурада һәр эш бәйрәм кебек
Шура авылындагы “Чордашлар” фольклор халык ансамбле эшләп килә. Хәзер анда 12 кеше катнаша.

– Авылның электән килгән йолаларын саклап, баетып яшибез, – ди ансамбль җитәкчесе Клара Хөсәенова. – Һәрберебезнең үз шөгыле бар. Мәсәлән, Нурфия Хәкимова кара җиләк, каен җиләге җыю остасы. Люция Молчанова ире Валерий белән Казаннан кайтып йорт алып яшиләр. Валерий абыйга 85 яшь. Помидор үсентеләрен бөтен авылга өләшә. Үзе карап та йөри әле, таяклар утыртып бәйләп тә бирә.

Тормышның кадерен белергә кирәк 25.06.2019 Тормышның кадерен белергә кирәк
Ташкичүдә яшәүче Гөлсания апа Сафиуллина 90 яшьлеген билгеләп үтте. Районның халыкны яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова аны олы юбилее белән котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

Гөберчәк китапханәсендә осталык дәресе узды 24.06.2019 Гөберчәк китапханәсендә осталык дәресе узды
2019 — Татарстанда «Эшче һөнәрләр елы» диеп игълан ителде. Шул уңайдан Гөберчәк авыл китапханәсендә “Җирне кояш,кешене хезмәт бизи”исемле тәрбия сәгате узды һәм мастер-класс үткәрелде. Укучыларны төрле һөнәрләр белән таныштырдым. Һөнәрләр турында шигырь сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, төрле биремнәрне үтәделәр. Авылыбызның нигезләрен нык тотучы, бөтен көчләрен, вакытларын кызганмыйча, көнне төнгә ялгап эшләүче җиргә береккән “Җир кешеләре” турында да сөйләштек.

Бәйге белән бәйрәм бергә булды 23.06.2019 Бәйге белән бәйрәм бергә булды
20 июньдә “Казанка” хуҗалыгы җәйләвендә сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру техникларының район конкурсы булды.

Искиткеч матур көн, табигатьнең иң гүзәл чагы. Бәйгедә катнашучыларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының баш зоотехнигы Сирень Нигъмәтҗанов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов тәбрикләде.

Туган ягымда сабантуйлар гөрли 22.06.2019 Туган ягымда сабантуйлар гөрли
Сабан туе – хезмәт туе. Ул ел саен сабан беткәч, язгы кыр эшләре төгәлләнгәч үткәрелә. Һәр авылның, эшләрен тәмамлагач, үз сабан туен үткәрергә хакы бар. Иске Чүриле авыл җирлегендә өч авылга бер сабан туе үткәрелде инде. Ләкин ел саен үзендә сабантуй бәйрәмен үткәрергә гадәтләнгән Штерә халкы моның белән генә чикләнеп калмады. 16 июнь көнне Штерәдә “Авыл җыены” үтте. Бу җыен халык тарафыннан соралды. Халыктан бүләкләр, акча җыелды. Галиәхмәтов Фаил абый батырга дигән тәкәне бүләк итте. Җыенны оештыруда Газизов Марат, Камалов Рафис һәм Фәнисләр  авыл халкына ярдәм иттеләр.

63 елдан соң очрашу 21.06.2019 63 елдан соң очрашу
2019 нчы елның 15 июнь көне Урта Пошалым авылы тарихына бик күңелле бер истәлек булып  язылып куяр мөгаен. Бу көнне мәдәният йорты бинасында 1941 — 1942 нче елларда туган, моннан 63 ел элек Урта Пошалым урта мәктәбен тәмамлаган сыйныфташлар очрашуга җыйналды. Мәктәп еллары — кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына.

Арча районы башлыгы сәләтле укучылар белән очрашты 20.06.2019 Арча районы башлыгы сәләтле укучылар белән очрашты
Арча районы башлыгы Илшат Нуриев тырыш һәм сәләтле балалар белән очрашып, яшь буынны кызыксындырган сораулар буенча фикер алышты, республика олимпиадаларында җиңүче булган укучыларга Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырды. Узган елгы уку елында олимпиада җиңүчеләре 45 булса, быел алар 62гә җиткән!

Арча атларында кемнәр чаба? 19.06.2019 Арча атларында кемнәр чаба?
Арчада ат ярышлары вакытында җайдак Александр Александров исемен еш ишетергә туры килә. Бигрәк тә ул «Ак Барс» агрофирмасы һәм «Айзат» крестьян-фермер хуҗалыгы атларында чаба. Атлар ярышында татар милләтеннән булмаган фамилия яңгыраса, ярыш караучылар арасында Казаннан килделәрме, әллә Мари аты чабамы икән, дигән чыш-пыш китә. Мари егете Арча атларында чаба!

Министр Арчада 18.06.2019 Министр Арчада
18 июньдә Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Арча районында булды. Ул район башлыгы Илшат Нуриев белән Яңа Чүриле психоневрология интернатының яңа торак корпусы төзелешен карады.

Югары Орыда мәчет ачылды 17.06.2019 Югары Орыда мәчет ачылды
Узган атнада  Югары Орыда мәчет ачылды. Тантанада район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, районның баш мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миннемуллин катнашты.

Якташыбыз Марат Готыф улы Әхмәтовны 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! 16.06.2019 Якташыбыз Марат Готыф улы Әхмәтовны 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Бүген, 16 июнь көнне якташыбыз Әхмәтов Марат Готыф улының туган көне — 65 яшьлек юбилее! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!

Йөрәгемә якын остазым 15.06.2019 Йөрәгемә якын остазым
Илле  елдан соң очраштылар  бөек зат Сәләй  Вәгыйзов  белән  Рәмзия  Вәлитованың укучылары.  Арча  педагогия  көллияте  шау  чәчәктә  утырган  ап-ак шомыртларга  тиң  иде.  Очрашу  җылысы,  аклык,  сафлык  бөркелә  иде  йөзләрдән. Балаларга  40-50 ел белем биргән  шәхесләр  башкача  була  да  алмый.

Арча районы мәктәпләре — «Җиңү адымнары -2019» республика бәйгесе җиңүчеләре 14.06.2019 Арча районы мәктәпләре — «Җиңү адымнары -2019» республика бәйгесе җиңүчеләре
2019 елда Татарстан Республикасы министрлыгы ярдәме белән совет гаскәрләренең 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74- еллыгына багышланган «Җиңү шаһиты — 2019» республика проектына старт бирелде.

15 апрельдән 9 майга кадәр яшь волонтерларга гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү буенча 2500 дән  артык чара үткәрелде. Проект  та  27 муниципаль берәмлегеннән 153 гомуми белем бирү учреждениесе катнашты.

Шушмабашта чатырлы лагерь эшләде 13.06.2019 Шушмабашта чатырлы лагерь эшләде
2019 елның 1 июненнән 7 июненә кадәр Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шушмабаш урта мәктәбе базасында «Азимут» чатырлы лагере эшләде. Балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен тәэмин итү өчен менә дигән шартлар тудырылган иде.

«Азимут» лагерена 11-15 яшьлек балалар кабул ителде, ял итүчеләр саны 20 кеше тәшкил итте.

Безнекеләр барыбер иң яхшылар 12.06.2019 Безнекеләр барыбер иң яхшылар

Район башлыгы Илшат Нуриев “Яшь профессионаллар” VII Милли чемпионаты (WorldSkills Russia) җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты, аларга Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды.

Татарстан Республикасы командасы “Яшь профессионаллар” VII Милли чемпионаты (WorldSkills Russia) финалында беренче урынны яулады. Татарстанның җыелма командасы составында Арча педагогика һәм Арча агросәнәгать көллияте студентлары да бар иде.

Безнең халык ял итә белә 11.06.2019 Безнең халык ял итә белә

Сабантуйда берәүләр көрәш карарга яратса, икенчеләре спорт ярышларында үзен сынап карый, өченчеләре уеннарда теләп катнаша. Моң сөючеләр сәхнә тирәсендә бөтерелә. Кемгә нәрсә ошый. Уеннарга килгәндә, ниндиләре генә оештырылмый бит аларның. Балалар өчен дә, өлкәннәргә дә. Чүлмәк вату уенына казан сөлгесе буе чират җыелган иде. Тик чүлмәкнең генә моңа исе китмәде, бик биреләсе килеп тормады. Шулай да төз бәрүчеләрдән читкә китеп котыла алмады.


Арчада һәм авылларда үткән “Сабантуй” бәйрәмнәрендә милли көрәш буенча батырлар 11.06.2019 Арчада һәм авылларда үткән “Сабантуй” бәйрәмнәрендә милли көрәш буенча батырлар
Арча                                   Илшат Идиятов             Күпербаш

Мин Арчама барам… (Наилә Ахунованың 60 яшьлек юбилее) 11.06.2019 Мин Арчама барам… (Наилә Ахунованың 60 яшьлек юбилее)
Табигатьнең ямь-яшел булып, чәчәкләргә күмелеп, һәркемне сокландырган чагында  дөньяга килгән Наилә Ахунова бу көннәрдә  үзенең матур юбилеен билгеләп үтә. Ул 1959 елның 12 июнендә Әлмәт шәһәрендә күренекле язучылар Гариф Ахунов белән Гөлшаһидә ханым гаиләсендә туган. Мәктәптә укыганда ук сәнгать мәктәбенә йөри, рәсем ясарга һәм әдәби әсәрләр укырга ярата. Шуңа күрә дә мәдәният институтында укып китапханәче һөнәрен үзләштерә, озак еллар  Наилә Ахунова Казан дәүләт медицина университетының китапханәсендә эшли, “Казанский медик” газетасының баш мөхәррире була һәм шулай ук “Белая ворона” (“Ак карга”) дигән әдәби-иҗат берләшмәсен җитәкли. Әдәби берләшмәнең дистәгә якын альманахы басылып чыга, аның мөхәррире Наилә Ахунова була. 2017 елдан иҗади берләшмә Гариф Ахунов исемен йөртә. Төрле кичәләр, очрашулар, фестивальләр оештырып Наилә Ахунова яшьләргә, бигрәк тә физик кимчелекләре булган балаларга иҗат юлына керергә ярдәм итә.

Арчада Сабантуй 10.06.2019 Арчада Сабантуй
9 июньдә район Сабантуе булды. Бәйрәмне район башлыгы Илшат Нуриев ачты. Арчалыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов котлады.

Иң яхшы көрәшчеләр җыелды 09.06.2019 Иң яхшы көрәшчеләр җыелды
Район башлыгы Илшат Нуриев 2018–2019 уку елында республика күләмендә уңышка ирешкән көрәшчеләр белән очрашты. “Сабантуйлар алдыннан көрәшчеләрнең абруе тагын да арта”, – дип елмаеп күреште алар белән район башлыгы.

Сабантуй котлы булсын! 09.06.2019 Сабантуй котлы булсын!
Сезне Сабантуй бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм! Чын халык бәйрәме һәрвакыт түземсезлек белән көтеп алган вакыйга булды һәм шулай булып кала. Бик борынгы чорда яралган Сабантуй күптән милли чикләрне үтеп чыкты һәм чын мәгънәсендә бөтенхалыкныкына һәм яраткан бәйрәмгә әверелде. Күңел ачу, кунакчыллык, спорт  ярышлары һәм батырларның кызу көрәше һәвәслеге белән Сабантуй барлык милләтләрне һәм дин тотучыларны, төрле яшьтәге кешеләрне берләштереп йөрәкләрне яулап ала, элекке традицияләр, гадәтләр, тарихи һәм мәдәни кыйммәтләр хәзинәсе булып тора.

Җиңүчеләрне бүләкләделәр 08.06.2019 Җиңүчеләрне бүләкләделәр
Район хакимиятендә “Яшь профессионаллар” VII Милли чемпионаты (WorldSkills Russia) җиңүчеләре һәм призерларын котладылар. Алар – Арча педагогика көллияте һәм агросәнәгать көллияте студентлары. Район башлыгы Илшат Нуриев аларны котлап, бүләкләр тапшырды.

Җиңүчеләрне бүләкләделәр 07.06.2019 Җиңүчеләрне бүләкләделәр
Район хакимиятендә “Яшь профессионаллар” VII Милли чемпионаты (WorldSkills Russia) җиңүчеләре һәм призерларын котладылар. Алар – Арча педагогика көллияте һәм агросәнәгать көллияте студентлары. Район башлыгы Илшат Нуриев аларны котлап, бүләкләр тапшырды.

Авыл китапханәчесе тик ятмый 07.06.2019 Авыл китапханәчесе тик ятмый
Урта Сәрдә китаханәчесе Әнисә Ишморатова китапханәгә әллә ниләр эшләп бетергән.Бөек Ватан сугыш темасына нинди матур почмак эшләп куйган. Авылдашы шагыйрь Ринат Рәхимовның иҗатын шулай ук аерым урынга туплаган. Авыл тарихы музее да бик кирәкле музей. Аны да эшләп куйганнар. Афәрин дими ни дисең инде мондый кешеләргә!

Арчада балалар сабантуе узды 06.06.2019 Арчада балалар сабантуе узды
Балаларны яклау көне уңаеннан “Казансу” паркында балалар сабантуе узды. Рәхәт, матур чара булды ул. Бер генә бала да читтә калмады, туйганчы уйнады, биеде, җырлады, көлде, күңел ачты. Арча мәдәният йорты, китапханә, укучылар сарае, сәнгать мәктәбе, спорт мәктәбе, район мәгариф идарәсе, Казан арты тарих-этнография музее  – барысы бер булып шундый бәйрәм ясадылар. Парк ул көнне балаларның шатлыклы авазыннан гөрләп торды.

Арча балалар сәнгать мәктәбенең хезмәт җимешләре 06.06.2019 Арча балалар сәнгать мәктәбенең хезмәт җимешләре
Арча балалар сәнгать мәктәбендә укучылар агачтан нәрсәләр генә ясамыйлар! 1 июньдә алар хезмәт җимешләрен сатуга да алып чыктылар.

Арча муниципаль районының Сабантуе программасы 05.06.2019 Арча муниципаль районының Сабантуе программасы
9 июнь, 2019 ел, Арча шәһәре, стадион

Кунакларны каршы алу. Милли фольклор йортларны карау. Пролог “Сабантуй – бәйрәмнәр таҗы”. Тантаналы өлеш.

Бәйрәмне ачу (10.00-11.00)

Язылмаган әсәр герое 04.06.2019 Язылмаган әсәр герое
Арча станциясендә яшәүче Рәхимҗан Галимҗанов белән очраштык. Ул — үз вакытында Казахстанда Чирәм җирләрне эшкәртү эшендә, төгәлрәк әйтсәк, урып-җыю вакытында актив катнашкан кешеләрнең берсе. Мөхәммәт Мәһдиев белән дә еш аралашкан, чөнки шофер буларак, язучыны машинасы белән Гөберчәккә яки авылыннан электричкага илтә торган булган. Шул вакытларда язучы аңар байтак кына эч серләрен дә чишкән, үзе кичкән язмыш авырлыклары турында да сөйләгән. Ә Рәхимҗан аганың тормыш юлы турында Мөхәммәт абый әсәр язарга кирәк дигән уен белдергән. Ләкин ул язылмаган китап булып калган. Шул турыда Рәхимҗан абый белән хатирәләр яңарттык.



Чып-чын авыл шагыйре 03.06.2019 Чып-чын авыл шагыйре
Урта Бирәзә авылында яшәп иҗат итүче Дамир Нуриәхмәтов  хатыны Рәмзия белән музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә балкып килеп керде. Дамир Фәтхрахман улының кулында әле генә табадан төшкән “Кайтам әле…” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы, күренеп тора, шатлыгы эченә сыймый.  Аның  2017 елда “Ачтым күңелем пәрдәсен” китабы басылып чыккан иде инде. Олы Бирәзә авылында укытучы булып эшләүче Рәмзия ханым ире белән горурланып: “Дамирның  илһам чишмәсе ачылды әле, бөтен тирә — яктан матурлык күрә, табигатькә соклануын, кешеләрне яратуын, туган авылга мәхәббәтен, әти-әнигә, туганнарга хөрмәтен шигырь юлларына тезә дә тезә”,- диде елмаеп.

Югары Пошалымнан Тәхәветдин абыйга 90 яшь тулды 02.06.2019 Югары Пошалымнан Тәхәветдин абыйга 90 яшь тулды
Бүген Тәхәветдин абый Бәдгытдинов карчыгы Турфәйдә апа белән кызы Резедәдә кунакта. Югары Пошалымга барып йөрисе булмады. Хәер, ерак юл түгел, машианлар йөреп торганда барабыз да кайтабыз. Сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәсендә татыган ветераннарга хөрмәтебез зур. Кайда яшәсәләр дә, без аларны табабыз.Арча станциясенә төштек. Тәхәветдин абый белән Туфәйда апаның барлык балалары да җыелган. Фәвзия, Фәрит, Рузия, Фәргат, Резедә, Равил… Туфәйда апа 7 бала таба. Тик менә… Равилнең игезәк сыңары Равилә 10 яшендә авыртып үлеп китә. Бүген бар да исән—сау.

Минзәлә театрында безнең якташыбыз 01.06.2019 Минзәлә театрында безнең якташыбыз
Россиядә Театр елы  дәвам итә. Үзләренең тормышларын театр белән бәйләгән якташларыбызның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүне дәввам итәбез.

Музеебызның фәнни хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин Минзәлә шәһәрендә булып озак еллар Минзәлә театрында эшләгән якташыбыз Рәбига Шакирова турында материаллар, фотолар алып кайтты. Без үзебез дә аның кызы, башта Казан шәһәрендә инженер-архитектор булып эшләгән, бүгенге көндә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының  музеен җитәкләүче Илһамия Мөхит кызы Кичубаева белән элемтәгә кердек. Ул безгә әти-әнисе турында бик мәгълүматләр бирде.   Тупланган материалларга нигезләнеп Рәбига Шакирова турындагы истәлекләрне тәкъдим итәбез.

Якташыбыз Хидиятов Ильгиз Ринат улын туган көне белән котлыйбыз! 31.05.2019 Якташыбыз Хидиятов Ильгиз Ринат улын туган көне белән котлыйбыз!
Хидиятов Ильгиз Ринатович родился 31 мая 1973 года в д. Штырь Арского района ТАССР. Окончил Казанский государственный медицинский университет по специальности "лечебное дело" (1997 г.), Институт государственной службы при президенте Республики Татарстан по специальности "государственное и муниципальное управление" (2005 г.).

Ак-Чишмәдә ифтар ашы узды 31.05.2019 Ак-Чишмәдә ифтар ашы узды
Рамазан аенда ифтар ашы үткәрү Ак-Чишмә авылында матур традициягә әйләнеп бара. Нуриев Руслан Илшат улы изге рамазан аебызны, әрвахларыбызны хөрмәтләп ифтар ашы уздырды. Шунысы куанычлы, ифтар ашында катнашучыларның саны елдан- ел арта, бигрәк тә ураза тотуычылар арасында  яшьләрнең күп булуы сөенечле, мул итеп әзерләнгән табынны тутырып утырулары үзе мактауга лаек.

Истәлекле очрашу 30.05.2019 Истәлекле очрашу
29 май көнне  “Казан арты” тарих-этнография музеенда 1966–1974 елларда  районыбызның мәдәният бүлеген җитәкләгән Филиппова Клара Мәрдан кызы белән очрашу, шул елларда бергә эшләгән хезмәттәшләре белән истәлекләр яңарту кичәсе булды. Очрашуны алып баручы музей хезмәткәре Ирина Синичкина:”Актаныш районының Чуракай авылында туып-үсеп, мәктәпне тәмамлаганнан соң  Минзәлә районында укытучы буларак хезмәт юлын башлаган япь-яшь Клара Мәрдан кызын безнең районыбызга мәдәният бүлеге җитәкчесе итеп җибәрәләр.Ул Арчага килү белән Тукайның туган авылы Кушлавычта, Яңа Кырлайда була, районның барлык мәдәният йортларын, китапханәләрен йөреп чыга һәм җиң сызганып эшкә керешә”,- дип, кичәдә катнашучыларны таныштырды.

Нурзадә Анталиядә ифтар ашыннан соң татарча концерт куйган 29.05.2019 Нурзадә Анталиядә ифтар ашыннан соң татарча концерт куйган
Җырчы Нурзадә атна ахырында Анталия татарлары алдында чыгыш ясады. Бу турыда Анталия татар җәмәгатьчелеге вәкиле Оксана Назарова хәбәр итә.

Кыснадан Равил Ибраһимов атлардан күңел тынычлыгы таба 28.05.2019 Кыснадан Равил Ибраһимов атлардан күңел тынычлыгы таба
Кыснадан атчы Равил Ибраһимов (рәсемдә сулда) турында ишетеп беләбез. Әмма күреп сөйләшкән юк иде әле. Җай чыкты.Сабантуй алдыннан үткәрелә торган ат ярышында Равил Ибраһимовның «Каролина» кушаматлы аты ике яшлек атлар арасында икенче булып финишка килде. Ә ярымчиста токымлы айгырлар ярышында «Падишах» кушаматлы аты өченче нәтиҗәне күрсәтте. 

Арча «Драконнары» 1нче разряд алды 27.05.2019 Арча «Драконнары» 1нче разряд алды
Мәктәпнең 4нче сыйныфында укучы малайлар сыйныф белән «Драконнар» командасында хоккей уйный. Арчаның Боз сарае җитәкчесе Илһам Шакиров соңгы кыңгырау көненә килде. Буш кул белән килмәде. Ул республика күләмендә уңышка ирешкән «Драконнар» командасы хоккейчыларына дипломнар һәм яшүсмерләрнең 1нче разряды кенәгәләрен тапшырды. Уңышлар телик егетләргә! Р.Н.

Арчаның 10 нчы балалар бакчасы балалары Казансу паркына сәяхәт кылды 26.05.2019 Арчаның 10 нчы балалар бакчасы балалары Казансу паркына сәяхәт кылды
Шәһәребезнең  көннән-көн матураюын барыбыз да белә. Бу матурлыкны күрә һәм кечкенә буынга күрсәтә белү кирәк. Ә иң мөһиме- шушы гүзәллекне төзек итеп саклау. Без, Арчаның 10 нчы номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре , балаларда туган якка мәхәббәт тәрбияләү, аның истәлекле урыннары белән таныштыру өстендә даими  эшлибез. Шушы көннәрдә  1 нче номерлы зурлар төркеме балалары белән шәһәребез  стадионында һәм Казансу паркында булдык.

Мөхәммәтле Гөберчәк 25.05.2019 Мөхәммәтле Гөберчәк
Халидә Габидуллинаның “Мөхәммәтле Гөберчәк” исемле китабын халыкка тәкъдим итү кичәсе булып узды.

Истәлекләр дәрьясында 24.05.2019 Истәлекләр дәрьясында
– Элек язучылар Арча педагогия училищесына 15-20шәр булып кайттылар. Алар өчен ел саен җыелып кайту – традиция иде, анда олпат язучылар Габдрахман Әпсәләмов, Гомәр Бәширов, Зәки Нури, Гариф абыйлар һәм башкалар, – дип истәлекләре белән бүлеште Илдус Абдрахманович. – Язучылар кайтышка аларның кибетләрдә китаплары бетә, студентлар да, укытучылар да язучылардан автографлар алып калырга тырыштылар.

Якташыбыз – юмор остасы 23.05.2019 Якташыбыз – юмор остасы
Быел 26 апрельдә Рәис Габделхак улы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Рәис абый бик күп кызыклы шигырьләр, юмористик хикәяләр авторы. Аның 2009 елда “Ышанмасаң, ышан!..”, 2016 елда “Елмаеп яшик әле”, 2019 елда “Булгандырмы, юктырмы…” дип исемләнгән китаплары басылып чыкты. Китапларның исеменнән күренгәнчә аларның эче тулы Рәис абыйның тормышында очраган кызыклы вакыйгалар, шаян хәлләр.

Кадерле китап 22.05.2019 Кадерле китап
Һәрбер кеше үзенең туган авылы, аның кешеләре белән горурланып яшидер, мөгаен. Мин дә үземнең туган авылым Гөберчәк белән бик тә горурланам, һәрвакыт авыл тормышы белән кызыксынып, авылдашларымның ирешкән уңышларына сөенәм.

Менә шундый истәлекле вакыйганың берсенә үзем дә шаһит булдым. 18 май көнне Мөхәммәт Мәһдиев музеенда, музей җитәкчесе Халидә Габидуллинаның “Мөхәммәтле Гөберчәк” исемле тәүге китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Халидә ханымның әлеге кичәгә чакыруына бик теләп ризалаштым.

“Җидегән чишмә” — Буада 21.05.2019 “Җидегән чишмә” — Буада
17 майда “Җидегән чишмә” Арча халык театры Буада үткән милли театрларның өченче Халыкара фестивалендә катнашып кайтты. Коллективның Буа Дәүләт театры бинасында беренче тапкыр гына чыгыш ясавы түгел. Башкорт драматургы Ибраһим Абдуллинның “Айылуның айлы кичләре”, Гөлсинә Зәкиеваның “Елый икән елый ирләр дә” спектакльләрен күрсәтеп, тамашачы мәхәббәтен яуларга өлгергәннәр иде инде. Бу юлы Якутия, Казахстан, Үзбәкстан, Башкортстан, Татарстан, Чувашстан, Калмыкия, Төркия, Сербия, Иран, Эстония, Украина, Санкт-Петербург, Мәскәү, Оренбург һәм башка илләр, республикалар, шәһәрләр театрлары белән беррәттән чыгыш ясау коллектив өчен зур дәрәҗә булды.

Арча сәнгать мәктәбендә хисап концертлары 21.05.2019 Арча сәнгать мәктәбендә хисап концертлары
Бу көннәрдә Арча сәнгать мәктәбендә хисап концертлары бара. Шундыйларның берсе — хореографлар Венер Хисамиев һәм Зилә Мортазина әзерләгән биюче балаларның чыгышларын карадык. Рәхәтләнеп карадык. Әти—әниләр, әби—бабайлар да күп килгән иде. Һәркайсының үз баласын сәхнәдә күрәсе килде. Укытучыларга да әти—әниләр каршында хисап тотуы җиңел түгел. Ел буе биергә йөргән баласы сәхнәдә ничек бии? Афәрин, концерт шәп килеп чыкты! Рәхмәт хореографларга! Әти—әниләр үз балалары белән горурланып утырдылар!


Новости 1801 - 1900 из 3509
Страницы: