События

Армиядән — комбайнга 26.07.2020

Армиядән — комбайнга

Югары Аты егете Зөлфәт июльнең 7сендә армиядән кайткан да, өченче көндә үк комбайн иярләп басуга уракка чыккан.

Икенче көнне үк чыккан булыр иде дә, ул көнне солдат белән күрешергә килгән туган-тумача, дус-иш, күрше-күләннең игътибар үзәгендә булырга туры килгән үзенә.

Зөлфәтнең әти-әнисе Фирдәүсә һәм Илнур Габдрахмановлар белән узган ел көзге чакырылышта Иске Кишеттә, солдатларны озатканда Гани Сафиуллин музеенда күрешкән идек. Аларны хәрби комиссар уллары хезмәт иткән җирдән Рәхмәт хаты алырга чакырган. 4 ай чамасы гына хезмәт итүче уллары өчен мондый бүләк әти-әни өчен әйтеп бетергесез шатлык, горурлык булды.

Ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән Зөлфәт. Кечкенәдән әтисе янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп, техниканың “телен” аңларга өйрән-гән, армиягә кадәр үзе “Нью-Холланд” дигән зур тракторда эшләгән, аннан, хәрби комиссариат ярдәме белән ДОСААФта укып машина йөртү таныклыгына ия булган егетне армия хезмәтендә дә хөрмәт иткәннәр.

Элек егетләр армиядән соң эшкә чыкса, хәзер Зөлфәт кебек армиядән кайтып икенче көнне комбайнга утыручыларны ишетү гайре хәл сыман. Әтисе улының кызу эш өстендә кайтып төшәсен чамалап, ширкәттәге иске комбайнны җыя башлый. Үзе дә комбайнда эшли Илнур, комбайнын әзерләп бетергәч, улына дигәненә тотына. Улының намус белән эшләячәгенә ышана ул. Чөнки кечкенәдән үз үрнәгендә хезмәт, спорт белән тәрбияләде бит ул аны. Илнур Габдрахманов Арча районында Югары Атының хоккей командасы тренеры буларак танылу алса, улы Зөлфәт кечкенәдән шул командада тәрбияләнеп үскән егет, Татарстан чемпионы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән. Әтисе улын киләчәктә зур спорт өчен дип үстерергә хыялланса да, үсә төшкәч хыяллар үзгәрә.

Илнур Габдрахмановның үзенә “хоккей җене” 7 яшьләр тирәсендә кагыла. “Без үскәндә авылда балалар күп, бозны үзебез чиләк белән су ташып катырып уйный идек. Утар Аты мәктәбендә укыганда күп ярышларда катнаштык. Аннан колхозга инвестор булып Рүзәл Гәрәев килде. Ул авылга махсус хоккей мәйданчыгы ясатып, командаларга киемнәр, җиһазлар алып бирде. 2015 елда районның спорт мәктәбе киемнәр бирде, ачык һавада күрсәтмә уеннар уздыргач, республика хоккей федерациясе дә киемнәр, җиһазлар бүләк итте. Булганын сак-лап кияргә, кулланырга тырышабыз”, — ди бүген үзе районның ветераннар командасында уйнаучы тренер Илнур Габдрахманов. Укучылары җәй көне дә шөгыльсез ятмый, кайсы көнне Илнур абыйлары белән, кайсы көнне үзләре генә көн саен авыл читендә футбол уйнап чыныгалар икән. Хоккейга кереп киткәч, шуны да әйтми булмый — Габдрахмановларның өлкән кызлары Зөһрә дә авылда малайлар белән хоккей уйнап үскән кыз. Арча педагогия көллиятендә укыганда спортта, гитарада уйнап, җырлап, шигырьләр иҗат итеп, алдынгыларның берсе булган. Шундый тырыш кыз белән егетне тәрбияләп үстергән әтиләре генә түгел, әниләре дә мактауга лаек. Йорт янын бизәп торучы шау чәчәк, өстәл тутырып пешкән ризык, абзар тулы мал-туар — йортка килгән һәркемне көтеп алган кунактай каршы алучы Фирдәүсә ханымның тырышлыгы. Гаиләдәгеләрнең уңышы — аның хезмәтенең дә җимеше.

Тырышлык, булдыклылык нәселдән килә. Илнурның әнисе Ләйләрә апа балаларына әни җылысын мулдан өләшсә, әтисе, гомере буе ветеринар булып эшләгән Фәрит абый озак еллар бизәлгән аты белән район Сабантуеның күрке булып йөри. “Атлар — әтинең хоббие. Ул бабайдан калган сбруйлар, әби патша заманыннан калган кыңгырауларны кадерле ядкәр итеп саклап, Сабантуйда атлар бизәгәндә генә тота иде. Без, балалар, кечкенәдән, Сабантуй көнне иртәнге өчтә торып сбруй чистартабыз, аннан әти милли киемнәр киертеп безне бәйрәмгә алып бара. Кайтканда арба тулы тартма-тартма “тәмлүшкәләр” белән сыйланып кайтабыз”, — дип искә ала балачагының күңелле мизгелләрен.

Шушы көннәрдә кызлары Зөһрә аларны онык-малай белән куандырган. Димәк, команда берничә елдан тагын бер хоккейчыга артачак.

Розалия Зиннәтова

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/armiyadn-kombaynga



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение