События

Яңа Иябашта спорт мәйданчыгы ачылды 19.07.2020

Яңа Иябашта спорт мәйданчыгы ачылды

Кичә, 18 июльдә, районыбызның Яңа Иябаш авылында яңа спорт мәйданчыгы ачылды.

Тантанада Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, эшмәкәр, чараның иганәчесе Илшат Гәзизов, район башкарма комитет җитәкчесенең  урынбасары Рәсүл Мөхәррәмов, район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алинә Мөхәмәтшина, районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгәзизов катнашты. Матур чараның иң дулкынландыргыч мизгеле - ал тасманы кисү. Яңа спорт һәм уен  мәйданчыгын тантаналы ачуга барлык авыл халкы җыелган иде. 

Районыбыз өчен бик мөһим булган бу вакыйганың сәбәпчесе, башыннан ахырына кадәр әлеге хезмәтне җитәкләүче һәм башкарып чыгучы - Илшат Мансур улы Гәзизов. "Мине илһамланлырып, булышып торучы әти-әниемә, авылдашларыма, дусларыма зур рәхмәтемне белдерәм"- дип, киләчәктә һәркемгә уңышлар теләде ул үз чыгышында.

Киләчәктә әлеге мәйданчык яшьләр һәм балалар тавышыннан гөрләп торса иде.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/yaa-iyabashta-sport-mydanchygy-achyldy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение