События

Арча элеваторы ашлык кабул итә башлады 27.07.2020

Арча элеваторы ашлык кабул итә башлады

26 июльдә “Казанка” хуҗалыгы Арча элеваторына беренче булып ашлык тапшыра башлады. Тәүге олауны Разих Хәмзин алып килде. Элеватор җитәкчелеге аңа бүләк тә әзерләп куйган иде.

Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт дога укыды. Тантанада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.

– Арышны турыдан-туры суктырабыз, – ди хуҗалык җитәкчесе Айдар Сабиров. – Комбайннан гына бушаткан ашлык бу.

Бөртекләр арасында бер генә чүп үлән орлыгы да күрмәссең. Арышны пар җирләрендә чәчәләр, технологияне үтәгәч бернинди химикатлар да кулланасы юк.

– Элеккеге тегермәнне төзекләндереп пекарня ясыйбыз, экологик чиста ипи пешерәчәкбез, – ди җитәкче.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archa-elevatory-ashlyk-kabul-it-bashlady



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение