События

Яңа әтнәләргә сәлам! 09.07.2020

Яңа әтнәләргә сәлам!

Шушы көннәрдә бер авылда гаҗәеп хәлгә тап булдым мин. Бу авылда йортлар да юк, бер генә кеше дә очрамады

Ә мин үземне гөрләп торган авылда кебек хис иттем, кешеләре дә бар да шунда кебек тоелды...

“Таң” хуҗалыгы җитәкчесе Рәдиф Закирҗанов белән печән басуларында булдык, матур булып үсеп килгән игеннәрне карап үттек

– Кайчандыр монда Яңа Әтнә дигән авыл бар иде, – дип әйтеп куйдым. – Анда кырык еллап элек булган бар иде.

– Әйдә, ул авыл ерак түгел, күрәсегез килсә, барып киләбез, – диде ул. – Анда карарлык әйберләр бар.

Табигатьнең искиткеч матур вакыты. Нинди генә чәчәкләр юк! Ул люпинның быелгы кебек чәчәк атканы булдымы икән?! Акчәчәкләр, тукранбашлар, дебет чәчәкләре. Җир җиләге чәчәкләренең күплеге! Ара-тирә тукталып бу искиткеч манзараны фоторәсемгә төшереп алам. Һәркем мондый гүзәллекне күрә дә алмый бит.

– Менә Яңа Әтнәгә килеп тә җиттек, – диде Рәдиф Мөбарәкҗан улы.

Машинадан чыгуга бер мәлгә шаккатып тукталып калдым: авыл үзе юк монда, әмма ташландык бер нәрсә дә күрмәссең. Үләне чабылган, һәркайда кеше кулы тигәне сизелеп тора. Иң беренче зиратның төзеклегенә игътибар иттек. Тышкы якта гаять зур гранит таш, анда: “Бу җирдә Яңа Әтнә авылы халкы гомер кичергән (авылга 1760–1770 елларда нигез салынган)” дигән сүзләр язылган. Авылга кергәндә дип әйтик, калайдан эшләнгән өй (башкача әйтергә тел бармый, чөнки анда өеңдәге кебек бар әйбер дә бар) каршы ала. Янәшәсендә эскәмияләр, өстәлләр тора. Өйнең ачык булуы тагын да гаҗәпләндерде. Чувашстанда мәчетләрнең гел ачык торуы шулай гаҗәпләндергән иде. Анда юлаучылар кереп намаз укый, хәтта кунып чыга ала, дигәннәр иде.

Сукмак буйлап тирән елгадагы чишмәгә төшеп киттек. Андагы күренеш таң калдырды, биек таудан бас-кычлар буйлап төшәсең, су юлы ачылган, бик матур чишмә өе бу авылда тормышның һич тә тукталмавын күрсәтеп тора.

Яңа Әтнәнең игелекле кешеләренә рәхмәт хисләре белән киттем, күңелгә рәхәт булып китте, болай да була икән!

Ә бит шактый нык күренгән, кешеләре дә урында булган кайбер авыллардан авыр хисләр белән китәсең.

Менә шундый авылларның берсендә бер таза йортны читтән килгән бер кеше сатып ала. Башта тегене эшлим, моны эшлим дип ышандырса да, тора-бара авыл тарихында булмаган хәлләрне кыла башлый бу. Элекке хуҗалардан калган бураны, төрле кирәк-яракны сата. Аннан койманы сүтә, ике кат калай белән ябылган өй түбәсенең бер катын куптарып сата. Кем әйтмешли, көләргә дә, еларга да белмәссең. Хәзер инде бергә яшәүче хатын белән үзләре дә юкка чыккан. Мондый мәсхәрәне күреп ничек күңел күтәрелсен инде?

Берничә ел элек бер хөрмәтле ветеран бик ачынып шалтыратты. Туган, үскән йортын шулай ук читтән килгән бәндәләргә саткан булганнар. Болар йорт- ны, капка-койманы кара буяуга буяган?! Ветеранның мондый мәсхәрәләүгә күңеле әрни, күз яшьләре тама. Бардым, күрдем мин ул йортны. Әмма яңа хуҗалары белән очрашып, сөйләшеп булмады, күптән күренгәннәре юк, диделәр.

Менә шундый хәлләр. Кайвакытта кешесе калмаган авыллар яшәвен дәвам итә, кешесе булганнары үлә бара.

Ә мин Яңа әтнәләргә сәламне юкка гына юлламадым. Авыл тарихы, аның игелекле кешеләре турында сездән хатлар, хәбәрләр көтеп калабыз. Редакциягә кереп чыксагыз да шат булыр идек.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/yaa-tnlrg-slam

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение