События

Мөкәрәмә #увойнынеженскоелицо 12.06.2020

Мөкәрәмә #увойнынеженскоелицо

Арча районы Казаклар авылында 1912 елда мулла гаиләсендә Мөкәрәмә исемле кыз туа. Үсә төшкәч, кыз гарәпчә укырга-язарга өйрәнә. Дин кануннары белән үскән Мөкәрәмә 1934 елда Гөберчәк авылының Нигъмәтҗан исемле егете белән гаилә кора. Өч сабые дөньяга килгәч, Бөек Ватан сугышы башлана. Нигъмәтҗан сугышка алына. Ләкин аңа Суслонгер газаплары аша үтәргә туры килә. Мөкәрәмә иренә ризык, кием-салым алып бара. 

Кайткач: “Үзе ябык, ап-ак, хәлсез булып беткән”, — дип иренең халәтен сөйли. Яшь хатын өч баласы белән урагын да ура, урман кисү дә читтә калмый, фермада сарыклар карарга да өлгерә. Мичкә ягарга утын, ипи пешерергә он, кияргә алмаш кием булмау алар гаиләсен дә читләтеп үтми. Илебез азатлыгы өчен көрәшкән иреннән берничә хат килә. Соңгы хатында: “Сиваш күлен кичәбез. Моннан исән калсак ярый”, — дип яза ул. Ләкин бу хат Мөкәрәмәнең соңгы өметен өзә, ире һәлак була. Өч баласын һәм каенсеңлесенең малае Мөдәрисне кайнатасы Йосып тәрбияләргә ярдәм итә. Кичләрен чыра яндырып кул эшләре белән шөгыльләнгән хатын гомеренең берничә елын сукыр булып яшәгән кайнатасын тиешенчә тәрбия кылып, соңгы юлга озата. Тавык фермасында эшләп, пенсиягә чыга. Кешелекле, әдәпле, тыйнак Мөкәрәмә шәл, тәрәзә-карават челтәрләрен оста итеп бәйли, камыр ризыкларын тәмле итеп пешерә, бервакытта да намазын калдырмый. Ике кызы кияүгә чыгып, үз тормышларын корса, улы Равил армиядән сәламәтлеген югалтып кайта: аягында гангрена башлана. Башта берсен, аннан икенче аягын кистергән улы өздереп тальян гармунда уйный. Авырса да авыл клубы мөдире булып эшли. Ләкин язмыш Мөкәрәмәнең улына кыска гомер насыйп иткән, ул вафат була. Бала хәсрәтен эченә йотып, сабыр гына кызлары Фирдәүсә, Бинираның балаларына шатланып гомер кичерә. Күчтәнәчләре белән аларны сыйларга ярата. Пөхтә, ипле, юмартлыгы белән авылдашларының хөрмәтенә ия була. Мөкәрәмә апа гомеренең берничә елын сукыр булып үткәрә. Ул вакытта да төшенкелеккә бирелми, кияве Равил Әсхәдуллин белән сүрәләр кабатлый. Шуның нәтиҗәсендә Равил абый дингә кереп китә. 1996 елның 6 январенда Мөкәрәмә апа вафат булып, авыл зиратына җирләнә. Ак яулыклы, куштан итәкле алъяпкычын кигән, кайнар мичтә бәрәңге тәгәрәткән, угыз сөтеннән коймак пешергән Мөкәрәмә апаны оныклары гел сагынып искә ала, аның гореф-гадәтләрен саклап яши.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе.


https://archamuzei.ru/m%d3%a9k%d3%99r%d3%99m%d3%99-uvojnynezhenskoeliczo/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение