![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Мөндештә булган янгын
Кичә, 17 июльдә, кичке сәгать 5 тулганда йорт яна башлый.
Сарай һәм йорт янып бетә. Хуҗалар берни дә алып чыга алмый. Янгын сүндерүчеләр тизарада килеп җитсәләр дә, уңай нәтиҗә булмый.
Мөндештә яшәүче Филсинә ханым ике баласы һәм бер нәни оныгы белән йортсыз калды. Мәктәптә укучы улы һәм 4 айлык сабыйны үстерүче кызы әлегә Арчада яшиләр. Аларга ярдәм кирәк. Кем ничек булдыра ала, ярдәм кулын сузыйк.
Шулай ук әлеге авылда яшәүче Зөһрә дә ярдәм итәргә теләүчеләр белән элемтәгә кенә. Аның телефон номеры 89046669509, 89172204085. (Зөһрә Тагировна)