События

Якташыбыз Марат Готыф улы Әхмәтовны туган көне белән котлыйбыз! 16.06.2020

Якташыбыз Марат Готыф улы Әхмәтовны туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 16 июнь көнне якташыбыз Әхмәтов Марат Готыф улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Сезгә алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә, яңадан-яңа үрләр яуларга язсын!

Марат Готыф улы Әхмәтов 1954 елның 16 июнендә Арча районының Хәсәншәех авылында туган. Кенә урта мәктәбен тәмамлый. 1971-1976 елларда Казан ветеринария институтында укый, ветеринария табибы белгечлеге ала.

М.Г. Әхмәтов 1976 елның августында студент елларында ук үзе практика үткән Чапаев исемендәге колхозга баш ветеринария табибы булып эшкә килә. Монда эшләгән ике ел дәвер эчендә ул үзен тирән хәзерлекле, эшкә бирелгән, кешеләрне хөрмәт итүче, аларның гозерләрен танучы белгеч һәм шәхес итеп таныта. Шуның өчен дә 24 яшьлек яшь белгечне район җитәкчелеге артталыктан чыга алмаган «Алга» колхозына рәис итеп тәкъдим итә. Колхозчылар аны үзләренең рәисе итеп бертавыштан сайлап куялар. Аның җитәкчелегендә хуҗалык беренче елдан ук күркәм хезмәт нәтиҗәләре күрсәтә. Кырлардан югары уңыш алына, дәүләт заданиесе икеләтә арттырып үтәлә. Терлекчелек текә күтәрелеш ала. Иң артта сөйрәлгән колхоз, мәсәлән, сыерлардан сөт савып алу буенча 2 ел эчендә районның иң алдынгы хуҗалыклары сафына баса. Хуҗалыкның экономикасы ныгый, киң күләмдә төзелеш эшләре башлана.

Булдыклы җитәкчене 1983 елда район коммунистлары партия райкомының икенче секретаре итеп сайлыйлар – аның җилкәсенә тулаем районның авыл хуҗалыгы өчен җаваплылык бурычы салына.

1985 елның январендә М.Г. Әхмәтов КПССның Балтач район комитетының беренче секретаре – районның төп җитәкчесе итеп сайлана. Районда гасырлар буе авыл халкының үзәгенә үткән социаль проблемалар хәл ителә. Район тулысынча табигый газ белән тәэмин ителә, барлык авыллар диярлек асфальт юллар белән тоташа, күп яңа социаль объектлар төзелеп сафка баса, халыкны социаль яклау буенча күләмле һәм нәтиҗәле чаралар күрелә. Район тарихы мондый темплар белән үсү чорын белми. Җитештерү тармагында да үсеш тизләнеш белән бара. Игеннәрдән уңыш алуда район тарихында булмаган нәтиҗәләргә ирешелә, терлекчелектән продукция алу арта. Фермерлыкка, эшмәкәрлеккә, яңача хуҗалык итүгә, һәр уңай инициативага киң юл ачыла. Ил тормышында катастрофик төшенкелек еллары Балтач районы өчен үсү, яңарыш еллары булды.

М.Г. Әхмәтов 1999 -2019 еллардаТатарстан Республикасы Премьер-Министрының беренче урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. Бердәм Русия фиркасеннән VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты, 2019 елның 9 сентябреннән Татарстан Республикасы Дәүләт Шурасы вице-спикеры. Әлеге югары постта да ул үзе күп игелек кылган Балтач, Арча төбәген, аның кешеләрен онытмый, бу якның эзлекле үсешенә һәрвакыт матди һәм рухи ярдәм итә.

 


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение