События

Менә бу уңыш! 04.08.2020

Менә бу уңыш!

Быел район басуларында мул уңыш үсте. Әмма “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендәге кебек үк булыр дип кем уйлаган? Бу хуҗалыкта 80 гектардагы көзге бодай һәр гектардан 71,6 центнер уңыш бирде! Моңа ышануы да кыен, әмма бу чынбарлык.

– Әлеге басуга 2018 елда күп итеп органик ашлама кертелгән иде, – ди хуҗалыкның баш агрономы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Рөстәм Мөхәммәдиев. – “Львовская-4” дигән югары уңыш бирә торган сорт чәчтек. Яхшы кышлап чыкты. Гектарга тамырдан 150 килограммнан аммиак селитрасы керттек. Чүп үләннәргә, авыруларга каршы эшкәрткәндә кыяктан карбомид, микроэлементлар кертелде.

Күз алдына китерегез: 12 комбайн тезелешеп бодай суга, бункерлар гел тулып, машиналар ташып тора. Никадәр байлык!

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/men-bu-uysh

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение