События

Түбән Аты авылында егетләр бер иске янгын машинасын җыеп чыкканнар 10.07.2020

Түбән Аты авылында егетләр бер иске янгын машинасын җыеп чыкканнар

Янгыннар турында язып утырганда Түбән Атыдан кызыклы бер хәбәр килеп иреште. Фотосын да салганнар. Киттек шунда!

Безне кибет янында велосипед белән бер егет каршы алды. “Илшат Гыйниятуллин”, – дип таныштырды ул үзе белән. Алып китте ул безне авылның икенче башына. Ул алдан бара, без машина белән арттан. Дөрестән дә, янгын машинасы авыл читендә, әмма урам эчендә тора иде. Илшат егетләрне дәшеп китерде. Айнур Фәтхрахманов белән Рамил Гарипов килеп тә җиттеләр. Айнур таныш егет. Берничә тапкыр очрашкан бар. Әле кайчан гына “Хезмәт кешесен данлыйбыз” дигән 10нчы республика конкурсында яшь комбайнчылар арасында 1нче урынны алды ул. Район яшьләр бүлеге командасы белән басулар буйлап алдынгы комбайнчыларны котлап йөргәндә дә “Игенче” ширкәте комбайнчысы Айнур Фәтхрахмановның янына тукталдык. Әнә шундый егет ул! Ә Рамил Гарипов: “КамАЗ”да эшләдем, – ди. – Хәзер ындыр табагында”. Кыскасы, техниканы белгән егетләр. Үрнәк агрокөллиятен тәмамлагансыздыр, дим. Һәм “Әйе!” – дигән җавап ишетәм.

– Машинаны Марсель Хисмәтуллин, Казанда МЧСта эшләүче Инсаф Хисмәтуллин, Рәмис Маликов белән бергәләп ремонтладык, менә монда күршедә генә яшәүче Рашат абый Мортазин, Инсаф Нотфуллин да булыштылар, – дип сөйләде алар.

– Сез ничек иске машинаны рәтләргә булдыгыз? Идеяне кем бирде?

– Янгыннар булып тора бит, – диде Айнур. – Без башта “ГАЗ-53” машинасы алып көйләргә уйлаган идек. Аннан Утар Атыда гаражда тик торган иске янгын машинасы барын белеп алдык. Җаваплы кешеләр белән сөйләшеп эшкә керештек. Районда янгыннан саклану гарнизоны җитәкчесе Искәндәр Юзаев белән сөйләшеп торабыз.

– Авылда янгын сүндерүче машина булса, әллә кайдагы машинаның килгәнен көтеп, вакытны югалтмыйсың. Янгын бит ул бик тиз җәелә торган нәрсә, – дип сүзне дәвам итте Рамил Гарипов.

– Машина бик начар хәлдә идеме? Көпчәкләре ярыйсы күренә, аларны да алмаштырдыгызмы?

– Юк, көпчәкләре үзенеке, алмаштырмадык. Насосын сүтеп җыйдык. Двигателен һ.б. карадык.

– Ремонтны акчасыз эшләп булмый.

– Телефонда “МЧС–Атынка” дигән авылның төркемен булдырдык. Шул ярдәм итте. Акча авыл халкыннан җыелды. Бик зур рәхмәт, – диде егетләр. – Менә хәзер машинага җылы гараж турында кайгыртабыз.

Айнур машинаны кабызып йөреп тә күрсәтте. Афәрин, егетләр! Сезнең кебек авыл өчен тырышып йөргән кешеләр булганда авыллар яшәячәк! Исән-сау булыгыз!

Ә без кайтыр юлга кузгалдык. Матур вакыт. Авылның һавасы искиткеч! Машина белән шыплап тулган шәһәр һавасы түгел инде! Авыл табигатенә, чишмәсе, күленә, яшеллеккә соклана-соклана шәһәргә таба юл тоттык.

...Язманы әзерләгәндә районның янгыннан саклану гарнизоны җитәкчесе Искәндәр Юзаев белән сөйләштек.

– Андый егетләр күбрәк булсын иде! – диде Искәндәр Юзаев. – Районда безнең гарнизонда 3 янгын машинасы һәм тагын 38 янгын сүндерүче техника тотучы деполар, оешмалар, шәхси эшмәкәрләр бар. Районда барысы янгын сүндерүче 41 техника исәпләнә.

Румия НАДРШИНА
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/men-bu-egetlrch


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение