События

Якташыбыз Мөнир Абдуллин вафат 13.08.2020

Якташыбыз Мөнир Абдуллин вафат

Ул туган авылы Урта Аты зиратында җирләнде.

Ул һич уйламаганда, көтмәгәндә мәңгелеккә китеп барды. Авырыйм дип зарланганы да булмады, игътибарлы, көр күңелле, ил, дөнья вакыйгалары белән һәрвакыт хәбәрдар, кызыксынучан хезмәттәшебез иде. Хәтере бик яхшы, буй-сынына, йөз кыяфәтенә, тьфү-тьфү, күз тиярлек түгел. «Мин бит – сугыш чоры баласы, үлән ашап үстем, шуңа таза, нык бәдәнле», – дип шаяртырга да ярата иде.

«Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында берөзлексез 45 ел хезмәт итү дәверендә аңа – Мөнир Абдуллинга төрле холык-фигыльле, төрле яшьтәге кешеләр белән эшләү насыйп була. «Эшкә килгән беренче көнемдә редакция коридорында элеп куелган стена газетасына күзем төште, – дип сөйләгәне хәтеремдә. – Анда журналист Зәйни абый Төхфәтуллинга 50 яшь тулу турында язылган иде. Шул чакта, редакциядә өлкән кешеләр эшли икән инде, дип уйлап куйган идем. Ә миңа нибары – 24». Менә шуннан аның журналистлык хезмәте башлана инде. Төрле бүлекләрдә каләм чарлый, ә иң күп эшчәнлеге авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйле, бүлек мөдире Мөдәррис абый Мостафин, алар – Степан Дементьев, Нәкыя Вәлиева, Мәгъсүмә Гарипова, Госман Гомәров, Фидаил Садриев һ.б. авылдан кайтып керми диярлек. Иртәдә торам, юлга чыгам, дигән җыр әйтерсең лә нәкъ менә журналистлар турында.

«Гомер уза, әмма ул заяга узмый», – дип әйтергә дә ярата иде Мөнир абыебыз. Аның бу сүзләрендә дә хаклык бик зур. Тормышның кадерен белеп, сокланып, сөенеп яшәде ул. «Рәхәт кеше» дигән бәяләмә дә аңа бик туры килә. Шәхсән минем үземә дә Мөнир абый белән бер бүлмәдә утырып эшләү бәхете тиде һәм журналистика серләренә төшендерүдәге булышлыгы өчен рәхмәтлемен. Аңа минем кебек рәхмәтлеләр исә берничә дистә.

«Онытасым юк: без «Социалистик Татарстан»да эшли башлаган елларда редакциядән ике генә кеше төшке ашка өенә кайта иде, – дип хәтер яңарта Ислам Әхмәтҗанов. – Аның берсе – баш мөхәррир Шәмси Хамматов, икенчесе – Мөнир Абдуллин, ашханәгә йөргәнен, гомумән, хәтерләмим мин аның. «Өйдә әзерләнгән аш-суга җитәме соң?» – дип әйтүе менә хәтердә».

Заманында «Социалистик Татарстан»да бүлек мөдире һәм партия оешмасы секретаре вазыйфасында булган Марат абый Әмирханов исә аны – Мөнир Абдуллинны партия мәктәбенә укырга барырга үгетләп тә, уңай җавап алмавын исенә төшерде. «Ул чорда эш күрсәткән, өметле белгечләрне икенче югары белем алуга җибәрү, аннан инде аларга югарырак дәрәҗәгә тәкъдим итү гадәте бар иде. Мөнир Абдуллин таләпләргә тулысынча җавап бирә, әмма: «Миңа шушы пост та бик җиткән, абынмый-сөртенми генә эшләргә насыйп булсын», – ди. Аның урынына башкалар китте».

Шулай, аны үсеш баскычлары кызыксындырмады. Ипләп кенә эшләвен дәвам итте, аз гына вакыты булды исә, редакция тарихын барларга керешә иде, кызык-мызыклар туплады, ул да түгел, кулына тальянын ала иде, гармунчылар ансамбленә дә йөрде, сәхнәдән дә чыгыш ясады. Әлеге дә баягы азмы-күпме  буш вакытларында хатыны Луиза ханым, кызы Аида белән бергәләп, җитәкләшеп, култыклашып, чөкердәшеп сөйләшә-сөйләшә «Идел-Пресс» янәшәсеннән, Казансу буйларыннан әйләнеп кайту кебек матур гадәтләре дә аларныкы иде. Аларга карап сокландылар, үрнәк алдылар. Аларны абайламыйча калу һич мөмкин түгел иде. Киемнәре – бәйрәмчә. Гаилә башлыгы ап-ак костюм-чалбардан, галстуктан.

«Гомеренең соңгы сәгатенә кадәр үз акылында булды, – дип искә ала аны гаилә әгъзалары. – Тыныч кына китеп тә барды. Изге җаннар шулай буладыр инде ул».

Габделбәр Ризванов

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/yaktashybyz-mnir-abdullin-vafat



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение