События

Арчалар куйган һәйкәл һич тә ялгыш урында түгел 07.06.2020

Арчалар куйган һәйкәл һич тә ялгыш урында түгел

Хәтерләсәгез, Арча районы хакимияте, районның хәрби комиссары Алмаз Борһанов инициативасы белән Суслонгер зиратында шул лагерьда җаннарын биргән якташларыбыз истәлегенә һәйкәл ачылган иде.

- Без аны Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, 2015 елның апрелендә эшләдек. Ул вакытта урманга, лагерь урынына , кереп булмый иде. Шуңа күрә , җирле хакимият белән киңәшеп ,мемориалны зиратка куярга булдык. Ул чорларның шаһитлары истәлекләренә караганда, үлгән солдатларны биредә дә җирләгәннәр , - ди Алмаз Борһанов. - Шуннан соң бездән күреп башка район вәкилләре дә лагерь торган урманда истәлек урыннары булдырдылар.

Ел саен районыбыз вәкилләре бу уррынга барып, аны чистартып,чәчәкләр утыртып,мәрхүмнәрне искә алып кайта. Узган ел район башлыгы ярдәме белән шунда вафат булганнарның туганнарын алып барып, корбан чалып, аш уздырып та кайтканнар иде.

Бу уңайдан "Безнең һәйкәл ни өчен лагерь урынында түгел ?", дигән бәхәсләр дә куерып алды. Быел сәяхәтебез барысына да җавап бирде дип уйлыйм.

Суслонгер хәрби өйрәнү лагере тарихын тирәнтен өйрәнгән Дмитрий Шипунов әйтүенчә, дөрестән дә, 1941-1942 елларда лагерьдагы коточкыч ачлык, салкын, кеше түзә алмаслык авыр шартлардан һәлак булган якташларыбыз шул урманда ук җирләнгән. Ул каберләрнең төгәл урынын хәзер берәү дә әйтә алмый. Аларны исәпкә алучы да, теркәүче дә булмаган. Чөнки хәрби өйрәнү урыннарында югалтуларга гомумән юл куелырга тиеш булмаган. Ул елларда биредә якты дөньядан киткәннәр барысы да хәбәрсез югалучылар исәбендә.

Ә менә 1943 елдан башлап, лагерьда берникадәр тәртип салынгач, биредәгеләрне эвакогоспитальдә дәвалау оештырылгач, вафат булучыларны рәсмиләштерү кертелгән. Һәм менә шул елдан башлап лагерьлар бетерелгән 1947 елның февралнә кадәр мәетләрне Суслонгер зиратына җирләгәннәр. Димәк, безнең һәйкәл дә бик дөрес урынга куелган булып чыга.

Алай гына да түгел, нәкъ шуның янәшәсенә быел юбилей уңаеннан Суслонгер поселогы хакимияте, җирле эшмәкәрләр, иганәчеләр ярдәме белән бик зур,мәһабәт мемориал-һәйкәл төзеп куйганнар. Суслонгер бистәсе башлыгы Сергей Кудряшов белдергәнчә, анда биредә җирләнгән 266 кешененең исеме язылган.

Араларында 24 татарстанлы,шул исәптән Арчадан алынган Әхмәдуллин Гайнулла да бар.

Исрафил НАСЫЙБУЛЛИН

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archalar-kuygan-ykl-ber-d-yalgysh-urynda-tgel


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение