События

Талантлы җитәкче 18.06.2020

Талантлы җитәкче

Токранов Алексей Захар улы 1930  елда Балык Бистәсе районы  Иванай авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1957-1962 елларда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, инженер-механик белгечлеге ала.  Эш юнәлеше буенча Арчага кайта, шуннан соң барлык гомерен, намуслы хезмәтен районы үстерүгә багышлый. Сельхозтехникада директор ярдәмчесе, аннан баш инженер, ә 1971 елдан Арчаның авыл хуҗалыгы идарәсендә  баш инженер була. 1976 елда ПМК-16 ның җитәкчесе итеп билгеләнә. 1991 елга кадәр 15 ел шунда хезмәт куя.

   

Токранов эшләгән чорда 27 колхозда ясалма сулыклар булдырыла. Оешманы районда гына түгел, республика күләмендә дә таныта. СССРның, Татарстанның Кызыл байрагына лаек була. Токрановка Татарстанның атказанган мелиораторы дигән исем бирелә. Минтимер Шәрипович Шәймиев та аның хезмәтен югары бәяли.  Эшләү дәверендә үз эшчеләренә 125 торак йорт, заманча ысуллар белән белән ясалган 150 урынлык балалар бакчасы төзетә.  Лаеклы ялга киткәч, ветераннар советы рәисе булып эшли.  Токранов Алексей Захар улы — абруйлы җитәкче, чиста күңелле, искиткеч тыйнак, күтәренке рухлы, ярдәмчел кеше булган.

https://archamuzei.ru/talantly-%d2%97it%d3%99kche/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение