События

Гармун серләрен белүче Салих 29.06.2020

Гармун серләрен белүче Салих

Музыкант, гармуннар ясаучы оста, гаилә һәм гармунчылар ансамбльләре җитәкчесе Салих Вәлиевнең тууына 120 ел тулу уңаеннан искә алу, 26.06.1900 – 19.11.1970)

Салих Вәли улы Вәлиев 1900 елның 26 июнендә Арча районы Казанбаш авылында туган. Ул музыкага  кече яшьтән үк гашыйк була, үзенең туган авылы Казанбашта, күрше авылларда үзешчән сәнгать коллективлары оештырып  йөри.  Салих Вәлиев төрле җаваплы урыннарда эшләгәннән соң 1938 елда  Арча машина -трактор станциясенең директоры итеп билгеләнә. Анда эшләгәндә Салих ага Вәлиев механизаторларда да сәнгатькә мәхәббәт уята. Ул үзешчән сәнгать түгәрәкләренең эшенә зур игътибар биреп, механизаторларның төрле урыннарда чыгышлар ясавын оештыра һәм турыдан-туры үзе дә катнаша.

Бөек Ватан сугышы башлангач аны бронь белән калдыралар. МТС директоры булып эшләгәндә тракторларны тизрәк ремонтларга кирәк була, сугыш вакытының таләпләре бик катгый. Салих абый трактористларга үзе дә булыша, кыш көне трактор  астында карга  ятып ремонт эшләре үткәрәләр. Шул чорда ул үпкәсенә салкын тидерә, һәм 1944 елның апрелендә озак авыру сәбәпле эштән азат ителә. Авырып ятканда башына төрле уйлар килә һәм ул бер иске гармунны кулына алып сүтеп, төзелешен өйрәнеп, яңадан җыя. Гаиләдә дүрт бала, яшәү өчен тырышырга кирәк, тормышының иң авыр вакытында гармуннар ясау һәм төзәтү эшен үзләштерә. Акрынлап Салих абый үзе, кызы Лена, сугыштан кайткан улы Равил һәм килене Фәһимә катнашында өйдә гаилә ансамбле оештыралар. Арча клубында һәм башка урыннарда Салих абыйның үзе ясаган гармуннары белән чыгыш ясап, аларның гаилә ансамбле халык арасында танылу ала. Кайбер чыгышларда оныгы Гөлчирә дә урындыкка басып Салих абый белән бергә чыгышлар ясый. Ул һәрбер оныгына кечкенә гармун ясап бирә һәм өйрәнергә куша, шулай итеп Гөлчирә, Фәридә, Мөршидә, Рафаэль төрле елларда гаилә ансамблен тулыландыра. Ә Салих абыйның Баку шәһәрендә гомер иткән кызы Зоя да музыкага сәләтле булган, Арча педагогия училищесында укыганда мандолинада бик оста уйнаган. Гаиләнең девизы булып: ”Күңелеңдә көй булса, бармаклар гармунның кирәкле телләрен, төймәләрен үзе таба!”,– дигән әйтем тора.  Аларның һәрберсе бүгенге көндә дә сәхнәдә…

Татарстан күләмендә беренчеләрдән булып танылган гаилә ансамблен 1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнаштыралар. Ул көннәр турында Лена апа искә төшереп: ” Минем ул вакытта алты айлык улым Рөстәм бар, бара алмыйм дигәч,бала карарга әниегезне алып барасыз, диделәр. Дөрестән дә, әнием Язилә бала карарга барды. Ул вакытта Арча һәм Әтнә районнарыннан тупланган үзешчәннәр арасында безнең гаилә ансамбле дә бар иде. Казанда безне бер ай дәвамында әзерләделәр, сәхнә костюмнары тектерделәр, көнгә берничә тапкыр репетицияләр үткәрелде. Казаннан тулы поезд составы белән Мәскәүгә бардык һәм ун көн дәвамында илебез башкаласының төрле урыннарында чыгышлар ясадык. “Су юлы”, “Әнисә”, “Рәйхан”, “Шомыртым” һәм башка көйләрне башкарганыбыз хәтердә, Мәскәү тамашачысы безне бик яратып, алкышлап кабул итте. Ул вакыттагы уңышларыбыз өчен үзен аямыйча мәдәниятка хезмәт иткән, безне өйрәтеп шундый югары дәрәҗәдә чыгыш ясавыбызны оештырган  әтиебез белән чиксез горурландык. Казанга кайткач та безне җибәрмәделәр, төрле хезмәт коллективлары алдында ун көн дәвамында чыгышлар ясаттылар. Арча эшчеләр бистәсендә оешкан гаилә ансамбленең Мәскәүдә чыгыш ясавы районыбыз халкы өчен дә куанычлы вакыйга булды,”– дип сөйләде.

Мәскәүдә булу Салих абыйны тагын да дәртләндереп, канатландырып җибәрә. Ул унике кешедән торган гармунчылар ансамбле оештыра, аңа гармунда оста уйнаучы эшчеләрне, хезмәткәрләрне һәм үзе кебек лаеклы ялдагыларны тарта. Күп төрле һөнәр ияләрен берләштергән ансамбльдә Гадел Галимҗанов, Гыйльмулла Шәймуллин, Абдулла һәм Равил Вәлиевләр, Дәүли Әхмәтҗанов, Хәким Хәмидуллин, Фарил Заһидуллин, Әгъләм Гафаров, Дәүли Әхмәтҗанов һәм башкалар була. Салих Вәлиев ансамбльнең осталыгын тагын да үстерү, гармуннарны тагын да камильләштереп ясау буенча даими шөгыльләнә. Аңа ярдәмгә Казаннан танылган иҗат әһелләре Заһид Хәбибуллин, Арслан Батыршин, Ифрат Хисамов, Аллаһияр Вәлиуллин һәм башкалар кайталар. Бу инде үзе үк ансамбльнең нинди югарылыкка күтәрелүен күрсәтә. Салих Вәлиев ансамбль белән гомеренең соңгы көннәренә кадәр җитәкчелеек итә, аның бөтен тырышлыгы шул ансамбльдә тупланып, моңнары мәңгелек истәлек булып кала. Замандашлары Салих ага турында:”Гармун серләрен бөтен нечкәлекләренә кадәр белүче талантлы музыкант иде!”,– дип искә алалар.

Салих абый ясаган гармуннар арасында тальян гына тугел, зур баяннан алып шырпы тартмасыдай гармуннар була. Ул үзенең буш вакытын концерт гармуннары ясауга багышлый. Булачак килене Фәһимә апа:” Сугыш елларында мин тракторда эшләдем. Салих абзый үзе ясаган гармуннарны беренче булып миңа уйнап күрсәтә иде. “Син тавышларны дөрес аерасың”,- ди торган иде ул. Улы Равил сугыштан кайткач, мине аңа димләүче дә ул булды. Олы кызыбыз Фәридә, аннан Мөршидә, аннан Гөлчирә, аннан соң улыбыз Рафаэль туды. Әнә шулай итеп безнең музыкаль гаиләбез елдан ел ишәя барды”,– дип сөйләгән булган.

Салих абый вафат булгач, ул ясаган концерт гармуннарын тормыш иптәше Язилә апа район мәдәният йортына бүләк иткән. Бүгенге көндә Салих абый Вәлиев ясаган кечкенә гармун, ул кулланган инструментлар, гармун ясау элементлары безнең музейда куелган экспозициядә дә саклана. Татарстан телевидениесенең ТНВ каналында бара торган “Җырлыйк әле!” тапшыруында җавап биргәндә кечкенә гармуннан файдаланалар, ул да Салих абый ясаган гармун. Аның бер кечкенә гармуны, ул аны 1952 елда баҗасы Гыйлаҗ абыйга бүләк иткән була, Сахалин, Камчатка төбәкләрендә озак еллар татар көйләрен уйнаганнан соң Күпербашка әйләнеп кайта һәм бу гармун бүгенге көндә дә кулланылышта. Ә андый гармуннар Салих абый тарафыннан бик күп ясалган һәм бүләк ителгән. Шул гармуннар белән Салих абый җитәкләгән ансамбль 1962 елда  Мәскәүдә СССР халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә иҗат отчеты концертында чыгыш ясый һәм зур уңышларга ирешә.

Озак еллар авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләгән Римма Салих кызы: “Минем хәтеремдә әтинең зур тырышлык куеп бер — берсенә ошамаган гармуннар ясавы. Казанга барып базардан гармун ясау өчен кирәкле әйберләрне алып кайтыр иде, әни дә аның бу шөгыленә каршы килмәде. Ул бик тә пөхтә, һәр эшне җиренә җиткереп башкара, безгә дә бик игътибарлы булды. Иң авыр елларда гаилә ансамблен оештырып әти күпләргә үрнәк күрсәтте, еллар үткәч ул гармунчылар ансамбленә әйләнде. Әйе, әтием Салих сәнгать өлкәсенә үзеннән зур өлеш кертте, 1966 елда аңа ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирделәр. Аны бөтен кеше гармунчы Салих дип зурлап хөрмәтләде. Музейга килгән саен аның фотоларын, кечкенә гармунын, эш коралларын күреп, әтиемне искә төшерәм һәм күңелемдә булган истәлекләрне яңартам.

Тагы шуны да әйтәсем килә, әти бик күп газета-журналларга языла иде. Аларны укып, яңалыклар белән кызыксынып барды һәм безне дә, оныкларын да шуңа өйрәтте”, – дип үз фикерләрен җиткерде.

Салих Вәлиев районның мәдәният тарихына үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы, оста гармунчы, район мәдәният йортының гаилә һәм гармунчылар ансамбльләрен оештыручы һәм 1957 елда Мәскәү шәһәрендә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына Арча район мәдәният йортының “Гаилә гармунчылар ансамбле”н алып барган шәхес буларак кереп калды.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение