События

Бүген Түбән Пошалымда һәйкәл ачылды 01.08.2020

Бүген Түбән Пошалымда һәйкәл ачылды

Бүген 1 августта Түбән Пошалымда истәлекле бәйрәм булды. Бу турыда Урта Пошалым китапханәсе мөдире Гөлназ Галимҗанова сөйли.

1 август көнне Корбан бәйрәмен билгеләп үткән изге көннәрне ямьләндереп Түбән Пошалым авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар – сугышта шаһит киткәннәр һәм сугыштан исән – сау кайтып, инде вафат булган авылдашлар истәлегенә һәйкәл ачылу тантанасы булды. Авылдашыбыз, бүгене көндә Балтачта яшәүче Зөлфирә Фәсхи кызы Баева, авылдашлар теләген искә алып, шушы һәйкәлне төзү өчен, оештыру эшләрен башлап җибәрде. Аны барлык авыл халкы хуплап алып, бик зур эш эшләнде. Кемдер матди ярдәм күрсәтте, кемдер шушы һәйкәлне төзү эшендә хезмәте белән булышты. Авылда яшәүче һәрбер кешенең өлеше тиде бу һәйкәл төзү эшенә. Без, авылдашлары, аеруча якташыбыз Мансур Нәкыйп улы Хафизовка рәхмәтле. Авылыбызны юллы, мәчетле иткән бу олы йөрәкле авылдашыбыз бу юлы да безгә бик зур ярдәмен күрсәтте.

Һәйкәл ачылу тантанасы Арча районы мөхтәсибе урынбасары Айдар хәзрәтнең хәер – догасы һәм авылыбызның өмете булып үсеп килгән Исламның азан әйтүе белән башланып китте.
Татарстан хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов та шушы бәйрәмдә катнашып, шундый изге эш башкарган авыл халкына олы рәхмәтен белдерде.

Шушы дулкынландыргыч мизгелдә Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Илгиз Рафаэль улы Камалетдинов бу эшнең мөһимлеген билгеләп үтеп, һәйкәл төзүдә активлык күрсәткән авылдашларыбызга район хакимияте башлыгы Илшат Габделфәртовичның һәм авыл җирлегенең мактау хатларын тапшырды. Авыл халкы Илгиз Рафаэлевичка да бик зур рәхмәтле, шушы башлангычыбызны хуплап алып, безгә бик зур ярдәмен күрсәтте ул.
Күп санлы килгән кунаклары белән дә истә калды бу олы танатана. Чит җирдә яшәүче авылдашларыбыз да күпләп кайткан иде. Авылыбызның киләчәге булган балалар чыгышы, авылдашларыбызның, шушы эшнең башында торган Зөлфирә апа, Мансур абыйның мәгънәле, матур чыгышлары бу көнгә ямь өстәде. Тыл ветераны, сугыш ветераны хатыны Шагиева Хатимәбикә апа да истәлекләрен уртаклашып, бу эштә катнашучы һәр кешегә изге теләкләрен юллады. Якташыбыз, Татарстанның халык артисты Рөстәм Закировның чыгышы да бәйрәмгә ямь өстәде.
Бу бәйрәмдә күз яшьләре дә, шатлыклы елмаюлар да бик күп булды. Безнең шатлыгыбызны уртаклашкан һәр кешегә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Бердәмлектә көч дип, белми әйтмәгән инде халкым. Тантаналы кичәдән соң чәй өстәле артында,( чәй өстәленә дип авылдашларыбыз, кайткан кунаклар күчтәнәчләр белән кайтканар иде) алдагы эшләргә планнар корды, хәл – әхвәл сорашты. Авылыбызга ямь биреп торган бу һәйкәлгә авылдашларыбызның юлы өзелмәсен иде, яңа тормыш башлаучы гаиләләр дә, армия сафларына китүчеләребез дә, ерак юллардан туган ягына кайтучыларыбыз да шушы һәйкәл янына килеп, чәчәкләр салып, уйланып басып тора торган урын булды авылыбызда. Безгә Җиңү бүләк иткән кешеләргә без шушы матур тормышыбыз өчен бурычлы һәм бик рәхмәтле.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/bgen-tbn-poshalymda-ykl-achyldy



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение