События

Аларга күпләрнең йомышы төшә 10.06.2020

Аларга күпләрнең йомышы төшә

Социаль хезмәткәрләр ел да үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен матур итеп билгеләп үтә иделәр. Табигать кочагына чыгалар, бер-берсен котлыйлар, күңелле итеп ял итәләр. Ә быел коронавирус белән бәйле чорда бәйрәмнәре тыйнак кына үтте. Көндезге сәгать 3тә хакимият бинасында видеоконференциядә катнаштылар. Үзләренә карата иң җылы сүзләрне ишеттеләр...

Республикада 200 мең татарстанлыга 10 меңгә якын белгеч социаль хезмәт күрсәтә. Ә социаль ярдәмне республикада 1,5 миллион кеше ала.

– Бу саннар уйланырга мәҗбүр итә, – дип сөйләде Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова. – Безнең социаль хезмәткәрләр җилкәсендә нинди зур йөк тора. Аз гына сан белән дә искиткеч зур һәм әһәмиятле эшләр башкарып була. Социаль хезмәткәрләр хезмәте, тырышлыгы бәрабәренә ялгыз, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр йөзендә елмаю, бәхет чаткылары кабына.

– Коронавируска каршы көрәш белән бәйле бүгенге чорда медицина хезмәткәрләре һәм социаль өлкә белгечләре чын геройга әверелделәр, – дип зурлады Татьяна Ларионова. – Алар санитар учреждениеләрдә санитар кагыйдәләр белән бәйле режимда үзләренең гаиләләре белән дә күрешә алмадылар. Социаль хезмәтне яратырга кирәк...

Бу хезмәтне яратмасаң, эшләп тә булмый торгандыр. Күп балалы гаиләләр, аз керемлеләр, ярдәмгә мохтаҗлар... Йомышың төшмәсә, социаль яклау идарәсенә килмисең. Без социаль хезмәткәрләр белән гел аралашып торабыз. Газета укучыларыбыздан килгән сорауларга җаваплар алабыз, киңәшләр сорыйбыз. Соңгы вакытта социаль яклау идарәсе каршындагы социаль түләүләр үзәге мөдире Лилия Җәләлиева белән еш сөйләшәбез. Чөнки В.Путин әйткән социаль түләүләр турында халыкка аңлатабыз. Лилия ханым белән сөйләшүе үзе бер рәхәт. Бик җайлы белгеч. Бу юлы Лилия Тәбрисовнадан: “Сез эшегезне яратасызмы?” – дип сорадык. “Эшемне яратам, – дип җавап бирде Лилия ханым. – Безгә еш мөрәҗәгать итәләр. Телефоннан да шалтыраталар. Үзең тыныч, түзем булмасаң, кеше белән эшләп булмый. Кызып китүчәннәр бар – аларны да ахыргача тыңларга, тынычландырырга кирәк...”

Мәрхәмәтлек үзәгенең гаилә һәм балалар бүлеге хезмәткәрләре белән төрле гаиләләрдә булган бар. Авыр гаиләләрне күреп, йөрәк бозыла. Нинди күңел белән эшләргә кирәк, дип сок- ланам мин аларга! Әлеге бүлек җитәкчесе Нурсөя Дәүләтшина: “Хезмәтебез кыен, әмма уңай нәтиҗәләрне күреп, күңел сөенә, – дип сөйли. – Менә әле яңа гына өч бала әнисе, “Аеклык ноктасы” проектында катнашып, сәламәт тормыш рәвеше алып бара башлады. Бу ана өчен дә, безнең өчен дә зур җиңү!”

– Безнең хезмәтебез катлаулы, – дип сөйләде Мәрхәмәтлек үзәге җитәкчесе Миләүшә Шакирова. – Төрле язмышлы кешеләр белән очрашабыз. Яңалыкларыбыз да бар. 1 марттан көндезге бүлек эшли башлады. Ул вакытлыча эшен туктатып торды. 1 июльдән тагын эшли башлаячак.

Социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТРның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова, район профсоюзларының координацион совет рәисе Вакыйф Харисов котлады. Социаль түләүләр үзәге җитәкчесе Лилия Җәләлиевага һәм өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гөлүзә Гарифҗановага район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бәйрәм белән!

Румия НАДРШИНА

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/alarga-kplrne-yomyshy-tsh

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение