События

53 ел элек... 02.07.2020

53 ел элек...

Арча районына 90 ел
          
1967 елда узган Арча сабантуен 1966-1973 елларда Арча районы мәдәният бүлеге мөдире булып эшләгән Клара Филиппова һәм Арча мәдәният йорты директоры Нургаян Имаметдинов алып барганнар. Телефон аша сөйләшкән вакытта Клара Мәрдән кызы: “ Ул вакытта сабантуе чын халык бәйрәме иде. Халык уеннары, бигрәк тә татарча көрәш чын күңелдән, истә калырлык итеп оештырыла, аларның барышын хөрмәткә лаек булган өлкәннәребез күзәтә, җиңүчеләрне билгели. Үзешчәннәр арасында терлекчеләр дә, механизаторлар да, район интеллигенциясе дә чыгышлар ясап үз осталыкларын күрсәтә. Арча районында эшчән, сәнгатьне ярата торган халык яши бит анда. Гомүмән , Арча сабантуе язгы чәчү беткәннән соң, печәнгә төшәр алдыннан  рәхәтләнеп ял итеп ала торган бәйрәм иде,” – дип истәлекләрен сөйләде. Ул безгә шул елда оештырылган Арча сабантуе фотосын җибәрде. Бәйрәм хәзерге Арча шәһәре стадионы урынында булган.

“Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов
http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/53-el-elek

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение