События

Якташыбыз Hаил Касыймов турында тапшыру. 25.08.2016 Якташыбыз Hаил Касыймов турында тапшыру.
Якташыбыз Hаил Касыймов турында тапшыру. (ГТРК «Татарстан».Национальное вещание - «Современник».Наиль Касыйм (16.08.16))

Арчалар һәрвакыт беренче! 24.08.2016 Арчалар һәрвакыт беренче!
18 августта Арчада республика ветеринария табиблары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Игътибар, конкурс!!! 23.08.2016 Игътибар, конкурс!!!
Арча муниципаль районының әдәбият, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә бирелә торган Гариф Ахунов исемендәге премиясенә дәгъва итүчеләрнең иҗат эшләрен кабул итү дәвам итә. Талантлы яшьләребез, эшләрегезне 15 сентябрьгә кадәр Арча Үзәк китапханәсенә тапшыруыгызны сорыйбыз. Соңга калмагыз!

Арчада татар теле һәм әдәбияты укытучыларының август киңәшмәсе узды 22.08.2016 Арчада татар теле һәм әдәбияты укытучыларының август киңәшмәсе узды
19 нчы август көнне Арча 3 нче төп гомуми белем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Милли мәгариф: бүгенгесе һәм киләчәге. Сыйфатлы белем һәм милли тәрбия бирү » темасына традицион август киңәшмәсе секциясе узды.

Арчалылар “Ак калфак” белән Актанышта кунак булып кайтты 21.08.2016 Арчалылар “Ак калфак” белән Актанышта кунак булып кайтты
13-15 нче июль  көннәрендә Актаныш районында дөньякүләм зур чара  – «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы булып узды. Анда Татарстанның 32 районыннан, Россиянең 22 төбәгеннән, 6 чит илдән килгән ак калфаклы ханым-туташлар җыелган иде. Очрашуның максаты – “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Актаныш бүлекчәсенең эш тәҗрибәсен,  бу җирлектәге йолаларны, татар халкының яшәешен өйрәнү, танылган шәхесләрен барлау, авыл туризмы кысаларында чараларда катнашу.

Симетбаш мәктәбендә бәйрәм 20.08.2016 Симетбаш мәктәбендә бәйрәм
Арча районы Симетбаш авылында төзекләндерүдән соң мәктәпне ачу тантанасы булды. Бер генә түгел, тагын ике күңелле вакыйганы үз эченә алды бу көн: мәктәпкә , биредә 37 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Кәүсәрия Нурислам кызы Шакировага истәлек тактасы куелды һәм быел мәктәптә укыячак 8 балага уку әсбаплары тулы букчалар тапшырылды.

Конкурс "Арча - туган җирем, яшел бишегем" 19.08.2016 Конкурс "Арча - туган җирем, яшел бишегем"
Игътибар! Сайтыбызда "Арча - туган җирем, яшел бишегем" исеме астында яңа иҗади конкурс игълан ителә! Конкурска Арча белән бәйле шигырьләр, хикәяләр, иҗади эшләр кабул ителә.

Арча ветеринария берләшмәсе җиңел машина белән бүләкләнде 19.08.2016 Арча ветеринария берләшмәсе җиңел машина белән бүләкләнде
18 августта Арчада Россия Ветеринария хезмәткәрләре көне зурлап билгелеп үтелде. Анда Россия Федерациясе Ветеринария департаменты директоры Владимир Шевкопляс, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, республиканың, районнарның ветеринария хезмәте җитәкчеләре катнашты. Кунакларны Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды.

Район кырлары буйлап 18.08.2016 Район кырлары буйлап
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 17 августта район хуҗалыкларында кыр эшләренең барышы белән танышты. Ул “Кырлай”, “Мәрҗани”, “Акчишмә”, “Ватан”, “Северный” хуҗалыклары басуларында булды, механизаторлар, җитәкчеләр, белгечләр белән очрашып сөйләште.

Арча районы башлыгы балаларга букчалар тапшырды 17.08.2016 Арча районы башлыгы балаларга букчалар тапшырды
Тормыш сюрпризлар белән шатландырса күңелле ул. Балаларга да нинди зур сюрприз  «Мәктәпкә җыенырга булыш» акциясендә катнашучы изге күңелле бәндәләрнең бүләге!

“Арча КСМы”: кичә һәм бүген 16.08.2016 “Арча КСМы”: кичә һәм бүген
Сүзне тарихтан башлыйсы килә. “Арча КСМы” ширкәте җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев:

— Киләсе елның сентябрендә комбинатның оешуына 50 ел тула, — дип сөйләде. – 1967 елда Сеҗе ягындагы Красный Восток авылындагы  26нчы агач эшкәртү пункты Арчага — элеккеге элеватор территориясенә күчерелә. Комбинатның беренче җитәкчесе – Нәкыйп Низамов (1967–1970 еллар) булган. Миңа кадәр эшләгән җитәкчеләрне зур ихтирам белән әйтеп үтәм. Алар: Гадел Рәхимов (1970–1973 еллар), Рәфкать Сәләхетдинов (1973–1976 еллар), Вәкил Вафин (1975–1987 еллар), Равил Шәйхиев (1987–2000 еллар).

Курсалар — беренче! 15.08.2016 Курсалар — беренче!
“Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов 15 августта муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевка игеннәрне урып–җыю төгәлләнү турында рапорт бирде һәм яңа уңыштан пешерелгән ипи тапшырды.

Арчада яңа фабрика 14.08.2016 Арчада яңа фабрика
Мондый вакыйгалар турында язуы да күңелле. Соңгы елларда көтеп алына, сирәгрәк була алар. Сүзебез — Арчада яңа эш урыннары булдыру турында. Быел “Металл” ширкәте каршында сэндвич–панель блоклар җитештерү цехы эшли башлады. “АрскПласт” ширкәте мебель цехы ачты.

Комбайнчы Кадыйр Шәкүров бүләкләнде 13.08.2016 Комбайнчы Кадыйр Шәкүров бүләкләнде
11 августта Арча районы башлыгы Илшат Нуриев «Северный» ширкәте комбайнчысы Кадыйр Шәкүровка Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды. Кадыйр Шәкүров улы Нәзир белән эшли. Нәзир быел югары уку йортында белем алачак.

Арчада хәзер төсле фонтан бар 13.08.2016 Арчада хәзер төсле фонтан бар
Арчада Җиңү паркында төсле фонтан ачу бәйрәме узды. Районыбызның сәнгать осталары, балалар чыгышы белән әзерләнгән концертның җыр-моңына күмелгән бәйрәмдә фонтанны төзүчеләр дә бүләкләнде.

Бүген Арчага төсле фонтан ачу бәйрәменә рәхим итегез! 12.08.2016 Бүген Арчага төсле фонтан ачу бәйрәменә рәхим итегез!
Бүген, 12 август көнне 19.00 сәгатьтә Арчаның Җиңү паркында ТӨСЛЕ ФОНТАН АЧУга багышланган бәйрәм тантанасы була. Программада өлкәннәр һәм балалар катнашында концерт, гаиләләр белән катнаша торган спорт уеннары көтелә. Рәхим итегез!

Татарстан” ширкәтендә хезмәтне саклау буенча район координацион советының күчмә утырышы булды 11.08.2016 Татарстан” ширкәтендә хезмәтне саклау буенча район координацион советының күчмә утырышы булды
Урып-җыю чорында хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү максатында ел саен айлык уздырыла. Ул быел 18 июльдә башланып 17 августта тәмамланырга тиеш. Ләкин хезмәт куркынычсызлыгын саклау ул ниндидер датада гына тукталып калмый, ел әйләнәсендә сакланырга тиешле чара.

Арча районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан 8-14 август аралыгында үткәреләчәк чаралар 10.08.2016 Арча районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан 8-14 август аралыгында үткәреләчәк чаралар
План мероприятий ОДМСТ Арского исполкома в период с 8 по 14 августа 2016 года

Субаш-Аты авылында әдәби мәйдан узды 09.08.2016 Субаш-Аты авылында әдәби мәйдан узды
7 август көнне Субаш-Аты авылы китапханәчесе Сулыкларны саклау елына карата Кооператив урамында яшәүчеләр өчен әдәби мәйдан үткәрде. Чараны китапханәче суның кеше тормышындагы әһәмияте турындагы чыгыш белән башлап җибәрде.

Россиянең 15 төбәгеннән килгән кунаклар Арчада төзелеп килүче ял зонасын карады 08.08.2016 Россиянең 15 төбәгеннән килгән кунаклар Арчада төзелеп килүче ял зонасын карады
5 августта Татарстанда мелиорация буенча Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә катнашучылар Арча районында булды.

Бәчек авылында Габдулла Тукай туганнары 07.08.2016 Бәчек авылында Габдулла Тукай туганнары
Габдулла Тукайның әнисенең сеңлесе Бибисаҗидә апасы Әтнә районы Каенсар авылыннан китеп Яшел Үзән районы Бәчек авылында яшәгән. Аның тормышы белән кызыксыну максатында без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре һәм Арча мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, Бәчек авылында булдык. Безне Тукай фондының Яшел Үзән филиалы җитәкчесе, безнең районда 1966-1974 елларда мәдәният бүлеге мөдире булып эшләгән Клара Филиппова, Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Наил Гатауллин һәм авыл мөәзине Хәйдәр Сибгатуллин каршы алдылар.

Алдынгы комбайнчылар бүләкләнде 06.08.2016 Алдынгы комбайнчылар бүләкләнде
Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов 5 августта Акчишмә, «Мәрҗани», «Аю» хуҗалыкларының яшь комбайнчыларына: «Акчишмә»дән Фәрит Сафин, Сәйфетдинов Айдар, «Мәрҗани»дән Сафин Азат, Владимир Александров, Яруллин Рамил, «Аю»дан Фәнил Мөхәммәтшинга Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырды.

Хөрмәтле арчалылар! Сезне бөтендөнья татар яшьләре белән бергә бәйрәм итәргә чакырабыз! 05.08.2016 Хөрмәтле арчалылар! Сезне бөтендөнья татар яшьләре белән бергә бәйрәм итәргә чакырабыз!
6 август көнне 18.00 сәгатьтә Арча шәһәре Үзәк стадионында VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары катнашында бәйрәм чарасы уза. Рәхим итегез. 0+

Арчада эш урыннары бар, эшчеләр кирәк 04.08.2016 Арчада эш урыннары бар, эшчеләр кирәк
4 августта арча шәһәрендә «Раифа» ширкәтенең яңа бинасын ачу тантанасы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин катнашты.

Каенсарда Тукай эзләре 03.08.2016 Каенсарда Тукай эзләре
Без, “Казан арты” тарих этнография музее хезмәткәрләре, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов җитәкчелегендә үзендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай эзләрен хәтерендә саклаучы Әтнә районы Каенсар авылында булдык. Бу авылда шагыйрьнең әнисе Бибимәмдүдәнең әтиләре Зиннәтулла, ә әниләре башка булган сеңлесе Бибисаҗидә һәм җизнәсе Әхмәтсафа Әхмәтзариф улы Хәбибуллиннар, аларның балалары яшәгәннәр.

Арчада велойөреш узды 02.08.2016 Арчада велойөреш узды
1 август көнне Арча шәһәрен бер күренеш ямьләде: Банк, Вагыйзовлар, Астроном, Интернационал урамнары буйлап велосипедчылар узды. Спортның бу төре Арчада узган елдан бирле май аеннан башлап октябрьгә кадәр дәвам итә. Велосипед сөючеләр үзләренең “тимер атлары” белән һәр айның 1нче көнендә Арча урамнары буйлап сәяхәт итә. Бу төр транспорт чарасы райондашларыбыз арасында популярлаша бара: хәзер шәһәребез урамнарында велосипедта йөрүчеләр дә еш күренә, акциягә килергә теләүчеләрнең саны да гел арта бара. Бүгендә 100 дән артык кеше килгән иде.

Арча районында алдынгы комбайнчыларга бүләкләр тапшырылды 01.08.2016 Арча районында алдынгы комбайнчыларга бүләкләр тапшырылды
Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев игеннәрне урып–җыюда югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларга Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды. Алар арасында “Кырлай” ширкәтеннән Рафис Җәләлиев, Татарстан ширкәтеннән Фәрит Мөхәммәтҗанов, “Ватан” ширкәтеннән Илфир Сабиров, “Мәрҗани” ширкәтеннән Наил Садриев бар.

Арчада ашламаны… үстерәләр 28.07.2016 Арчада ашламаны… үстерәләр
25 июльдә унбер районның авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәләре һәм хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агрономнар, республиканың төрле хезмәтләре вәкилләре Арча сорт сынау участогына җыйналды.

Арчада Курсавиның тууына 240 ел тулуны искә алдылар 27.07.2016 Арчада Курсавиның тууына 240 ел тулуны искә алдылар
27 июль көнне Арча Үзәк китапханәсенең уку залында якташыбыз, күренекле галим, мәгърифәтче Габденнасыйр Курсавиның тууына 240 ел тулуга багышланган “Мәгърифәт нуры ачар…” исемле истәлек-кичә узды. Кичәгә китапханә каршында эшләп килүче “Яшәү яме” һәм “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсенә йөрүче ветераннар чакырылды.

Ничек башласаң – шулай бетерәсең 24.07.2016 Ничек башласаң – шулай бетерәсең
Ватан” ширкәтенең борчак басуы. Теземнәр каршына комбайннар туктаган. Хуҗалык җитәкчесе Мансур Әхмәтов, авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйков, баш агроном Рәис Рамазанов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов комбайнчыларга тагын бер тапкыр эш тәртипләрен аңлатып, урып җыюны исән-сау башкарып чыгуларын теләделәр.

Якташыбыз Нур Хәмзин улы Шакировны 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! 21.07.2016 Якташыбыз Нур Хәмзин улы Шакировны 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Родился в с. Старый Кишит Арского района ТАССР. Окончил Казанский авиационный институт (1969 г.).

Арча районында арыш суктыра башладылар 19.07.2016 Арча районында арыш суктыра башладылар
19 июльдә “Татарстан” ширкәтендә арышны турыдан туры суктыруга керештеләр. Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев хуҗалык игенчеләрен түземсезлек белән көтеп алган вакыйга белән котлады.

16 июль көнне Арчада балачак бәйрәме була 15.07.2016 16 июль көнне Арчада балачак бәйрәме була
Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларыгызга онытылмаслык күңелле мизгелләр бүләк итәсегез киләме? Алай булса, 16 июль көнне балаларыгыз белән бергә Арча стадионына килегез! Анда “Һәрчак тату, дуслар булып яшик без туган илдә!” балалар фестивале була.

Чатырлы ял аланында 13.07.2016 Чатырлы ял аланында
Быел беренче тапкыр бөек Тукай яшәгән төбәктә, Яңа Кырлайда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты, Арча район башкарма комитеты, район мәгариф идарәсе, Арча педагогика көллияте ярдәме белән татар теле юнәлешендә “Без Тукай оныклары” дигән төбәкара чатырлы җәйге ял аланы булдырылды. Анда Татарстан Республикасының барлык шәһәр һәм районнарыннан, Мари Иле, Удмуртия, хәтта Казахстаннан 150 сәләтле бала ял итте.

Арчалылар «Алтын каләм» фестиваленнән җиңеп кайтты 12.07.2016 Арчалылар «Алтын каләм» фестиваленнән җиңеп кайтты
Укучылар сараендагы «Нур» телестудиясендә шөгыльләнгән балалар республиканың “Алтын каләм” фестиваленнән зур уңышлар белән кайтты.

Арчада үрнәк парларны котладылар 11.07.2016 Арчада үрнәк парларны котладылар
Район ЗАГСы озак гомер кичергән матур парларны җыеп хөрмәтләде. Алар: Арчадан Фирая һәм Ринат Алмаевлар, Яңа Кишеттән Рауза һәм Радик Кәримовлар, Яңасаладан Саҗидә һәм Николай Бламыковлар, Сөрдедән Гөлфия һәм Фәрит Салиховлар. Юбилярларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов килде.

Арча стадионы янындагы күлдә коенасылар бар әле! 10.07.2016 Арча стадионы янындагы күлдә коенасылар бар әле!

Арча тавыннан баскычтан төшкәндә төзелеш манзарасы ачыла. Җирләр казылган, йөк машиналары балчык, ком ташый, зур–зур тракторлар мәйданны тигезли, тыгызлый, төзүчеләр мәш килә.

Әле 12 майда гына 2016 елда Татарстан Республикасында Су саклау зонасы елы уңаеннан “Казансу елгасының яр буе, Арча шәһәре” проекты  эскизын тикшергәннәр иде. Озак та үтмәде Казансу елгасы буенда ясалма күл, ял паркын эшли башладылар. Төзелеш бүген нинди хәлдә – шул мәсьәләне өйрәндек.

Җиңү белән кайттылар 09.07.2016 Җиңү белән кайттылар
Июнь аенда Арчаның мөмкинлекләре чикләнгән спортчылары  бочче уеннары буенча Чистайда узган ТР чемпионатында катнашып кайтты.

“Без — Тукай оныклары” чатырлы ял аланындагы дүртенче көн 08.07.2016 “Без — Тукай оныклары” чатырлы ял аланындагы дүртенче көн
Аланның дүртенче көнендә балаларны күңелле музыка уятты һәм алар иртәнге зарядкага тезелде.

Иң беренче сәхнәгә “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе журналисты, иртәнге тапшырулар редакторы һәм алып баручысы, үзвакытында Яңа Кырлай урта мәктәбендә белем алган Фәридә Төхфәтуллина күтәрелде. Үзе белән таныштырганнан соң, Фәридә Фердинант кызы телесюжетлар эшләү осталыгы турында сөйләде. Аланлылар да, группаларга бүленеп, “Безнең лагерь”, “Агач”, “Машина”, “Күбәләк” дигән темаларга сюжетлар эшләп карады. Яшүсмерләрне нинди темалар кызыксындыруы да ачыкланды.

Икенче булып, сүз “Безнең гәҗит” газетасы редакторы Илфат Фәйзрахмановка бирелде. Ул телеведениедә чыгышлар вакытында, репортажлар алганда килеп туган кызыклы һәм көтелмәгән хәлләр турында сөйләде.

Бәхетле картлык 07.07.2016 Бәхетле картлык
Курса-Почмак авылында гомер кичерүче Оркыя һәм Барый Әхмәтсафиннар күпләр өчен үрнәк пар. Алар инде 62 ел иңгә-иң куеп гомер кичерәләр.

Яңа Кырлайдагы ял аланына төрле төбәкләрдән балалар җыелды 06.07.2016 Яңа Кырлайдагы ял аланына төрле төбәкләрдән балалар җыелды
Төбәкара “Без – Тукай оныклары “ исемендәге чатырлы ял аланы

4 июль көнне “Без –Тукай оныклары “ исемле чатырлы ял аланы эшли башлады. Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылы җирлегендә 10 июльгә кадәр дәвам итәчәк әлеге ял аланы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Арчамуниципаль районы, мәгариф идарәсе, Арча педагогия көллияте тарафыннан оештырылды.

Алар балачак илендә яши 05.07.2016 Алар балачак илендә яши
Гөберчәктә китапханәче Гөлфирә Зарипова һәм Халидә Әхмәдиева балаларның ялын файдалы һәм күңелле үткәрү максатыннан, «Без балачак иленнән» исеме астында әдәби мәйдан үткәрде

Җиңү паркына рәхим итегез! 04.07.2016 Җиңү паркына рәхим итегез!
Арчаның Җиңү паркында аттракционнар ачылды. Карусель, батут, бассейн сезне көтә, нәни дусларыбыз!

Апаз мәктәбендә спорт корылмасы ачылды 03.07.2016 Апаз мәктәбендә спорт корылмасы ачылды
1 июль көнне Апаз урта мәктәбендә спорт мәйданчыгы ачылды.

Халыкны сәламәт яшәү рәвеше алып баруга тарту өчен нинди генә чаралар күрелми хәзер. Менә Апаз мәктәбе укучылары, авыл яшьләре өчен бөтен шартлары булдырылган спорт мәйданчыгы куллануга тапшырылды.

Көллияттә футбол мәйданчыгы ачылды 02.07.2016 Көллияттә футбол мәйданчыгы ачылды
Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә минифутбол мәйданчыгы ачылды. Тантанада район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты.

Казанбаш авылында бик зур Сабантуй үтәчәк! 01.07.2016 Казанбаш авылында бик зур Сабантуй үтәчәк!
9 июль көнне 13 сәгатьтә Арча районы Казанбаш авылында бик зур Сабантуй үтәчәк!

Район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән укучылар исемлеге 30.06.2016 Район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән укучылар исемлеге
Уку елын уңышлы төгәлләү уңаеннан район гомуми белем учреждениеләренең “Укудагы аеруча уңышлары өчен” медале белән бүләкләнгән түбәндәге чыгарылыш сыйныф укучыларын Арча муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләргә:

Арчада ифтар мәҗлесе узды 29.06.2016 Арчада ифтар мәҗлесе узды
Узган жомгада “Бархан” кафесында район башлыгы Илшат Нуриев ифтар мәҗлесе үткәрде. Бу юлы анда Арча мәчетләреннән, авыл мәдрәсәләреннән  мөгаллимәләр, хатын–кыз авыл җирлекләре башлыклары  чакырылган иде.

Арчаның янгын сүндерүчеләре беренче урынны яулады 28.06.2016 Арчаның янгын сүндерүчеләре беренче урынны яулады
Арча янгын—коткару частенның укыту—матди базасында республика күләмендәге ярышлар булды.  13 команда ярышты. Беренче урынны Арча янгын—коткару часте командасы алды. Теләче янгынчылары икенче, биектаулылар өченче булды.

Якташыбыз Фәрид Низамиев: «Матди хәлем ял итәрлек дәрәҗәдә арымавымны күрсәтә» 28.06.2016 Якташыбыз Фәрид Низамиев: «Матди хәлем ял итәрлек дәрәҗәдә арымавымны күрсәтә»
Эстрадага әле күптән түгел генә тәүге адымнарын ясап, “Ялгыз сөю” җыры белән яшь кызларның башын әйләндергән җырчы егетебез Фәрид Низамов җәйге ял турында башына да кертеп карамый икән.

Казанда туңдырма бәйрәме була 27.06.2016 Казанда туңдырма бәйрәме була
2 июльдә «Кырлай» паркында туңдырма бәйрәме була. Бәйрәмдә төрле уеннар, конкурслар оештырыла. Җиңүчеләрне самокатлар, бадминтон, төрле сувенилар көтә. Төп приз – бер тартма туңдырма. Чара сәгать 11.00дә башланып, 19.00гә кадәр дәвам итәчәк.

Хуш мәктәп, үз күрдең! 26.06.2016 Хуш мәктәп, үз күрдең!
Бәйрәм район хакимиятенең бакчасында башланып китте. Йолдызлар аллеясында тагын ике йолдыз кабынды. Быел 11 сыйныфны тәмамлаган Арчаның 1нче мәктәбеннән Булат Мөхәммәтнуров һәм Иске Чүриле мәктәбеннән Штерә егете Динар Җәләев район үзәгендә үз йолдызларын кабыздылар. Район җитәкчелеге аларны иң лаеклылар дип тапты һәм дәрәҗә белән егетләргә зур җаваплылык йөкләде.

“Җидегән чишмә”нең “Спутник” труппасы зур җиңү яулады 25.06.2016 “Җидегән чишмә”нең “Спутник” труппасы зур җиңү яулады
Арча мәдәният йортының “Җидегән чишмә” Арча халык театры “Спутник” труппасы – Арча педагогика көллиятенең “Яшьлек” театр студиясе коллективы (режиссеры Рафис Сәлахетдинов) Аманулланың “Әле кичә генә яз иде” спектаклен тәкъдим итеп, “Иделкәем” Республика бәйгесендә икенче урынны яулаган һәм видеокамера белән бүләкләнгән иде.

Әстерхан татарлары Арчада кунакта 24.06.2016 Әстерхан татарлары Арчада кунакта
Арча ягы- кунакчыл як».  Бу гыйбарәнең хак икәненә 23 нче июнь көнне Әстерхан өлкәсеннән килгән  татарлар тагын бер кат инангандыр.  Районыбызга кем  генә аяк басмасын, аның Тукай йөргән эзләрдән узасы, аны сыендырган, аның ятимлеген аз гына да булса киметергә тырышкан игелекле гаилә яшәгән Яңа Кырлай авылын күрәсе килә. Бу көнне дә милләттәшләребез  Яңа Кырлай, Кушлавыч авылында кунакта булдылар.Иң беренче кунакларны Яңа Кырлай мәктәбе кабул итте.

Наласада — мәктәп, көллияттә һәйкәл ачылды 23.06.2016 Наласада — мәктәп, көллияттә һәйкәл ачылды
Бүген, 23 июнь көнне Наласа авылында шатлыклы вакыйга булды — ныклап төзекләндерелгән урта мәктәп бинасы үз ишекләрен ачты. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

«Казан арты» музеенда Хәтер көне уңаеннан күргәзмә ачылды 22.06.2016 «Казан арты» музеенда Хәтер көне уңаеннан күргәзмә ачылды
“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать  бүлегендә “22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне, Бөек Ватан сугышы башлануга 75 ел” дип исемләнгән күргәзмә ачылды.

Кушлавыч музее Дәүләт Советыннан килгән кунакларны кабул итте 21.06.2016 Кушлавыч музее Дәүләт Советыннан килгән кунакларны кабул итте
Бүген Арчада ТР Дәүләт Советының күчмә утырышы узды. Утырышка кадәр Дәүләт Советы депутатлары һәм Дәүләт Советы аппараты хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы туризмына кертергә, киләчәктә кешене кызыксындырырлык, ял итәргә уңайлылык тудыра торган һәм бер үк вакытта милли рухны саклаган урыннарны барлап, карап йөрделәр.

Иске Чүриле мәктәбендә җәен балалар ни белән шөгыльләнә? 20.06.2016 Иске Чүриле мәктәбендә җәен балалар ни белән шөгыльләнә?
Укучыларның җәйге каникуллары гөрли. Һәр ата-ана баласының җәйге ялы файдалы һәм күңелле үтсен дип тели. Әлбәттә, әти-әниләр һәм мәктәп арасында тыгыз бәйләнеш оештырылган булса, бу үз  нәтиҗәләрен  бирә.

Сөбханалла, сөбханалла… 19.06.2016 Сөбханалла, сөбханалла…
Яңа Кенәр мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат–мәктәбе (директоры Ленар Вәлиев) 2015 елда ныклап төзекләндерелде. Интернат, әйтерсең лә, яңа күлмәк кигән. Аның хәтта исеме дә башка.

Печәннән сенаж салмыйлар 18.06.2016 Печәннән сенаж салмыйлар
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе шимбә көннән башлап тоташ яңгырлар башланачагы турында искәртеп хуҗалык җитәкчеләренә хатлар җибәрде. Аңа кадәр азык әзерләү мөмкинлекләрен тулырак файдаланырга кирәк.

Арчада «Шатлык» лагеры эшли башлады 17.06.2016 Арчада «Шатлык» лагеры эшли башлады
Кичә Үрнәк агросәнәгать көллияте базасында урнашкан «Шатлык» балалар спорт һәм сәламәтлек лагере беренче смена балаларын кабул итеп, лагерь тантаналы рәвештә ишекләрен ачты. Ачылу тантанасына район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Гарифҗанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, әти-әниләр, әби-бабайлар да килгән иде.

Якташыбыз Марат Готыф улы Әхмәтовны туган көне белән котлыйбыз! 16.06.2016 Якташыбыз Марат Готыф улы Әхмәтовны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 16 июнь көнне якташыбыз Әхмәтов Марат Готыф улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!

Курса Почмакта зур бәйрәм 15.06.2016 Курса Почмакта зур бәйрәм
12 июнь Курса Почмак авылы халкы өчен икеләтә бәйрәм булды – бу көнне биредә Мәдәният йорты ачылды. Бер яктан караганда, яңа дип әйтү дөрес тә булмас, чөнки иске клубны яңартып эшләнгән, икенче яктан килгәндә, бу мәһабәт бинаның кай җире яңадан ким? “Хан сарае булган бу”, — ди авыл халкы да.

Сикертән Сабантуенда 14.06.2016 Сикертән Сабантуенда
Сикертәндә авыл бәйрәме гөрләде. Гадәттәгечә, башта авыл хезмәтчәннәрен зурладылар. “Сабан батыры-2016” исеменә Зәкәрия Динмөхәммәтов лаек булды. Аңа тәкә һәм акчалата бүләк тапшырылды. Язгы чәчү буенча икенче урында Гайнулла Шәймуллин, өченче — Гыйлемхан Вәлиуллин. Алар һәм тагын бик күпләр бу көнне бүләк алды.

Буген якташыбыз, академик Илтизар Гыйззәт улы Терегулов (1930-2005) туган көн! 14.06.2016 Буген якташыбыз, академик Илтизар Гыйззәт улы Терегулов (1930-2005) туган көн!
Илтизар Терегулов – физика-математика фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе президиумы әгъзасы, математика, механика һәм машина төзелеше белгечлеге буенча сәркатип-академигы, Татарстан һәм Россия Федерациясенең атказанган фән һәм техника эшлеклесе.

Бүген Ринат Фазлыйәхмәтовның туган көне! 13.06.2016 Бүген Ринат Фазлыйәхмәтовның туган көне!
Ринат Әхмәтгали улы Фазлыйәхмәтов 1940 елның 13 июнендә Әтнә авылында туган. Арча ягы кешеләре, аннан чыккан күренекле шә­хесләр белән кызыксынуын дәвам итә, китап чыгару эшләре белән мәш килә. Язучы, шагыйрь, композитор, рәссам, артист, журналист халкының, төрле дәрәҗәдәге җитәк­че­ләр­нең якын дусты да әле ул.

Җиңү паркында бәйрәм 12.06.2016 Җиңү паркында бәйрәм
Арчаның Җиңү паркында Россия көнен күңелле итеп билгеләп үттеләр.

Айван Сабантуенда 11.06.2016 Айван Сабантуенда
Айван авылында ел саен сабантуй үткәрелә. Арча халкы да Айван сабантуенда рәхәтләнеп бәйрәм итә. Электән шулай. Кайбер авылларда  сабантуйлар бетсә дә, Айванда ул сакланып калды.

Арчалылар футбол ярышыннан 1 урын алып кайтты 10.06.2016 Арчалылар футбол ярышыннан 1 урын алып кайтты
Балык Бистәсендә футбол буенча 2003-2004 елгы яшүсмерләр арасында “Күн туп” республика зона ярышлары узды. Анда Биектау, Саба, Балык Бистәсе, Кукмара, Лаеш. Питрәч, Әтнә, Теләче командалары белән бергә Арча командасы да көч сынашты.

Сикертәнгә авыл бәйрәменә кайтыгыз, якташлар! 09.06.2016 Сикертәнгә авыл бәйрәменә кайтыгыз, якташлар!
12 июньдә 13 сәгатьтә Сикертәндә авыл бәйрәме башлана. Якташлар, кунаклар, рәхим итегез!

Арча районында узган Сабантуй батырлары 09.06.2016 Арча районында узган Сабантуй батырлары
Арча Сабантуе абсолют батыры Фаил Рәхимов Югары Мәтәскә

Курса–Почмак авылында яңа мәдәният йорты ачыла 09.06.2016 Курса–Почмак авылында яңа мәдәният йорты ачыла
12 июньдә 11 сәгатьтә Курса–Почмак авылында яңа мәдәният йорты ачыла. Якташлар, кунаклар, рәхим итегез!

Якташыбыз Әстерхан Сабантуенда батыр калган 08.06.2016 Якташыбыз Әстерхан Сабантуенда батыр калган
Кая гына барса, ни генә эшләсә дә, спорт үзен сөюченең күңел түрендә. Моны, бүгенге героебыз Ибраһим Галиуллин мисалында да әйтеп була. Әстерхан өлкәсенең “Тинаки” шифаханәсендә дәваланып ятучы Ибраһим абый 2 июнь көнне өлкәнең Три протока авылында узган Сабантуй батыры ул.

Ат ул сөендерә һәм елата да… 07.06.2016 Ат ул сөендерә һәм елата да…
Арча сабантуенда ат ярышын көтеп алабыз. Көчле, матур атларны, оста җайдакларны күрәсе, ярышны җанатып карыйсы килә.

Арчада җәен Боз сарае эшлиме? 07.06.2016 Арчада җәен Боз сарае эшлиме?
Арчаның Боз сарае җәен дә эшли. Мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар күмәкләшеп Боз сараена килеп шуып китәләр. Аларга бу сәяхәт тә, ял да. Хоккей командалары да җәй дип, йомшармый, үз сәгатьләрендә Боз сараена килеп шөгыльләнәләр. Кыскасы, һәркем Боз сараена килеп шуа ала. Телефон: 3—57—04

Россиядә бердәнбер булырлык парк Арча районында төзеләчәк? 06.06.2016 Россиядә бердәнбер булырлык парк Арча районында төзеләчәк?
Марат Бариев Арча районында җиһан паркы ачу турында әйткән һәм үзенең дә шул парк өстендә эш алып баруын белдергән.

Арча район Сабантуе 05.06.2016 Арча район Сабантуе
5 июньдә Арчада район Сабантуе булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов катнашты.

Ул арчалыларны бәйрәм белән котлады, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, дәүләт бүләкләре тапшырды.

Курсави туган авылда 04.06.2016 Курсави туган авылда
4 июньдә Югары Курса авылында мәгрифәтче, дин өлкәсендә беренче үзгәрешләр кертүче Габденнасыйр Курсави истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булды.

Казанбаш мәктәбендә лагерь эшли башлады 03.06.2016 Казанбаш мәктәбендә лагерь эшли башлады

Казанбаш төп мәктәбендә балаларның җәйге ялын кызыклы һәм файдалы итеп оештыруга зур әһәмият бирелә. 1 нче июньнән 21 нче июньгә кадәр мәктәптә 20 балага исәпләнгән көндезге лагерь эшләячәк. 

Казиле болынында бәйге 03.06.2016 Казиле болынында бәйге
1 июньдә Айдар Сабировның гаилә фермасы җәйге лагеренда район сыер савучылары һәм ясалма орлыкландыру технологлары конкурсы булды.

Арча Сабантуе программасы 03.06.2016 Арча Сабантуе программасы
5 июнь, 2016 ел, Арча шәһәре, стадион

Еллар сынавы үткән дуслык 02.06.2016 Еллар сынавы үткән дуслык
Мәктәп еллары гомер буена сагынып искә ала торган чор ул. Вакыт күбрәк үткән саен, ул еллар ныграк искә төшә, сагындыра. Эх, бер кайгысыз, иң бәхетле чак булган икән, дип әллә уфтанып куймыйсызмы?

Сабантуйда Тукай рухы 01.06.2016 Сабантуйда Тукай рухы
28 майда Казанда Тынычлык бистәсендәге каенлыкта Сабантуй гөрләде. Гадәттә бу бәйрәм авыллардан башланып китә иде. Бу юлы башкалабызда старт алды.

Арчада Җәлил хәзрәт вәгазь укыячак 01.06.2016 Арчада Җәлил хәзрәт вәгазь укыячак
3 июньдә Арчаның Шәрыкъ мәчетендә җомга намазы яңа төзелгән фарыз залында (икенче катта) узачак. Җомга вәгазен Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев укыячак. Вәгазь сәгать 11 дә башлана.

Җиңүчеләр арасында райондашларыбыз да бар 31.05.2016 Җиңүчеләр арасында райондашларыбыз да бар
26 майда “Әкият” Татар Дәүләт курчак театрында “Укучының мәдәни көндәлеге” республикакүләм проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Бу чара уку елы башында башланып киткән иде. Барлык башлангыч сыйныфлар укучыларына да мәдәни көндәлекләр өләштеләр.

Атчылар Нурлаттан җиңеп кайтты 31.05.2016 Атчылар Нурлаттан җиңеп кайтты
Район атчылары Сабантуйларга ныклап әзерләнде. 21 майда үз акчаларын җыйнап Яңа Кырлай ипподромында ярыш та үткәреп алдылар. Анда Арчадан Рамил Рәхмәтуллин — беренче, улы Рәмзил икенче булган иде.

Зиннур Тимергалиевнең улы туган. Исем эзләп ерак йөрмәгәннәр 30.05.2016 Зиннур Тимергалиевнең улы туган. Исем эзләп ерак йөрмәгәннәр
"Матбугат.ру"да хикәяләре икешәр-өчәр мең карау җыйган язучы Зиннур Тимергалиевнең шушы көннәрдә өченче баласы туды. Хәзер ул күп балалы әти кеше.

Арчалылар Казан Сабантуенда 29.05.2016 Арчалылар Казан Сабантуенда
Кичә Казанның Тынычлык бистәсендә Сабантуйда арчалылар да катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов Арча ишегалдына керер алдыннан Сабан туена бүләк итеп, колгага сөлге бәйләде.

Арча Сабантуена кунак килүе көтелә 28.05.2016 Арча Сабантуена кунак килүе көтелә
Быел Сабантуйлар май ахырларында ук башланып китә. 28 май көнне республика халкы Казан Сабантуенда күңел ачачак. ә икенче атнага, шәһәрләрдә яшәүчеләр авылларга Сабантуйларга агылыр. Авылларда өстәл түрен каклаган казлар, бәлешләр, милли ризыклар бизәр.

Арчада Җиңү паркын төзүчеләрне зурладылар 27.05.2016 Арчада Җиңү паркын төзүчеләрне зурладылар
Бүген Җиңү паркында тагын бер зур чара – аны булдыруда үзләреннән зур өлеш керткән кешеләрне  – иганәчеләр һәм төзүчеләрне зурладылар.

Корайван маҗаралары 26.05.2016 Корайван маҗаралары
Арча районының бу авылы заманында бөтен илгә танылды, исеме Россия­нең ул чактагы Президенты Дмитрий Медведевка ка­дәр барып җитте. Барысына да бер хәреф – “х” хәре­фе гаеп­ле иде. Ко­рай­ван­ны бөтен доку­мент­ларда өлкән туган телендә, ягъни урысчалатып “Керхайвань” дип язып куйган булганнар. Авыл башында да шундый язу торган. Баш­тарак авыл халкы моңа әллә ни игътибар итмәгән.

Арчаның беренче мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады 25.05.2016 Арчаның беренче мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады
Арчаның беренче мәктәбендә соңгы кыңгырау гадәттәгечә һәр чара кебек искиткеч матур һәм оешкан төстә үтте. Кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан, үзләре дә чәчкәләргә тиң чыгарылыш сыйныф укучыларын район башлыгы Илшат Нуриев, мәктәп директоры Эльмира Сафина, әти–әниләр исеменнән Светлана Валиева һәм Ильяс Хәкимов котлады.

Урта Курсада «Курсави укулары» булды 25.05.2016 Урта Курсада «Курсави укулары» булды
Урта Курса мәдәният йортында I Бөтенроссия фәнни—гамәли конференция “Курсави укулары” булды. Галимнәр, дин әхелләре “Авыл җирендә татар мәхәлләсе үсеше: дини мирас һәм татар мәгърифәтчелеге” темасы буенча сөйләштеләр. Конференциядә район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.

Тагын бер академигыбыз артты 24.05.2016 Тагын бер академигыбыз артты
Безнең Арчабыз зыялы шәхесләргә искиткеч бай. Шулар арасында үзләренең бөтен тормышын фәнгә багышлаган, Арчада тумасалар да, Арча белән нык элемтәдә булган яки әти-әниләре Арчаныкы булган шәһесләр дә шактый. Менә шундыйларның берсе – академик Мазһаров Әхмәт Мазһар улы. Аны да нәсел тамырлары Арчага алып килә. Шул турыда бу язмам.

Арчалылар “Иске Казан түгәрәк уены”ннан дипломнар белән кайтты 24.05.2016 Арчалылар “Иске Казан түгәрәк уены”ннан дипломнар белән кайтты
21 май көнне Биектау районының Шәпше авыл Мәдәният йортында “Иске Казан түгәрәк уены” республика татар фольклоры фестиваленең III йомгаклау туры утте. Биредә Татарстан Республикасының 29 районыннан 50дән артык коллектив катнашты.

Алар хөрмәткә лаек 23.05.2016 Алар хөрмәткә лаек
Арча районында яшәүче эчке эшләр ветераннары Фатыйх Дәүләтшин белән Равил Галимов Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан үткәрелгән тантаналы чарада катнашкан.

Курсада дини бәйге 23.05.2016 Курсада дини бәйге
18 майда Урта Курса авылының Мөхәммәдвафа мәчетендә ел дәвамында мәчеткә йөргән балалар арасында бәйге узды. Чара алган гыйлемнәрне тикшерү нияте белән оештырылды. Утызга якын бала катнашты. Бәйге 4 номинациядән торды. Катнашучыларга ислам диненә бәйле сорауларга җавап бирергә, ничә сүрә белүен күрсәтергә һәм 3 сүрә укырга, Коръәндә искә алынган пәйгамбәрләрнең исемен язарга һәм намаз укып күрсәтергә кирәк иде.

Арчаның беренче мәктәбендә 7 буын очрашты 22.05.2016 Арчаның беренче мәктәбендә 7 буын очрашты
Арчаның беренче мәктәбендә очрашу булды.Традиция буенча мәктәпне 60, 50, 40, 30, 20, 10 ел элек тәмамлаучылар җыелды.

Төп нигездә бәхет бар (Хәсәншәехтә кунакта) 21.05.2016 Төп нигездә бәхет бар (Хәсәншәехтә кунакта)
Табигатьнең искиткеч матур вакыты. Алмагачлар, чияләр ап–ак чәчәккә төренгән, сыерчыклар бала туйдыра, су буйларындагы тал–тирәкләрдә сандугачлар сайрый. Мондый чакта гел әйбәт әйберләр генә күрәсе килә.

Арчада мебель цехы ачылды 20.05.2016 Арчада мебель цехы ачылды
Арча районы башлыгы Илшат Нуриев 18 майда «Арскпласт» ширкәте базасында урнашкан яңа мебель цехында булды, аның эшчәнлеге белән кызыксынды.


Новости 3001 - 3100 из 3509
Страницы: