События

Хәсәншәехтә сугышта һәлак булучыларга һәйкәл ачылды 24.06.2020

Хәсәншәехтә сугышта һәлак булучыларга һәйкәл ачылды

23 нче июнь көнне Хәсәншәехтә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга багышланган һәйкәл ачылды.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылаган көннәрдә авыл уртасындагы Җиңү паркы тагын да матураеп, яңарып китте. Әлеге парк авыл халкының яраткан урыны, үткәнне, бүгенгене һәм киләчәкне тоташтырып торучы, тарихны барлаучы изге урын. Бөек Ватан сугышында катнашкан, сугыш елларында тылда тырыш хезмәт куйган авылдашларыбыз хөрмәтенә ачылган мемориаль комплексның бүгенге көндә өр-яңа сулыш алып, Хәсәншәехны бизәп торуы – Марат абыйның авылдашларына изге бүләге. Бу тантанага хөрмәтле якташыбыз үзе дә кайткан иде.

Мәһабәт һәйкәл... Ватан өчен тормышын биргән каһарманнарын үлемсез батырлыгы символы булып калыкты. Һәйкәл ачу тантанасына җыелган авылдашларыбызның җылы күз карашы мәһабәт һәйкәлгә төбәлгән. Йөзләрчә күз карашында әрнү һәм кайгы хисе генә түгел, бәлки горурлану тойгысы да чагыла кебек.

Бәйрәм укучылар чыгышы белән башланып китте. Мәктәп директоры Шамил Вилович , Хәсәншәех авылыннан Бөек Ватан сугышына киткән 182 ир-атның әйләнеп кайтмавы, ә 142 ир-атның сугыштан кайтып вафат булулары турында сөйләде, аларны искә алып бер минут тынлык игълан итте.

Тантанада мөхтәрәм кунаклар: Арча муниципаль район башлыгы Нуриев Илшат Габделфәртович, Дәүләт Советы депутаты Шәфигуллин Лотфулла Нурисламович,”Ватан” күмәк хүҗалыгы рәисе Мансур абый Әхмәтов, военком Борһанов Алмаз Әгъзәмович катнашты. Авылыбызның имамы Шамил абый Коръән сүрәсе укыды, азан әйтте

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/khsnshekht-sugyshta-lak-buluchylarga-ykl-achyldy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение