События

Иң бай гаилә Югары Курсада яши 25.06.2020

Иң бай гаилә Югары Курсада яши

Алар икесе дә бер елны, бер үк көнне туган, өстәвенә, фамилияләре дә бер төрле булган.

24 июньдә Арча район башлыгы Илшат Нуриев Югары Курса авылында яшәүче Мөкәрәмә һәм Рәфкать Галиәхмәтовларны 90 яшьлек юбилейлары белән котлады, аларга бүләкләр тапшырды.

Сирәк була торган хәл: Рәфкать абый белән Мөкәрәмә апа бер елны, берүк көнне туганнар. Аларга язылышканда паспорт алыштырып йөрисе дә булмаган: фамилияләре дә берүк.

Юбилярларның барысы бергә 61 бала, онык, оныкчыклары бар. Рәфкать абый белән Мөкәрәмә апа чалгы алып, арба тартып печәнгә баралар. Концертларда, төрле чараларда җырлап-биеп йөри алар.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/i-bay-gail-yugary-kursada-yashi


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение