События

Арчага юл кыскара 20.07.2020

Арчага юл кыскара

Шушмабаш мәктәбе җитәкчесе Рәзилә Шәймәрданова: “Шушмабаш–Носы юлында бик каты эш бара. Бөтен техника шушында, Арча юлчылары бик әйбәт эшлиләр”, – дип хәбәр итте. Фотолар да җибәрде. Без бу күңелле хәбәрне газетабыз сайтына шунда ук урнаштырдык. Ул якларга барып та кайттык.

Чокырлы-чакырлы юлдан Носыга барган саен: “Бу юлны кайчан рәтләрләр икән?” – дип сөйләшми калмый идек. Юлга чыгар алдыннан “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы җитәкчесе Альберт Сәфиев белән сөйләштек.

– Бүгенге көндә районда юл эшләре дүрт урында бара – Масрада, Сеҗе юлында, Носы, Ташкичүдә, – дип сөйләде ул. – Сез кызыксынган Носы юлында 6 км арада җирне төзәтү, тигезләү, известь катнашмасы белән җирне тыгызлау, вак таш, асфальт түшәү кебек эшләр башкарыла. Известь катнашмасы белән җирне тыгызлау – ул яңа технология. Аны җиргә махсус техника түши. Известь кертеп эшләнгән җир ныграк, сыйфатлырак була.

Носы авылы – Арчага иң ерак төбәкләрнең берсе (45 км). Шушмабашка 6 км ераклыкта. Шушы ике арада эш бара. Юл Носы елгасы аша үтә.

Носы юлында эшләүчеләрне бер урында гына очратмадык. Туфрак ташыйлар, катокта юл тигезлиләр, экскаватор белән йөк машинасына җир төйиләр һ.б...

Каршыбызга килүче юл тигезләүче тракторны туктаттык. “Гомәр Нигъмәтҗанов”, – дип таныштырды ул үзе белән. Сөйләшеп киттек. “2013 елдан бирле шушы предприятиедә эшлим, – дип сөйләде Гомәр. – Башта Казанда эшләдем. Слесарь, ремонтчы, механизатор... Чыгышым белән Субаш-Атыдан. Монда эш гел булып тора. Акчасын да вакытында алабыз. Бу юл бик начар иде. Чокыр да чакыр. Дамбаны кистек, өстисе җирләрен өстәдек, борылышларны турыладык, юллар уйнамасын өчен известь белән эшкәртелде...”

Бригаданың мастеры Илнур Хөсәенов: “20 техника, 20ләп кеше эшлибез, – дип сөйли. – Май башында эшне башладык. Юлны яхшы итеп эшләргә тырышабыз. Рульдәге кешегә күрү мөмкинлеге начар булган урыннарны тигезләдек, горизонтны ачтык. Күтәртелгән юл кырыйларын текә итеп түгел, авыш итеп эшлибез. Беруңайдан эшчеләребезне дә әйтеп үтәм. Менә таныш булыгыз: юл эшчеләре Салават Шиһабиев, Раил Яруллин, Носыдан бульдозерчы Әсхәт Әсәтов, бульдозерда Илгиз Саттаров, грейдерда Рамил Гайнетдинов, “КамАЗ”да Фәнис Утяганов һ.б.

Фердинанд Хуҗин төягечтә эшли. “Бу оешмада 20 ел эшлим инде, – ди. – Менә монда тау шикелле ике зур күч иде, шул вак ташны йөк машиналарына төяп, урнаштырып бетердек”.

Юлның михнәтен дә, рәхәтен дә юлда йөрүче күрә. “Юлны рәтләүләре, асфальт түшәүләре безнең өчен зур куаныч, – дип сөйли Носы мәктәбе директоры Вәсим Бәдретдинов. – Гел халык өчен нәрсәдер эшләп торалар, рәхмәт. Юлның яхшы булуы ул күршеләр алдында да (янәшәдә Мари Иле) горурлык, авылны яшәтү өчен зур стимул да. Безнең юл биек, хәтәр иде. Тәбәнәйттеләр, яхшы булды. Носы елгасы аша күпер эшләнгән иде инде. Иске асфальт-ны кырдырып, яңасын эшләп куйгач, нинди күңелле булып китте. Ялтырап торган тигез юлдан барулары үзе үк күңелле! Тигез юл ул вакытны да кыскарта, кирәкле урынга тизрәк барып җитәсең. Арчага юл кыскара хәзер...”
Румия НАДРШИНА
http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archaga-yul-kyskara

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение