События

Түбән Атының ак халатлы фәрештәсе 22.06.2020

Түбән Атының ак халатлы фәрештәсе

Соңгы вакытта авылдагы медицинага да зур игътибар бирелә башлады. Белгечләрне авылда торак белән тәэмин итү каралган.Бу максатта “Земский доктор”, арендалы торак программалары уңышлы эшли башлады дип ишетәбез. Авылга эшкә кайткан табибларга, фельдшерларга акчалата социаль ярдәм күрсәтелә башлавы да шатландыра.

Башкалабыз Казанда “Ак халатлы фәрештәләр” фестивале башланып китте. Инде сигезенче ел үткәрелгән бу чара балаларга табиб һөнәре белән якыннанрак танышу өчен зур мөмкинлекләр ача дип беләбез.

Безнең авылыбыз мәктәбендә белем алган укучыларыбыз арасында 32 кеше (28 кыз һәм 4 егет) медицина өлкәсендә хезмәт куя.Һәр чыгарылыш сыйныфта ел саен шушы һөнәр ,белгечлекне сайларга теләүчеләр күп була.Фельдшер, шәфкать туташы, фармацевт белгечлеге алып тормышта үз юлларын тапкан бу яшьләр белән сөйләшкәндә,алар бертавыштан диярлек Надия апа турында әйтә башлыйлар: әйе, Надия апа кебек үз эшемнең остасы булырга телим. Әйе,Надия ападан ишетеп, аның үрнәгендә бу һөнәрне үз иттем. Беренче тапкыр укол салырга Надия ападан өйрәндем, чөнки авылдашларым барысы : ” беленми дә ,кулы җиңел”,-диеп мактыйлар.

Бу фикерләр белән килешмичә һич мөмкин түгел: яшьли сайлаган һөнәренә тугры калып,гомер буе әлеге өлкәдә озак еллар хезмәт куйган әлеге ханымның,дөрестән дә авылыбызда гына түгел, районыбызда да абруе бик зур.Сайлаган һөнәре еллар буе намус белән эшләп булдырган тәҗрибәсе белән кушылып аның яшәү рәвешенә әверелгән инде. Авыр сумкасын—кирәк-яракларын күтәреп авыл урамыннан атлаучы бу хатын-кызның күз карашы да, исәнләшүе дә, урамнан үтеп китүе дә “дәвалый”.Аны һәр җирдә көтеп алалар,һәр әйткән сүзе,фикере кешеләрнең күңелен яктырта,өмет офыкларын киңәйтә.

Түбән Аты авылында яшәп,югарыда әйтелгән ташламаларның берсе дә булмаган вакытта ук, күңел кушуы буенча шушы белгечлекне сайлап, барлык гомерен кешеләрнең сәламәтлеген кайгыртуга багышлаган,нинди генә шартларда эшләвенә карамастан зарлануны белмәгән медицина хезмәткәре Надия апа Йосыпова турында Сезгә дә сөйлисем килә.

Надия апа 10 нчы сыйныфны тәмамлауга Казан медицина училищесына укырга керә.1976 елдан 1979 елга кадәр шушы училищеда шәфкать туташы белгечлеге ала.

Авылыбызда Харис исемле егет белән тормыш корып, лачын кебек өч егет алып кайталар. Авылыбызга килен булып төшкән көннән бүгенгесе көнгә кадәр Түбән Аты һәм Урта Аты авылларында шәфкать туташы булып эшли ул.Сабые да,өлкәне дә төрле гозер белән Надия апа янына килә.Ул авыруларны дару белән генә түгел,ә тәмле сүзләре белән дә дәвалау кодрәтенә ия. Надия апа авыруларга һичкайчан якты йөзен,тәмле сүзен кызганмаучы,ихтирам белән сөйләшеп,хәлләрен белүче,үтенечләренә колак салучы чын шәфкать туташы.Авыру кешенең тереләчәгенә ышандыра торган оста психолог та,һәр даруның дәвалау үзенчәлекләрен яхшы белгән фармацевт та ул, кирәк җирдә тиешле сүзен табып шелтәләп алучы кайгыртучан Әни дә ул ,сабырлык белән һөнәре серләренә төшендерүче таләпчән Остаз да ул.

Йосыповлар гаиләсе авылыбызда үрнәк гаиләләрдән санала. Бүгенге көндә Харис абый һәм Надия апа кадерле әти-әни генә түгел,хөрмәтле дәү әти-дәү әни дә инде. Уллары Илмир,Ренат, Рәмис ,киленнәре ,җиде оныклары өчен генә түгел, барлык авылдашларыбыз өчен дә үрнәк булып яшиләр.

Надия апа кешеләрне медпунктта гына кабул итми.Ә һәр авыруның өенә дә бара.Йортта бала туса да,яисә берәрсендә хәсрәт ишек шакыса да,Надия апа шунда ук аларга ярдәмгә ашыга.Кешеләрнең шатлыгын да,кайгысын да үз куңеленнән үткәреп,аларга терәк була белә.Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында да ярдәм сорап эндәшкән авылдашларны юатырдай сүзләрен кызганмыйча хезмәт күрсәтә Надия апа.

Мәктәбебездә медицина бүлмәсе булдыру да безнең өчен бик уңайлы булды.Надия апа прививкаларны шунда ясый.Безгә кирәкле ярдәмне күрсәтә.Шәфкать туташы булу-- бик авыр хезмәт.Чөнки эш вакытында төрле холыклы,төрле яшьтәге кешеләр белән аралашырга туры килә. Ни гаҗәп, олы яшьтәге әби-бабайлар белән дә, бишектә яткан нәни бәбиләр белән дә уртак тел таба белә ул. Иң елак бәбиләрнең дә җаен таба ала.

Бүгенге көндә Урта Сәрдә авылына эшкә кайткан яшь белгеч Илүзә Муллагалиева өчен дә Надия апаның киңәшләре бик урынлы. Яшел Үзәндәге медицина көллиятенең икенче курсында белем алучы кызыбыз Резеда Хисматуллина туган авылыбызга ,остазы Надия апа янына практика үтәргә кайтты. Быел мәктәпне тәмамлаган бер егетебез дә тормыш юлын шушы һөнәр белән бәйләргә ниятли.

Табиб һөнәрен авылдаш апалары хезмәтендә күреп үскән, һәр гамәлен, сүзен кечкенәдән өлге итеп алган ,Надия апа кебек үз эшләренең остасы булырга омтылган укучыларыма да уңышлар юлдаш булсын дип телим.

Җитәкчеләребез дә Надия апаның хезмәтен күрәләр,бәялиләр:1986 нчы елда фельдшерыбыз райондагы иң яхшы медицина хезмәткәре булып танылса ,1998 нче елда авылыбыз медпункты райондагы иң яхшы фельдшер-акушерлык пункты буларак бәяләнде.Кадерле белгечебезнең күп санлы Мактау грамоталары,дипломнарын санап тормастан исәпсез зур бәя ул - кешеләрнең рәхмәтле булуы,Надия апаның туктаусыз хезмәт белән булдырган абруе дияр идем мин.

Ап-ак халатыдай керсез һәм изге күңелле Надия апага киләчәктә дә җаваплы эшләрендә уңышлар,сабырлык юлдаш булуын теләр идем .Алдагы көннәрдә дә авылдашларыбызның хөрмәтен тоеп,балаларының игелеген күреп Харис абый белән тигезлектә яшәргә насыйп булсын.



Хәмидуллина Зөлфия Ясәви кызы,

Арча районы Түбән Аты авылы.
http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tbn-atyny-ak-khalatly-freshtse

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение